Дмитрий Живов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Живов latin yazuında])
Дмитрий Живов
Туган телдә исем Дмитрий Егорович Живов
Туган 26 октябрь 1896(1896-10-26)
Рязань губернасы Егорьев өязе Селиваниха авылы (Мәскәү өлкәсе)
Үлгән 1938(1938)
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре сәясәтче, фирка эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Дмитрий Живов
ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының җаваплы сәркатибе
Вазыйфада
1922 ел – 1923 ел
Аңа кадәр Алексей Галактионов
Дәвамчысы Борис Пинсон
ВКП(б) Кырым өлкә комитетының җаваплы сәркатибе
Вазыйфада
1927 ел – 1929 ел
Туган 26 октябрь 1896(1896-10-26)
Рязань губернасы, Россия империясе яки Мәскәү өлкәсе
Үлгән 19 апрель 1938(1938-04-19) (41 яшь)

Дмитрий Живов, Дмитрий Егор улы Живов, рус. Живов Дмитрий Егорович (1896-1938) — РКП(б) Рязань губерна комитетының (1920-1921), ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының (1922-1923), ВКП(б) Дон округ комитетының (1926-1927), ВКП(б) Кырым өлкә комитетының (1927-1929) җаваплы (беренче) сәркатибе. 1917 елның маеннан РСДРП(б) әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1896 елның 26 октябрендә Рязань губернасы Егорьевск өязе (хәзерге Мәскәү өлкәсе Егорьевск районы) Селиваниха авылында туган. Фабрика мәктәбен, Егорьевск техник (механик-электротехник) училещесын тәмамлаган. Токарь, слесарь, машинист һәм сызымчы булып эшләгән. 1917 елның маенда большевиклар фиркасенә керә. Егорьевскида фирка комитетын җитәкли. 1917 елда Кызыл гвардия сафларына баса.

Инкыйлаб[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТАССР[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елның көзендә РКП(б) ҮК карары белән Татарстан АССРга РКП(б) өлкә комитетының оештыру бүлеген җитәкләргә җибәрелә. Татарстан АССР халык комиссарлары шурасы (ХКШ) рәисе урынбасары, 1922 елның июненнән 1923 елның ахырына кадәр РКП(б) Татарстан өлкә комитетын җитәкли. 7 ел барган Беренче бөтендөнья сугышы һәм Ватандашлар сугышы җимереклекләренә Идел буендагы ачлык һәм корылык афәтләре өстәлә. РКП(б) X корылтае карары буенча яңа икътисадый сәясәт (рус. НЭП) кулланып, Татарстан автоном җөмһүриятенең халык хуҗалыгын торгызуны оештыру өстендә эшли. «Известия ТатЦИКа и ОК РКП(б)» газетасында «ТАССР шартларында фирка эшчәнлеге» (рус. Партийная работа в условиях ТАССР) мәкаләсе , «Татҗөмһүриятнең өлкә оешмасындагы барлык РКП(б) әгъзаларына» (рус. Ко всем членам РКП(б) областной организации Татреспублики) дигән өндәмәсе басыла.

Сәяси золым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елда кулга алына. 1938 елда атып үтерелә. Вафатыннан соң исеме аклана[1]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917 – июль 1918). Казань, 1958.
  2. Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]