Истанбул мәктүпләре (китап)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Истанбул мәктүпләре (китап) latin yazuında])
Истанбул мәктүпләре
استامبول مکتوبلری
Жанр:

очерклар шәлкеме

Автор:

Фатих Кәрими

Оригинал теле:

татар теле

Язылу датасы:

1912-1913

Нәшер итү датасы:

1913

Әсәр тексты Викитекада

«Истанбул мәктүпләре»1913 елда язучы-мәгърифәтче, журналист һәм нашир Фатих Кәрими (18701937) тарафыннан Ырынбурда үз басмаханәсендә чыгарылган китап[1]. Автор хронологик рәвештә язылган 70 очеркта Беренче Балкан сугышы барышын һәм Госманлы империясенең, төрекләрнең хәл-әхвәлен яктырта. Хатларында Ф. Кәрими Төркиянең икътисадына, сәясәтенә, мәдәниятенә, мәгарифенә, тарихына үз карашын белдерә. Төркиянең икътисади уңышсызлыгының, хәрби яктан көчсезлегенең сәбәбе итеп мәгариф системасының артта калуын атый[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фатих Кәрими

1912 елның октябрь азагында «Вакыт» гәҗитен нәшер итүчеләрнең берсе булган Закир Рәмиев гәҗитнең (1906-1917 еллардагы) баш мөхәррире Фатих Кәримигә Истанбулга барып, Беренче Балкан сугышы(рус.) барышын гәҗиттә яктыртып барырга тәкъдим итә. Фатих Кәрими теләп риза була. Ноябрь башында Истанбулдан беренче мәктүп (хат) язып җибәрә. Фатих Кәрими Истанбулда яшәгән 4 ай дәвамында 70 очерк яза. Аларның күпчелеге хронологик тәртиптә «Вакыт» гәҗитендә, кайберләре «Шура» журналында басылып бара. Беренче хаты 1912 елның 3 ноябрендә җибәрелсә, соңгы хаты 1913 елның 9 мартында җибәрелгән. 1913 елда әлеге очерклар шәлкеме Ырынбурда Фатих Кәрими басмаханәсендә аерым китап итеп басылып чыга[3].

Хатларның эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәбәрче буларак, Ф. Кәриминең төп максаты Балкан сугышы (1912 елныың 8 октябре — 1913 елның 30 мае) вакыйгалары турында объектив мәгълүмат бирү була[4]. Ул, чит ил эшләре министрлыгыннан авырлык белән рөхсәт алып, төрек гаскәре сугыш хәрәкәтләре алып барган урыннарда булып кайта. Шулай ук җимерелеп баручы Госманлы империясе башкаласындагы хәл-әхвәлне, төшенкелеккә бирелгән төрек зыялыларының уй-фикерләрен, сугыш аркасында матди кыенлыклар кичерүче гади халыкның тормыш-көнкүрешен һ. б. тасвирлый. «Төрек учагы» кебек оешмаларның, шулай ук төрек хатын-кызлары хәрәкәтенә теләктәшлек белдерә.

Төрек телен һәм әдәбиятын, гарәп, фарсы, француз телләрен камил белүче, 1896 елда «Мүлкия» югары уку йортын тәмамлаган Фатих Кәрими Истанбулда төрек җәмгыятенең һәм мәдәниятенең күренекле вәкилләре: «яшь төрекләр» хәрәкәте җитәкчесе Әнвәр-паша (18811922), бөек вәзир Сәит Хәлим-паша (18631921), мәгариф министры Әмруллаһ әфәнде (18581914), «Иҗтиһад» журналы нәшире Абдуллаһ Җәүдәт Карлыдаг (18691932), сәясәтче Зыя Гөкалып (18761924), дарелмөгаллимин (пединститут) ректоры Мостафа Саты бәй (18801968), сәясәтче, «Мизан» гәҗите нәшире Морат Мизанҗы (18541917), язучы Халидә Әдип Адывар (18841964) һ. б. белән таныша. Гәҗит хәбәрчесе буларак, ул аларга Төркиянең Балканда җиңелү сәбәпләре, «Берләшү һәм тәрәккыять» фиркасе эшчәнлеге, илнең (Төркиянең) һәм барлык мөселманнарның киләчәге турында сораулар бирә.

