Казылма ягулык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казылма ягулык latin yazuında])
Күмер разрез — карьер үзбушаткычы

Казылма ягулык — бу төркемгә нефть, ташкүмер, янучан сланец, табигый газ һәм аның гидратлары, торф, каустобиолитлар рәтеннән башка янучан минераллар һәм матдәләр. Кагыйдә буларак ягулык буларак файдаланалар. Казылма ягулыклар миллион еллар буенча җир кабыгында, ташка әйләнгән үсемлек калдыкларыннан анаэроб шартларда, җылылык һәм басым йогынтысында формалашалар.[1] Ташкүмер һәм торф —хайваннар һәм үсемлекләр калдыклары җыелган һәм таркалган саен хасил була торган ягулык. Казылма ягулыклар яңартылмый торган табигый ресурс булып тора, чөнки алар миллион еллар буенча формалаша.

Энергетика мәгълүматы идарәсе (Energy Information Administration) буенча, 2007 елда беренчел энергия чыганаклары итеп: нефть — 36,0 %, ташкүмер — 27,4 %, табигый газ — 23,0 % файдаланалар. Казылма ягулыкның җәмгы өлеше дөньяда кулланыла торган беренчел энергия чыганакларының 86,4 % тәшкил итә[2]. Калган өлешне казылма булмаган ягулыклар тәшкил итә: гидроэлектростанцияләр — 6,3 %, атом-төш энергиясе — 8,5 %, башка төрләргә (геотермаль, Кояш, приливная, җил энергиясе[1], үзагач һәм калдыкларны яндыру) 0,9 % туры килә[3].

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Не́фть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Нефть

Нефть — җир астыннан табыла торган, үзенә хас исле, карасу майсыман сыекча, углеводородлар кушылмасы. Нефтьнең төсе кызгылт, зәңгәрсу, ак, төссез дә булырга мөмкин. Әзербайҗандагы Сурухан чыганагыннан ак, Алжирның кайбер чыганакларыннан су сыман төссез нефть табыла. Сирәк очракларда нефть бик тыгыз, парафинлы ярымкаты да булырга мөмкин. Җир шары юшкын сүрүендә таралган.

Ташкүмер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ташкүмер

Ташкүмер - җир астыннан казып чыгарыла торган янучан минерал – бик борынгы урманнарның җир астында әче тудыргычсыз килеш күмерләнгән калдыкларыннан тора. Углеродның халыкара атамасы лат. carbō («күмер») сүзеннән килә. Күмер - кешеләр куллана торган казылма ягулыкларның беренчесе. Аны яндыру сәнәгать революциясенә мөмкинлекләр ачкан. Нефть һәм газ шикелле үк, биологик һәм геологик процесслар тәэсирендә әкренләп таркалуга дучар ителгән органик матдә булып тора. Ташкүмернең формалашу нигезе - үсемлек калдыклары. Углеродның үзгәреш дәрәҗәсе һәм чагыштырма күләменә карап ташкүмерне дүрт төрлегә аералар:

  • көрән ташкүмер (лигнитлар);
  • ташкүмерләр;
  • антрацитлар;
  • графитлар.

Табигый газ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Табигый газ

Табигый газ — җир куышлыкларында органик матдәләрнең анаэроб таркалуы нәтиҗәсендә хасил булган газлар кушылмасы. Файдалы казылмаларга карый. Табигый газ җир астында газсыман сыйфатта, яки аерым туплану урыннарында, яки нефть-газ җир асты күлләренең "бүреге" — иярчен газ яки нефть һәм су эчендә эрегән сыйфатта очрый. Стандарт шартларда (101,325 кПа һәм 20 °C) табигый газ бары тик газсыман халәттә була. Табигый газ шулай ук кристаллашкан халәттә газогидрат буларак очрый.

Сланец газы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табигый сла́нец газы (англ. shale gas) — янучан сланецлардан табыла торган, күбесенчә метаннан торган табигый газ. Сланецлар, дип, гадәттә составында углеводород (нефть, газ) булган көрән яки кара төстәге тыгыз тау токымнары атала.

Торф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торф (нем. Torf) — янучан файдалы казылма; сазлык эчендә тулысынча таркалмаган үсемлек һәм микроорганизмнар калдыклары туппланмасыннан барлыкка килә. 50—60 % углеродтан тора. Яну җылылыгы (максималь) — 24 МДж/кг. Ягулык, ашлама, теплоизоляция материалы буларак һәм башкача хезмәт итә. Сазлыкларның суын суыртып алгач, аны озынча формада кисәләр һәм киптерәләр.

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мексика култыгында нефть платформасы

Нефть чыгару — нефь сәнәгатенең тармагы. Евфрат елгасы буендагы археологик казылмалардан билгеле булганча, биредә б.э. кадәр 6 000—4 000 ел элек нефть табыла башлый. Аны тирән булмаган уемнардан, чокырлардан җыялар. Ул ягулык буларак кулланыла, ә нефть битумнары — буалар салуда һәм юл төзелешендә кулланыла. Борынгы Мисырда да нефть билгеле була, аны кулланып мәетләрне бәлзәмләгәнннәр. Борынгы Греция тарихчылары Плутарх һәм Диоскорид Каспий буе халкыларының нефтьне лампа мае итеп файдалану турында язалар.

