Папуа — Яңа Гвинеядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Папуа — Яңа Гвинеядә ислам latin yazuında])
Папуа — Яңа Гвинеядә ислам
Дәүләт  Папуа — Яңа Гвинея
Бу мәкалә Ислам турында
Папуа – Яңа Гвинея картада

Папуа – Яңа Гвинеядә ислам (ингл. Islam in Papua New Guinea, гарәп. الإسلام في بابوا غينيا الجديدة‎) ― азчылык дине. Ислам тарафдарлары 5000 нән артык [1]. Мөселманнарның күбесе сөнниләр, аз санда әхмәдияләр бар [2]. Папуа – Яңа Гвинеядәге мөселманнарның күпчелеге – Папуа - Яңа Гвинеянең төп халкы булган меланезиялеләр һәм папуаслар [3]. Күрше Индонезиядә ислам дине өстенлек итсә дә, Папуа – Яңа Гвинеядә ислам динен тотучылар ил халкының (8,9 млн кеше, 2020 елга) бик аз өлешен тәшкил итә. Папуа — Яңа Гвинеядә Ислам – дәүләтнең бөтен территориясе буенча тарала торган иң тиз үсүче диннәрнең берсе [4].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVI ― XIX гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Папуа ― Яңа Гвинеядә Ислам тарихы турында нинди дә булса тарихи чыганаклар табылмаган. Әмма мөселман сәүдәгәрләре Папуа – Яңа Гвинеядә һәм аның тирәсендә XVI гасырдан XIX гасырга кадәр сәүдә иткәне билгеле. XVII ― XVIII гасырларда мөселман сәүдәгәрләре Серамнан(ингл.) (хәзерге Индонезия) Папуа – Яңа Гвинея районына сәүдә итәргә килгәч, мөселманнар белән туры элемтәләр ныгый төшә. Әлеге чорда Серам мөселманнары һәм Транс-Флай яр буе регионы халыклары арасында контактлар киңәя [5]. Вакыт узу белән алар арасында сәүдә элемтәләре сирәгәя барса да, 1870-елларда төбәктә мөселман сәүдәгәрләренең эшчәнлеге дәвам итә. XIX ― XX гасырларда Папуа ― Яңа Гвинея көньягында мөселман макасар(ингл.) сәүдәгәрләре һәм мөселман эшчеләре яшәгән, әмма аларның дини йолалары яки җирле халыкка йогынтысы турында аз мәгълүм. Мөселманнар белән күп гасырлык элемтәләргә карамастан, кайбер җирле кавемнәр арасында билгеле бер ритуаллардан яки гореф-гадәтләрдән тыш, Папуа ― Яңа Гвинядo Ислам бик аз булган [5].

XX гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970-елларда Папуа – Яңа Гвинея мөселман халкы барлыгы 120 кеше тәшкил иткән. Аларның күбесе – Африкадан һәм Көньяк Азиядән килгән экспатриант-эшчеләр [6]. 1982 елда ислам хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә таныла[6]. 1988 елда Папуа ― Яңа Гвинея мөселманнары Малайзиядә урнашкан Ислам оешмасы һәм Согуд Гарәбстаны ислам эшләре министрлыгы ярдәмендә беренче ислам үзәге төзи. 1996 елда Бөтендөнья мөселман лигасы(ингл.) ярдәмендә тагын өч ислам үзәге булдырылган. Хәзерге вакытта илдә җиде ислам үзәге (Islamic centers) бар. Бәйтул Кәрим мәчете (Baitul Kareem Mosque) буларак билгеле булган беренче мәчет 1988 елда Кимбеда(ингл.) (Көнбатыш Яңа Британия првинциясе) әхмәдия мөселманнары тарафыннан төзелә [7].

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Порт-Морсби мәчете фотосурәте.

