Кулланучы бәхәсе:АминТатар
![]() |
Татар Википедиясенә рәхим итегез, АминТатар! -- Tatar Wikipediäsenä räxim itegez, АминТатар! !
Welcome to the Tatar Wikipedia, АминТатар! -- Добро пожаловать в Татарскую Википедию! |
![]() ![]() |
Викимедиа мохитен татарчалаштыру Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз. ![]() Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"! Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that’s no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here! |
![]() | |
![]() | |
![]() | |
![]() |
|
Төп - 10 | Төп - 100 | Төп - 1 000 | Төп - 10 000 |
502 440? | Бөек Тукай теле өчен әз бит бу! |
- (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın.
- (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын.
- (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
- (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
- (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help.
Мәкаләләрне рәсмиләштерү
[вики-текстны үзгәртү]Мәкаләләрегезне рәсмиләштерүдә кайбер проблемаларны күрдем. Искәрмәләр турында онытмагыз, мәкаләләрне бүлекләргә бүлегез. Үрнәк итеп тәҗрибәлерәк авторларның мәкаләләрен ала аласыз. Монда практика ясый аласыз. Барысы да яхшы. Slonoed5 (бәхәс) 8 авг 2023, 11:26 (UTC)
- Рәхмәт Сезгә АминТатар (бәхәс) 8 авг 2023, 13:02 (UTC)
Википедияне Викисүзлек белән бутыйсыз ахрысы
[вики-текстны үзгәртү]Хөрмәтле АминТатар! Сүзлектә булырга тиешле материалны зинһар Татарча Викисүзлеккә урнаштырыгызчы (https://tt.wiktionary.org/), Татарча Википедия өчен бу чүпкә тиң - бетерелергә тиеш. Моны туктатмыйча, дәвам итсәгез, вандализм өчен блоклануыгыз да урынлы. Татарча тирәнтен аңлатма иншасы юк, русчасы, инглизчәсе, төрекчәсе һәм 34 телдә тасвирланганын карагыз. Җирле тәртипләргә игътибарлырак булыгыз. Ихтирам белән, frhdkazan (бәхәс) 9 авг 2023, 09:44 (UTC)
Киңәш
[вики-текстны үзгәртү]Көннең яхшы вакыты. Инде әйтелгәнчә, Википедия Сүзлек түгел. Мәкаләләрне язуда һәм бизәүдә тәҗрибә туплау өчен, сезгә Википедиянең рус бүлегеннән мәкаләләрне тәрҗемә итү белән шөгыльләнергә киңәш итәм. Slonoed5 (бәхәс) 12 авг 2023, 15:32 (UTC)
- Рәхмәт АминТатар (бәхәс) 12 авг 2023, 22:02 (UTC)
Викисылтамалар
[вики-текстны үзгәртү]Кертемегез өчен рәхмәт. Мәкаләләр өчендә бөтен сүзгә дә викисылтама урнаштыру белән мавыкмагыз. Сылтамалар тема белән бәйле битләргә генә, яки күпчелек кеше аңламаган сүзләргә генә куела. Шулай ук сүзтезмәләрне аерым сүзләргә бүлергә ярамый (мәсәлән, [[Татарстан Республикасы]] дип куела, [[Татарстан]] [[Республика]]сы дип түгел). Тәрҗемә иткәндә төркемнәрне дә куярга онытмагыз. Тәрҗемә коралы битегезнең өске уң ягында кертем дигән төймәгә китергәч чыга. Il Nur (бәхәс) 13 авг 2023, 16:10 (UTC)
- Сезгә дә рәхмәт АминТатар (бәхәс) 14 авг 2023, 01:19 (UTC)
Викиләштерү
[вики-текстны үзгәртү]Менә монарга игътибар итегез әле. Тәрҗемә иткәндә төркемнәр өстәргә кирәк, аларны тәрҗемә вакытында, я соңрак русча мәкаләдән алып куя аласыз. Шулай ук искәрмәләрне, әдәбиятны күрсәтергә кирәк, болар шулай ук төп мәкаләдән алына. Бу калыпларны (искәрмәләр, әдәбият һ. б.) язып тормас өчен вики текстны үзгәртергә дигәнгә баскач аста еш кулланылучы калыплар, тамгалар һәм башкалары килеп чыга, аларга басып мәкаләгә чыгара аласыз.--Il Nur (бәхәс) 14 авг 2023, 20:39 (UTC)
Белем җәүһәрләре
[вики-текстны үзгәртү]Хөрмәтле Әмин әфәнде,
Дүшәмбе, 18 декабрь, Казанда булсагыз, 14:00дә IT-парк бинасында башланган тантаналы чарага чакырабыз үзегезне.
Май-октябрь арасында Татарча Википедиягә өлешегез аркасында Википедия@Белем җәүһәрләре 2023 номинациясендә өченче урын алдыгыз. Татнетны үстерү фонды, башка партнёрлар исеменнән диплом-сертификат, бүләкләр әзерләнгән.
Чара берничә татар телле бәйгегә багышлана, чыгышлар һәм бүләкләүләр арасында музыкаль, театраль һәм бию номерлары көтелә. Барысы 16:00га кадәр тәмамлана.
Сездән өстәмә мәгълүматлар алыр өчен минем белән элемтәгә керегезче (igabidullin@mail.ru). Ихтирам белән,--Il Nur (бәхәс) 23 ноя 2023, 09:24 (UTC)