Илдар Закиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Закиров latin yazuında])
Илдар Закиров
Туган телдә исем Илдар Мөхәммәтдин улы Закиров
Туган 19 декабрь 1953(1953-12-19) (70 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мәлләтамак
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист, публицист
Җефет Эльмира Закирова
Балалар улы Алмаз
Бүләк һәм премияләре
РФ атказанган мәдәният хезмәткәрләре
РФ атказанган мәдәният хезмәткәрләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Илдар Закиров, Илдар Мөхәммәтдин улы Закиров (1953 елның 19 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мәлләтамак) – журналист, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2010).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елның 19 декабрендә Мөслим районы Мәлләтамак авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе ― Бөек Ватан сугышында катнашкан Мөхәммәтдин Закиров Казан педагогия институтын тәмамлаган, Пермь өлкәсендә педучилищеда, 1952 елдан туган авылы Мәлләтамакта укыткан.

Мөслимнең «Авыл утлары» газетасы битләрендә 1969—1971 елларда авыл корреспонденты Илдар Закиров исеме күренә башлый. Илдар күбрәк Мәлләтамакта, туган колхозы «Кызыл Октябрь»дә булган хәлләр турында яза.

Илдар Мөхәммәтдин улы журналистикадагы профессиональ карьерасын армиядә хәрби хезмәт иткәннән соң, 1973 елда Татарстан АССР Лениногорск шәһәренең «Заветы Ильича» газетасы редакциясендә газета хәбәрчесе булып башлый. 1979 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген читтән торып тәмамлый.[1]

«Комсомолец Татарии» газетасында комсомол тормышы бүлеге мөдире, җаваплы секретарь, редактор урынбасары булып эшли.

1991—1995 елларда Татарстан Республикасының нәшриятлар, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре буенча Дәүләт комитетында, соңрак — Республика мәгълүмат һәм матбугат министрлыгының нәшрият эшчәнлеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге начальнигы, «Эфир» телекомпаниясенең Казандагы телевизион яңалыклар хезмәте баш мөхәррире, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары – шеф-редакторы булып эшли. 1994—1999 елларда ― Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы.

1995—1996 елларда БДБ дәүләтләренең «Деловой мир» газетасының Татарстан буенча үз хәбәрчесе, 1996—1998 елларда — «Бизнес МН» редакциясенең (Мәскәү) корреспондентлар челтәре бүлеге хәбәрчесе. 1995―2002 елларда «Казанские ведомости» газетасының баш редакторы урынбасары. 2002 елның гыйнварыннан ― Мәскәүдә чыга торган «Сельская жизнь» газетасының Татарстан буенча үз хәбәрчесе. Күп еллар «Бәллүр каләм ― Хрустальное перо» һәм «Многоликая Россия» Журналистлар конкурсларында жюри әгъзасы була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Эльмира Закирова (1955 елгы, Актаныш районы Иске Байсар авылыннан), журналист, 1995―2011 елларда «Ялкын» журналының баш мөхәррире, 2011 елдан ― «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Уллары Алмаз Илдар улы Закиров [3] Казанның 2нче татар гимназиясен, педагогика университетының чит телләр факультетын, КДУ аспирантурасын тәмамлаган, татар һәм рус телләреннән тыш, инглиз, немец, төрек телләрен белә. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Уку-укыту үзәге (Белем бирү эшчәнлеген тәэмин итү үзәге) җитәкчесе. [4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Флүр Баһаутдинов. Мәллә егете Россия газетасында / Ф. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006, 548-549нчы бит. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]