Минзакир Әпсәләмов
Минзакир Әпсәләмов | |
---|---|
Туу датасы | 10 декабрь 1896 |
Туу урыны | Казан губернасы Мамадыш өязе Югары Утар авылы |
Үлем датасы | 10 июнь 1981 (84 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | |
Җитәкчелек иткән | корпус |
Бүләкләр һәм премияләр | Богдан Хмельницкий ордены Суворов ордены |
Истигъфада | 1967 |
Минзакир Әпсәләмов (Минзакир Габдрахман улы Әпсәләмов, рус. Минзакир Абдурахманович Абсалямов) – совет хәрби эшлеклесе, генерал-майор (1940), хәрби фәннәр докторы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1896 елның 10 декабрендә Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Югары Утар авылында туган. Мәдрәсә тәмамлаган (1914), авыл укытучысы һөнәренә имтихан тапшырган. 1915 елдан патша армиясендә хәрби хезмәттә.
Армиядә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]35- запастагы Себер укчы полкында рядовой, өлкән унтер-әфисәр, 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң рота командиры булып хезмәт итә. Октябрь инкыйлабында 3- гренадер бригадасында солдатлар комитеты әгъзасы, 11- армиянең батальон мөселман сугышчылары комитеты сәркатибе. 1918 елның маенда Ровно шәһәрендә (ул вакытта Польша составында) алманнарга әсирлеккә эләгә. Ун айдан азат ителә, аклар хәрәкәтенә кушыла, Акмәчеттә (Кырым) каравыл командасында взвод унтер-әфисәре. 1919 елның апрель-августында Көньяк фронтта Кызыл Армиянең партизаннар отряды командиры, Кырым мөселман хәрби коллегиясе рәисенең иптәше.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1919-1922 РККА хәрби академиясендә укый, хәрби разведка буенча бурычлар үти.
- 1920, июнь-1921, февраль РСФСРның Бакыдагы Вәкаләтле вәкиллегендә.
- 1921, июнь–август РСФСРның Төркиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә (тәрҗемәче).
- 1922-1927 РСФСРның Төркиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә хәрби атташе сәркатибе.
- 1927-1931 Кызыл Байраклы Кавказ армиясе штабының разведка бүлеге башлыгы.
- 1931-1933 Азәрбайҗан укчы дивизиясенең 1- тау–укчы полкы командиры, комиссары.
- 1933-1937 ССРБның Персиядәге (1935 елдан Иран) Вәкаләтле вәкиллеге хәрби атташесы (бер үк вакытта хәрби разведка резиденты).
- 1937, сентябрь-1938, гыйнвар РККА разведка идарәсендә.
Хәрби академиядә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1938, октябрь – 1940, сентябрь М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академиядә: тактика кафедрасы укытучысы, махсус факультетның курс башлыгы, разведка кафедрасы башлыгы. Махсус бурычны үтәү өчен чит илләрдә озак вакытка сузылган командировкада була.
Фин сугышында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнаша. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Баш разведка идарәсенең генерал-майоры (04.06.1940) дәрәҗәсен ала. 1940 ел башыннан сугыш тәмамланганчы Төньяк-Көнбатыш фронты штабы разведка бүлеге башлыгы.
Бөек Ватан сугышында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1941 елның июнь-июль айларында Көньяк-Көнбатыш фронт штабында махсус бурыч үти.
- Разведкадан гомумгаскәри хезмәткә күчерелә.[1]
- 1941, июль-1942, август Уфа гарнизоны башлыгы, 17- запастагы укчы бригадасы командиры.
- 1942, август-1943, февраль Көньяк Урал хәрби округы 4- запастагы укчы бригадасы командиры.
- 1943 елның маеннан фронтта: 18- укчы дивизия командиры урынбасары, командиры (декабрьдән). Тимер юл үзәге булган Мга бистәсен азат иткәннән соң, дивизиягә «Мга» исеме бирелә. Тосно шәһәрен азат иткән өчен дивизия һәм аның командиры Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
- 1944 елның июнендә дивизия Свирск-Петрозаводск юнәлешендә йөздән артык торак пунктны азат итә. Дивизия һәм командиры II дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә.
- 1944 елның августыннан 131-, сентябреннән 31- корпуслар командиры итеп билгеләнә.
- Петсамо-Керкенес юнәлешендә хәрәкәт итә, норвег-фин чигенә килеп җитә.
- 1944, сентябрь–1946, апрель Карелия фронтына (сугыштан соң Беломорск хәрби округына) керүче 31- корпус белән командалык итә.
Сугыштан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1946, май-1959, август К.Е. Ворошилов исемендәге югары хәрби академиядә укыта.
- 1959, август-1967, июль ССРБ Кораллы Көчләре Генштабы хәрби академиясендә өлкән укытучы.
- 1967 елдан отставкага чыга, академиядә консультант була. 1971 елдан пенсиядә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- РККА штабы разведка идарәсе башлыгы Я.К. Берзин шәхси алтатар белән бүләкли (1928).
- Ленин ордены.
- Дүрт Кызыл Байрак ордены.
- I дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены.
- II дәрәҗә Суворов ордены.
- Хөрмәт Билгесе ордены.
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (Азәрбайҗан).
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алексеев М.А., Колпакиди А.И., Кочик В.Я. Хәрби разведка энциклопедиясе . 1918-1945 . М., 2012.(рус.)
- Рәис Зарипов. Корпус командирлары. Казан утлары, 2015, № 5 ISSN 0206-4189
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ГРУ җитәкчелеге белән конфликттан соң
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М.Ә. Закиров «Хронос» сайтында(рус.)
- Рәис Зарипов. Репрессияләр дәһшәте. Мәдәни Җомга, 30.09.2022