Кырык дүртнең май аенда

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырык дүртнең май аенда latin yazuında])
Кырык дүртнең май аенда
Файл:.jpg
Фильмның постеры
Режиссёр Александр Далматов
Продюсер Фәнис Мөсәгыйтов
Сценаричы Шамил Фәрхетдинов
Александр Далматов
Баш ролләрдә Резедә Сәләхова
Равил Шәрәфиев
Алсу Гайнуллина
Дания Нуруллина
Зөлфирә Зарипова
Хәлимә Искәндәрова
Алсу Каюмова
Муса Камалов
Сәйдәш Шәрәпов
Оператор Максим Самсонов
Нәрсәгә
нигезләнгән
«Кырык дүртнең май аенда» (Нурихан Фәттах)
Озынлык 130 мин
Бюджет 6 млн сум
Ил Россия байрагы РФ /
Татарстан Татарстан
Тел татарча

Кырык дүртнең май аенда (рус. В мае сорок четвертого) ― Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның (1928―2004) «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшерелгән нәфис фильм. Татар телендә тулы метражлы фильм, премьерасы 2024 елның маенда көтелә.
Фильмның режиссеры ― Александр Далматов (Долгов).
Фильмның продюсеры ― Фәнис Мөсәгыйтов, Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе.
Проект директоры ― Ирек Хафизов, Тинчурин театры актеры.
Сценарийны Шамил Фәрхетдинов һәм Александр Долматов бергә язган[1]
Кинокартинаның сюжетын Нурихан Фәттахның хатыны Руфина Фәттахова хуплаган.

Картинаның төп максаты:

« яшь буында тарихка мәхәббәт һәм кешелеклелек тәрбияләү, шулай ук сугыш елларында тыл хезмәтчәннәренең данлы батырлыгын мәңгеләштерү[2]
Саша Долгов
»

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышлана. Фильм авыр сугыш елларында Совет хатын-кызына: аның авыр язмышына, көченә, чыдамлыгына, фидакарьлегенә багышлана. Автор сугыш чорының барлык михнәтен, сугыш вакытында хатын-кызлар җилкәсенә төшкән йөкнең бөтен авырлыгын бик нечкә итеп күрсәтә алган.

Кастингка Татарстан театрларыннан профессиональ актерлар чакырылган. Казаннан тыш, фильмда катнашу өчен Әлмәт, Әтнә, Түбән Кама театрлары актерлары гариза биргән. Балаларны уйнаучыларны театр студияләрендә эзләгәннәр. Актерларны сайлауда (кастингта) язучының тол хатыны Руфина Фәттахова да катнашкан.

Фильм Татарстан мәдәният министрлыгы субсидиясе, «Татнефть» компаниясе гранты хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә[3]. Барлыгы 6 млн сумга якын акча кирәк булган, Татарстан Мәдәният министрлыгы эшне башлар өчен 2 млн сум акча бүлеп биргән.

Фильм 2023 елның февраль ахырында — март башында Арча районында төшерелә башлаган. Монда урман әзерләүдәге кышкы күренешләрне төшергәннәр. Бу этапта хатын-кызлар һәм кызлар гына чакырыла, чөнки нәкъ менә хатын-кызлар җилкәсенә сугыш вакытында тылда, шул исәптән урман егуда авыр эш йөкләнгән.

Фильм шулай ук Әтнә, Питрәч районнарында төшерелә. Август аенда фильмның җәйге күренешләрен төшерү башлана, алар Чыты, Колкамәр авылында уза.

2023 елның 5 сентябрендә Казан кинофестивале кысаларында (программадан тыш) «Cinema Кorston» кинотеатрында беренче тапкыр күрсәтелә һәм иҗат төркеме белән очрашу уза[4].

Рольләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмда артистлар Равил Шәрәфиев, Алсу Гайнуллина, Дания Нуруллина, Зөлфирә Зарипова, Хәлимә Искәндәрова, Алсу Каюмова, Муса Камалов, Алмаз Фәтхуллин, Гөлчәчәк Хафизова, Хәмдия ролендә Резедә Сәләхова (Тинчурин театры), Сәйдәш Шәрәпов («Сдвиг» камера театры) катнаша.

Фильмның режиссеры Александр Далматов (Долгов) ― журналист, кинорежиссер. Тумышы белән Питрәч районының Колкамәр авылыннан (ВГИКның югары курсларын тәмамлаган, режиссер Владимир Алениковта укыган). Берничә кыска метражлы фильм төшергән. Нурихан Фәттах әсәре буенча картина аның беренче тулы метражлы фильмы булачак[5].

Оператор-куючы ― Максим Самсонов (Мәскәүдән, ВГИК тәмамлаган, Юрий Невскийның шәкерте).

Фильмны берничә локациядә төшерү күздә тотыла. Урман әзерләүне Арча районында төшерергә планлаштыралар.

Кыскача эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл кызы Хәмдия кияүгә чыгарга җыена, әмма сугыш башлана. Кияве фронтка китә һәм шунда һәлак була. Сугыштан яраланып кайткан Сәлим, аның авыр хәленнән һәм авылда ул вакытта ир-атлар бик аз булудан файдаланып, кызны алдый. Аның йөкле булуын белгәч, ул өйләнергә вәгъдә итә, ләкин моны эшләми, чөнки әнисе аны башка кызга өйләнергә мәҗбүр итә. Татар ир-аты хатын-кыздан көчсезрәк булып чыга. Авылдашлары бу хәбәрне гаепләп кабул итә. Кызга йөкле килеш урманга китәргә туры килә. Хәмдия 2 елдан артык авыр эш башкара. Анда ул бала таба һәм аны балалар йортына бирмәскә, аның тормышын саклап калырга теләп, туган авылына качарга карар итә. Яшь хатын колхозда тырышып эшләү аның хурлыгын юар һәм аны кешеләр кабул итәр дип өметләнә. Ләкин авылда аны ачлык, авылдашларының гаеп итүе һәм аңлашылмаучанлык көтә. Аңа авылдашлары күзеннән яшеренергә туры килә. Соңрак күпләр бу хакта белә һәм аңа ярдәм итә башлый. Кульминациядә Хәмдия үлә. Ләкин фильм оптимистик нота белән тәмамлана, чөнки өмет кала — бала исән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]