XVI гасырда «янар су» Мәскәүгә Ухта елгасыннан алып кайтыла. Җирле фин халыклары аны елга буеннан җыялар. XIX гасырның икенче яртысына кадәр нефть чистартылмаган көе кулланыла. 1855 елда Б. Силлиман керосин — лампа маен аерта. Элегрәк кое (шахта) алымы белән чыгарылса, XIX гасыр уртасында нефтьне боралау тишемнәре (скважина) алымы белән чыгара башлыйлар. Беренче сәнәгать (эзләнү) нефть тишеме Апшерон ярымутравында 1847 елда бораулана, эксплуатациядәге беренче тишем (скважина) Кудако елгасы буенда Кубаньдә 1864 елда бораулана. АКШта беренче нефть тишеме 1859 эшли башлый[4]. Нефть ятмаларындагы катламга, катламда басым булып торсын өчен төче су куыла, суга соңрак иярчен нефть газы һәм нефть чыгуын арттыра торган төрле химик кушылмалар өстәлә. Коры җирдәге ятмалар саеккан саен, нефть платформалары ярдәмендә континенталь шельфтан чыгару алымнары камилләштерелә. Нефтьне чыгару өчен, бораулау вышкалары төзиләр һәм тирән скважиналар бораулыйлар. Алар буенча җир астыннан нефть башта үзе күтәрелә, ә аннан соң аңа “булышырга“ туры килә. Моның өчен нефтьне зур насослар белән суырталар һәм махсус саклау урыннарына җибәрәләр.

Ташкүмерне тирәннән чыгару өчен кешеләр борын заманалардан бирле шахталар куллана. Русиядә иң тирән шахталар ташкүмерне 1 200 метр тирәнлектән алалар. Ташкүмер катламында башка кыйммәтле ресурслар да була. алар арасына төзелеш сәнәгате өчен чимал, җир асты сулары, метан газы, сирәк очрый торган элементлар, шул исәптән кыйммәтле металлар һәм аларның кушылмалары.

Җиңел үзләштерелешле нефть һәм газ ятмаларына зур ихтыяҗ туу АКШны узган гасырның 40 нчы елларында ук сланецларны горизонталь бораулау ысулларын эзләп табуга этәрә. Ләкин ул вакытта мондый вышкаларны эшләтү чыгымнары традицион вертикаль вышкаларга караганда күпкә югарырак була. Шуңа күрә андый ятмаларны киң масштабларда үзләштерүгә, яңа материаллар табылгач, 1990 еллар ахырында гына керешәләр. Сланец токымнарыннан нефть сумалалары алу технологиясе бик катлаулы. Моның өчен, катламнарга югары басым астында, насос белән су, ком һәм беркадәр химик реактивлар кертелеп, аларны башта аералар. Токымнарга сеңгән нефть сумалалары,ярыклар аша, шул чагында гына скважинага чыгу юлын таба. 2008 елда сланец токымнарын горизонталь бораулау технологияләре ярдәмендә АКШның төрле ятмаларында башта табигый газ чыгару күләмнәре сизелерлек арта.[5]

Әйләнә-тирә мохиткә йогынты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русиянең ягулык-энергетика комплексына барлык хуҗалык тармакларының атмосферага чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең яртысы, агызыла торган суларның өчтән бер өлеше туры килә.

Ел саен ягулык янганда, йөзәр миллион тонна зарарлы матдәләр: корым, углекислый газ, азот әчемәсе, күкерт һавага эләгә. ягулык янганда һава составында булган әче тудыргыч яна. Казылма ягулыкларны яндыру һавага двуокись углерода (CO2) — парник газын җибәрә, ул исә глобаль җылынуга иң зур өлеш кертә. Табигый газ, ә аның иң зур өлешен метан тәшкил итә, шулай ук парник газы булып тора. Бер молекула метан үзенең парник эффекты буенча CO2 молекуласыннан якынча 20—25 тапкыр көчлерәк,[6][7], шуңа күрә, климат күзлегеннән караганда табигый газны яндыру - аның атмосферага эләгүенә караганда отышлырак.

Парник эффекты аркасында Җир табигый суына алмый, бу – уртача температураның 2 – 3°С ка күтәрелүенә китерә. Нәтиҗәдә, Дөнья океанындагы боз эреп, су күтәрелә. Шулай ук ягулык ташучы танкерларда аварияләр булып тору сәбәпле сулыклар пычрана, флора һәм фауна зыян күрә.

Ягулыкларның химик составы һәм физик сыйфатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер төр ягулыкларның химик составы

Ягулык төре Углерод Водород Әче тудыргыч Азот
Утын 50% 6% 44% 0,1%
Торф 60% 5% 33,5% 1,5%
Соры күмер 70% 6% 23% 1%
Ташкүмер 80% 5% 13,5% 1,5%
Антрацит 95% 2% 2,5% 0,5%
Нефть 84% 13% 2% 1%
Табигый газ 80% 15% 3% 2%

Төрле ягулыклар төрле микъдарда энергия бирә.

  • 1 кг ягулык янганда аерылып чыккан җылылык микъдарын ягулыкның яну җылылыгы дип атыйлар.
  • Аны q хәрфе белән тамгалыйлар.
  • Аны Дж/кг дигән берәмлектә үлчиләр. Q = qm

Кайбер төр ягулыкларның чагыштырма яну җылылыклары:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Dr. Irene Novaczek. Canada's Fossil Fuel Dependency. Elements. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2007-01-18 тикшерелгән.
  2. U.S. EIA International Energy Statistics. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2010-01-12 тикшерелгән.
  3. International Energy Annual 2006. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2009-02-08 тикшерелгән.
  4. "Хронограф нефтяного и газового дела.
  5. Безгә дә сланец революциясе килә, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-11-02 
  6. Overview of Greenhouse Gases // US EPA: "... the comparative impact of CH4 on climate change is over 20 times greater than CO2 over a 100-year period."
  7. Non-CO2 Greenhouse Gases: Scientific Understanding, Control and Implementation (ed.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]