Алпавыт крәстиәннәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алпавыт крәстиәннәре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Алпавыт крәстиәннәре (рус. Помещичьи крестьяне) — Русиядә алпавытларга милек хокукында буйсынган крепостной крәстиәннәр. Крәстиәннәр категориясе буларак, XVI гасырның ахырында, крепостной хокук урнашканнан соң барлыкка килә, Крәстиән реформасына кадәр булган.

Алпавыт крәстиәннәре алпаыт җирләрендә яшәгән, үзләренә бүлеп бирелгән җир бүлемнәрен файдаланган. Алар дәүләт йөкләмәләре (рекрут, олау, пучты йөкләмәләре, һ.б.) үтәгән, җан башыннан салым керткән, барщинага эшләгән, акчалата оброк түләгән. Хокукларлары иң нык чикләнгән халык категориясен тәшкил иткәннәр (алпавытның крәстиәннәрне сату, хөкем итү, җирсез калдыру, икенче җиргә күчерү һ.б. хокукы булган).

19 февральдәге положениеләргә ярашлы, алпавыт крәстиәннәре шәхси һәм милек хокукларын алалар, алпавытлар үзләрендә җир милкен, шул исәптән крәстиән бүлемнәрен саклап кала. Йөкләмәләр үтәгән өчен алар крәстиәннәргә йорт һәм басу бүлеме бирергә тиеш була. Җир сатып алганга кадәр, алпавыт крәстиәннәре вакытлыча бурычлы крәстиәннәр категориясендә кертелә һәм барщина үтәүне яки оброк түләүне дәвам итә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]