Андрес Мануэль Лопес Обрадор
Андрес Мануэль Лопес Обрадор (исп. Andrés Manuel López Obrador, 1953 елның 13 ноябре, Мексика, Табаско штаты, Макуспана) — Мексика сәясәтчесе, сул Милли яңарыш хәрәкәте (MORENA) лидеры, 2006, 2012, 2018 елларда узган президент сайлауларда президентлыкка кандидат, 2018 елның 1 июлендә узган Мексика гомуми (президент) сайлауларында илнең яңа президенты итеп сайланган. Вазифага 2018 елның 1 декабрендә керешә.
Мексиканың Демократик инкыйлаб фиркасе, соңрак Милли яңарыш хәрәкәте әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1953 елның 13 ноябрендә Мексиканың Табаско штаты Макуспана шәһәрендә туган. «Политология һәм гаммәви идарә» белгечлеге буенча Мексиканың милли мохтари университетын тәмамлаган. Сәяси эшчәнлеген Мексиканың озак еллар хакимият фиркасе булган Институцион-инкыйлаби фиркасендә башлый. 1988 елдан Мексиканың демократик инкыйлаб фиркасендә (1996 — 1999 елларда фирка җитәкчесе). 2000 елда Мексиканың башкала (Мехико) федераль округы хөкүмәте җитәкчесе (мэр) итеп сайлана. 2006, 2012 елларда узган президент сайлауларында икенче урынны ала. 2012 елда Мексиканың демократик инкыйлаб фиркасеннән чыга, Милли яңарыш хәрәкәтен (фирка) җитәкли.
Президент сайлаулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2018 елның 1 июлендә узган Мексика гомуми (президент) сайлауларында «Бергә тарихны ясаячакбыз» (исп. Juntos haremos historia) исемле оппозиция берлегеннән (блок) президентлыкка кандидат була. Сайлаучыларның 53, 27 % тавышын җыеп, илнең яңа президенты итеп сайлана.
«Бергә тарихны ясаячакбыз» берлегенә MORENA хәрәкәтеннән тыш, тагын ике фирка — Мексиканың социалистик Хезмәт фиркасе һәм христиан-консерватив Социаль бердәмлек фиркасе керә.
Сайлау алды кампаниясен «“Мафия хакимияте”н һәм коррупцияне авызлыклыйм» шигаре астында үткәрә.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Рәсми сайты
- На президентских выборах в Мексике побеждает Лопес Обрадор. Вести.Ру, 02.07.2018
- На президентских выборах в Мексике победила "рука Москвы". LiveJournal, 02.07.2018
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Encyclopædia Britannica
- ↑ MAK
- ↑ Munzinger Personen
- ↑ https://www.animalpolitico.com/2011/11/todo-lo-que-hay-que-saber-de-la-esposa-de-amlo/
- ↑ https://laverdadnoticias.com/mexico/Tragica-historia-de-Rocio-Beltran-Medina-la-difunta-esposa-de-AMLO-20190323-0011.html
- ↑ https://www.breakingthenews.net/news/details/54414270
- ↑ https://edition.cnn.com/2021/01/24/americas/mexico-president-coronavirus-intl-hnk/index.html