Эчтәлеккә күчү

Мәсгут Галиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәсгут Галиуллин latin yazuında])
Мәсгут Галиуллин
Тугач бирелгән исеме: Мәсгут Нәбиулла улы Галиуллин
Псевдонимнар: Г. Мәсгут
Туу датасы: 22 июнь 1907(1907-06-22)
Туу урыны: РИ, Уфа губернасы, Уфа өязе, Нөрле
Үлем датасы: 1 гыйнвар 1944(1944-01-01) (36 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, журналист
Иҗат итү еллары: 1923—1944
Юнәлеш: поэзия, публицистика
Жанр: поэма, шигырь
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Авыл гыйшыклары» (1928, Уфа)

Мәсгут Галиуллин, Мәсгут Нәбиулла улы Галиуллин (псевдонимы Г. Мәсгут, Гали Мәсгут, 1907 елның 22 июне, РИ, Уфа губернасы, Уфа өязе, Нөрле1944 елның гыйнвары) — шагыйрь, БАССР Чишмә районы «Сталинчы» (хәзерге «Чишмә») гәҗитенең җаваплы сәркатибе (19391940). БАССР язучылар берлеге әгъзасы.

1907 елның 22 июненда Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге БР Уфа районы) Нөрле авылында мулла гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылында алган. Урал шахталарында берничә ел забойчы булып хезмәт куйган. 19321936 елларда Мәскәү өлкәсе Люблино(рус.) шәһәр тибындагы бистәсендә Л. М. Каганович исемендәге кою-механика заводының (МОЖЕРЕЗ заводы)[1] мартен цехында эшләгән. 1939 елдан БАССР Чишмә районы «Сталинчы» (хәзерге «Чишмә») гәҗитенең мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатибе. 1944 елның гыйнварында Уфада вафат була.

19231924 елларда иҗат итә башлый. Беренче шигырьләрен Чишмә районының «Сталинчы»[2], «Яшь юксыл», «Яңа авыл» гәҗитләрендә бастыра. Авылдагы яңа үзгәрешләргә багышланган шигырьләреннән төзелгән беренче «Авыл гыйшыклары» җыентыгы 1928 елда Уфада татар телендә басыла. Эшче хезмәтен мактаучы «Урал турында» исемле икенче шигырьләр җыентыгы (шигырьләр көлтәсе [3]) Мәскәүдә шулай ук татар телендә басыла. Шахтада, мартен мичендә озак еллар эшләү тәҗрибәсе шигъриятенә сәнәгать темасын алып керүгә этәргеч бирә. «Авыл хәбәрчесе» поэмасында 1920-еллар яшьләренең алдынгы вәкиле образын бирә. 1930-еллар уртасыннан балалар өчен дә шигырьләр, әкиятләр иҗат итә башлый. БАССР шагыйрьләре бергәләп язган «Орденлы Башкортстан» күмәк поэмасын иҗат итүдә катнаша.

  1. Авыл гыйшыклары. Уфа, 1928.
  2. Урал турында: шигырьләр көлтәсе. М., Центриздат, 1930.
  3. Мартен яктысы. Уфа, 1940.(башк.)
  4. Әкиятләр. Уфа, 1940.(башк.)
  1. М. Гайнуллин, Г. Хусаинов. Писатели советской Башкирии. Уфа: БКИ, 1977, с. 250.
  1. История Люблинского литейно-механического завода(рус.)
  2. На пульсе времени. 2017 елның 5 апрель көнендә архивланган. Сайт «Родник плюс»(рус.)
  3. Суфиян Сафуанов. Масгут Г.(үле сылтама) Башкирская энциклопедия(рус.)