Рафаил Төхфәтуллин премиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаил Төхфәтуллин премиясе latin yazuında])
Рафаил Төхфәтуллин
исемендәге премия
Ил Россия байрагы РФ
Татарстан Татарстан
Төр премия
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин (1924―1994)

Рафаил Төхфәтуллин премиясе, язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия (рус. Премия имени писателя Рафаэля Тухватуллина) — әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә 1994 елдан ел саен (2009 елдан 2 елга бер) бирелә торган, Әлмәт шәһәр советынң 1994 елның 10 ноябре карары[1] белән булдырылган Әлмәт районы һәм шәһәре премиясе[2]. 1959 елның ноябреннән Әлмәттә яшәгән һәм иҗат иткән язучы Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин (1924―1994) исемен йөртә.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар һәм Татарстандагы башка милләтләрнең телен, әдәбиятын, музыкасын, публицистикасын, театрын, рәсем сәнгатен, мәдәниятен үстерү, халыклар дуслыгын ныгыту.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби премия Әлмәт язучылар оешмасының (1993—2003 елларда оешма җитәкчесе — Разим Вәлиуллин) тәкъдиме һәм юлламасы буенча халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советының 1994 елның 10 ноябрендә кабул ителгән карары нигезендә гамәлгә куелган. Утырышта «Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр турында Нигезләмә» дә расланган[3].

Шартлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • аерым китап итеп нәшер ителгән
  • җирле һәм җөмһүрият матбугатында басылган
  • җирле һәм җөмһүрият радио, телевидениесендә яңгыраган
  • театр сәхнәсендә уйналган
  • рәсем сәнгате күргәзмәләрендә катнашкан
  • шәһәр урам-биналарын бизәгән иң әйбәт әсәрләрнең авторларына бирелә.

Намзәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әлмәт язучылар оешмасына кергән язучылар һәм яшь авторлар
  • композиторлар
  • журналистлар
  • рәссамнар
  • театр һәм мәдәният әһелләре
  • Һөнәри артистлар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар
  • Әлмәт турында иҗат иткән чит авторлар премиягә намзәт була ала.

Статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тигез дәрәҗәдәге 4 премия бирелә:

  • шигърият
  • проза, драма әсәрләре
  • публицистика
  • музыка, театр, рәсем сәнгате, мәдәният

Лауреатларга Диплом, язучының бюсты төшерелгән медаль, акчалата әҗер тапшырыла.

  • Премия Татарстандагы 10 минималь оклад күләмендә билгеләнгән, 2009 елдан РФ 4 минималь оклады күләмендә[4]
  • Премия бер шәхескә ике тапкыр аерым очракта гына бирелергә мөмкин.
  • Тукай туган көнне — 12 апрельдә тапшырыла.

Лауреатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Номинация Бүләкләнүче Искәрмә, аңлатма
1994 Шигърият Клара Булатова
Чәчмә әсәр Фоат Садриев
Публицистика Илдар Хөсни
музыка Рәис Нәгыймов көйләр
1995 Шигърият Нур Әхмәдиев
Театр Дилбәр Әбүнәгыймова
Публицистика Флүр Баһаутдинов
музыка Разим Вәлиуллин зур күләмле әсәрләр
1996 Шигърият Гамил Афзал
Чәчмә әсәр
Шигърият
Әдип Маликов
Публицистика Мөдәррис Ибраһимов
музыка Исламовлар гаиләсе (Инсаф, Розалия, Илфат, Валентина) җырлау сәнгате
1997 Шигърият Әзһәр Габиди
Чәчмә әсәр Миргазиян Юныс
Публицистика Әсгать Сәлах
музыка Роберт Андреев көйләр
1998 Шигърият Энҗе Мөэминова
Чәчмә әсәр
Шигърият
Илдар Әхсәнов
Публицистика Сәмдүн Фәрхетдинов
музыка Хәмзә Сафин вокал, хор дирижерлыгы
1999 Шигърият Дамир Гарифуллин
Чәчмә әсәр Азат Ганиев
Публицистика Марсель Зиннәтуллин
музыка Ренат Хәкимов зур күләмле әсәрләр
2000 Шигърият Әзһәр Зәйни
Театр Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова
Журналистика Ирина Апачаева
музыка Таһирә Шәйдуллина җырлау сәнгате
2001 Шигърият Илдус Гыйләҗев
Чәчмә әсәр Мөслиха Нәгыймова
Журналистика Илүсә Нәбиуллина
Театр Камил Вәлиев
2002 Шигърият Минзифа Хөснетдинова
Әнәс Исхаков
Театр Фоат Зарипов
Публицистика
Журналистика
Дамир Таҗи
Сәрия Исхакова
музыка «Өмет» төркеме
Зиннур Сафиуллин
җырлау һәм музыка коралларында уйнау
көйләр
2003 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка
2004 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка
2005 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка
2006 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка
2008 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка
2008 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка
2009 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка
2010 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка
2011 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка
2011 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка
2012 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка
2013 Шигърият Гүзәлия Галләмова
Иҗтимагый эш Энҗе Хәсәншина Әлмәт рухи-мәгърифәт үзәге
Публицистика Наилә Ганиева
Гөлназ Гыйззәтуллина
«Хәзинә» газетасы
«Әлмәт таңнары» газетасы
Театр Эльмира Яһүдина Әлмәт театры[5]
2014 Иҗтимагый эш Диләрә Гыймранова
Роза Сәлмәнова
Ризаэтдин Фәхретдин музее директоры
крайны өйрәнүче
Чәчмә әсәр Альберт Хәсәнов
Публицистика Ләйләгөл Минаева
Музыка Гүзәл Еремеева
Владимир Еремеев
аккордеончылар[6]
2015 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка
2016 Шигърият
Чәчмә әсәр
Публицистика
Музыка

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әлмәт шәһәр советы (рәисе А. Никифоркин) карары, 10 ноябрь, 1994 ел
  2. Решение Совета Альметьевского муниципального района РТ от 21 мая 2009 г. N 324
  3. Разим Вәлиуллин (китапны төзүче). Әлмәт җырлый. Әлмәткә багышланган җырлар, шигырьләр. Казан: «Грандан», 2003. ISBN 5-89928-070-0
  4. Решение Совета Альметьевского муниципального района РТ от 21 мая 2009 г. N 324
  5. Знамя труда, 16.03.2014, archived from the original on 2014-07-01, retrieved 2015-12-16 
  6. Әлмәт РТВ телекомпаниясе сайты, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-16 

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]