Журналист Ф. Кәрими Төркиянең төрле юнәлеш тотучы вакытлы матбугатына да («Танин», «Хак», «Туран», «Хикмәт», «Мизан», «Икъдам», «Тәрҗемане хакыйкать», «Ифхам», «Тасвир-и Әфкар», «Тәшрих», «Яңа газета» һ. б.) күзәтү ясап бара. Төркия вакытлы матбугатына тулы күзәтүне 69нчы мәктүптә ясый. Төрекчә чыгучы гәҗитләрдә сүз иреге булмауга игътибар итә. Әһәмиятле сәяси вакыйга турында башта христиан гәҗитләре яки нәшер итүчесе төрек милләтеннән булмаган гәҗитләр хәбәр итә, икенче көнне генә төрек гәҗитләре язып чыга. Гәҗитләрдән 38-40 мең тираж белән таралучы көндәлек «Сабах» гәҗитен (нәшер итүчесе әрмән милләтле Миһран-әфәнде), журналлардан Йосыф Акчураның «Төрек йорты»н (Түрк йурду) аерып күрсәтә. «Сабах» гәҗитен тоткан кыйбласы белән «Вакыт» гәҗитенә якын дип таба. Мөхәррире Франсада белем алган Әхмәт Фәрит-бәй булган «Ихрам» гәҗитен «иң дөресен һәм ачыктан-ачык» язучы гәҗит дип атый.

67нче мәктүп Төркиядә яшәүче татарларга багышланган. Күренекле татарлардан Йосыф Акчураны, Габдерәшит Ибраһимовны, Әхмәт Агаевны аерып күрсәтә. Төркиянең төрле уку йортларын тәмамлап, шунда эшләргә калган татар яшьләрен телгә ала. Татар егетләре укый торган югары уку йортлары җитәкчеләре белән очрашып, әңгәмә кора. Уку йортлары укытучылары, хәтта җитәкчеләре арасында татарлар күп булуга игътибар итә. Укучы яшьләр һәм укытучылар арасында татар кызлары да булу «сөенечле хәл» дип яза.

Аурупа илләре, шул исәптән РИ сәяси көчләренең төрекләрне панисламизм һәм пантюркизм идеяләрен таратуда гаепләүләрен нигезсез дип кире кага. Төрекләр илләренең калган өлешен ничек тә саклап калу, прогресска ирешү, халыкның көнкүрешен бөтәйтү турында уйлый, мөселманнар яки төрки халыклар өчен бер дәүләт төзү тәкъдиме белән чыгучыга акылдан язган кешегә караган кебек карыйлар, дип төрекләрне яклап яза.

«Вакыт» гәҗите абунәчеләре очеркларны дикъкать белән укып баралар, «Вакыт» гәҗитендә әлеге очеркларга карата уңай һәм тискәре фикерләрен, төрекләрнең сугышта җиңелүләренә ачынуларын белдерәләр. Ф. Кәрими очеркларын 1913 елда аерым китап итеп чыгарганда, китап ахырында гәҗит укучыларның уңай һәм тискәре фикерләрен дә теркәп куйган.

Габдулла Тукай да «Истанбул мәктүпләре»н зур кызыксыну белән укып бара.

« Фатих әфәнде Кәриминең Төркиядән «Кара диңгез аша йөздереп җибәргән» хәбәрләре — «халык өстәленә куелган җан азыгы»[5]
»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сибгатуллина А. Т. Контакты тюрок-мусульман Российской и Османской империй на рубеже XIX-XX вв. Москва: Издательство «Исток», 2010. С. 139-146. ISBN 978-5-91847-013-8(рус.)
  2. Амирханов Равиль. Татарская дореволюционная пресса в контексте «Восток-Запад» (на примере развития русской культуры). К.: ТКН, 2002.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]