Мәсек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Мәсе́к (лат. тат. mǝsek, рус. масек) — татар һәм гомум төрки мифологиясе персонажы, антропоморф мифик персонаж. Башкортстанның Чишмә районы Әмин авылының мәзәкләренең герое, урман буендагы чокыр-чакырлар, елга ерымларының, сазлыклардагы куе куаклыкларның рухының персонификациясе.

Термин[үзгәртү]

Әлбәттә "мәсек" термины бик борынгы булса кирәк. Ул елга буйларындагы караңгы чокыр-чакырларның явыз рухының, мифик җан иясенең исем аташы. Идел-Урал өлкәсенең башка бер авылларында да очрамый.

Этимологиясе[үзгәртү]

Гомүм төрки.

Җенесе һәм үз-үзен тотышы[үзгәртү]

Гадәттә мәсек тәбәнәк буйлы, киң күкрәкле, бик йөнтәч һәм авыр исле зат булып сүрәтләнә. Мәсек хәйләкәр һәм йылгыр. Ул яхшы ишетә һәм күрә, көчле, җитез һәм чыдам.Мәсек аулак һәм тын җирне кулайрак күрә. Мәсек төнге зат. Көндезен ул табигый ышык урыннарда, уентыкларда яки чокырларда, ауган агачлар арасындагы агач тамырлары яки кәүсәләре астында, чокыр битләрендә, сазлыкларда үткәрә. Мәсекне күрүе бик кыен, әмма кичен соңга калган юлчы аның кырыннан тыныч үтәлмәс. Хәйлә беләнме, көч беләнме урман төпкеленә алып кереп көчләр.

Мәсек образы әдәбияттә[үзгәртү]

Масек — Чишмә районы Әмин авылының риваятьләренең, мәзәкләре һәм әкиятләренең төп герое, авыл фольклорының персонажы.

«

Узы буе бик йәмле,
Чишмәсендә су тәмле.
Шул тирәдә бер заман
Йәшәгән, ди бер хайван.
Исеме булган, ди, Мәсек,
Ачы тавышы нәзек,
Өйе булган әрәмә,
Бик оста, ди, хәйләгә.
Бер дә ул. ди картаймый,
Берсе аны куалмый,
Сау-имен йәшәп ята,
Бар авылны куркыта.
Кичен калсаң йылгада,
Балык тотсаң буада,
Эләгерсең син аңа,
Тартылырсың җазага.
Р.Сәйфуллинның "Мәсек" поэмасыннан өзек.

»

Моны да карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Р. Сәйфуллин, «Авыл тирәсендә мәсек йөри», «Дим буе» гәҗите № 11(61), 2012