Папуа-Яңа Гвинея Ислам җәмгыятенең (Islamic Society of Papua New Guinea) генераль секретаре Иса Тейн (Isa Teine) фаразлаганча, «күпләрне Ислам дине Меланезия гореф-гадәтләре белән охшашлыгы аркасында җәлеп итә, 20-30 елдан соң бөтен Папуа ― Яңа Гвинея ислам динен кабул итәр» [8]. Бу фикерне хәтта Папуа-Яңа Гвинеянең күп кенә мөселман булмаган кешеләре дә әйтә, Энга провинциясендәге(ингл.) җиденче көн адвентистлары вәгазьчесе «якындагы 30 елда Папуа-Яңа Гвинеянең бөтен таулы районнары мөселман булачак, чөнки безнең мәдәният исламныкы», дип белдергән [9]. Мельбурн университетыннан доктор Скотт Флауэр (Dr Scott Flower) фикеренчә, «җирле халыкның исламны кабул итүенең икенчел сәбәпләре булып күп төрле христиан чиркәүләре арасында көндәшлек һәм Библияне укыганда туган каршылыклы фикерләр аркасында югалып калу һәм күңел кайту тора» [9]. Илнең башкаласы Порт-Морсби шәһәрендә(ингл.), Баймуру, Дару, Маршалл лагунасы, Муса үзәне һәм Яңа Британия һәм Яңа Ирландия утрауларында мөселман җәмгыятьләре бар. Нәкъ таулы районнарда ислам үсеш кичерә [10].

Саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елда Папуа-Яңа Гвинеядә 500 дән ким мөселман исәпләнә[9]. 2007 елда АКШ Дәүләт департаменты илдә 2000гә якын мөселман булуын исәпләп чыгарган[11]. 2008 елда Австралиянең телерадиотапшырулар корпорациясе(ингл.) илдә 4000нән артык мөселман булуын, өстәвенә, «бөтен авыллары белән бер үк вакытта исламга мөрәҗәгать итүләре» турында хәбәр иткән[12]. 2012 елда доктор Скотт Флауэр (Dr Scott Flower) исәпләп чыгарганча, мөселманнар 5000 нән артык булган, бу 2001 елга караганда 500 % ка күбрәк[1].

Проблемалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек Папуа – Яңа Гвинея Хөкүмәте ислам һәм аның институтларының рәсми танылуына каршы булган. Бүгенге көнгә кадәр хөкүмәт ислам динен тыю белән яный. Мөселманнар дискриминациягә һәм хәтта илдә күпчелек булган христианнар ягыннан көч куллануга дучар була[3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 The growing muslim minority community in Papua New Guinea. Journal of Muslim Minority Affairs (5 November 2012).
  2. Islam in Papua New Guinea. әлеге чыганактан 2014-12-25 архивланды. 2022-03-01 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Flower, Scott (2015-05-01). «Conversion to Islam in Papua New Guinea» (en). Nova Religio 18 (4): 55–82. DOI:10.1525/nr.2015.18.4.55. ISSN 1092-6690.
  4. [http://web.archive.org/web/20110526195120/ Архив копиясе], 26 май 2011. Wayback Machine Events in Papua New Guinea, archived from the original on 2011-05-26, retrieved 2022-03-01  External link in |title= (help)
  5. 5,0 5,1 Flower, Scott (2016) (in en). Islam and Cultural Change in Papua New Guinea. Routledge. pp. 29–30. ISBN 978-1-317-68084-0. https://books.google.com/books?id=HjAlDwAAQBAJ. 
  6. 6,0 6,1 Flower, Scott (2009-11-26). «The Struggle to Establish Islam in Papua New Guinea (1976–83)». The Journal of Pacific History 44 (3): 241–260. DOI:10.1080/00223340903356823. ISSN 0022-3344.
  7. Islam in Melanesia (en).
  8. Growing numbers convert to Islam in PNG, ABC (18 Nov 2008).
  9. 9,0 9,1 9,2 A Faith Grows In PNG, The Global Mail (August 8, 2013). 2014 елның 19 октябрь көнендә архивланган.
  10. http://www.ihrc.org.uk/show.php?id=119 2011 елның 26 май көнендә архивланган. Events in Papua New Guinea
  11. International Religious Freedom Report 2007
  12. Growing numbers convert to Islam in PNG, abc.net (18 November 2008).