Яңа Каледониядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Каледониядә ислам latin yazuında])
Яңа Каледониядә ислам
Дәүләт  Франция
Административ-территориаль берәмлек Яңа Каледония
Бу мәкалә Ислам турында
Яңа Каледония картада
Яңа Каледониядә мәдәни үзәк – мәчет

Яңа Каледониядә ислам (фр. Islam en Nouvelle-Calédonie, гарәп. الإسلام في كاليدونيا الجديدة‎) ― азчылык дине. Франциянең диңгез арты биләмәсе булган Яңа Каледониядә 6 357 мөселман исәпләнә, бу ил халкының (271 мең кеше, 2019 елга) 2,6 % ын тәшкил итә [1]. Мөселманнарның күпчелеге – сөнниләр [2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам Яңа Каледониягә XIX гасыр ахырында керә башлаган. Яңа Каледониянең беренче мөселманнары арасында 1872 елда анда җибәрелгән Алжир тоткыннары булган. XX гасырда Яңа Каледониягә Индонезия, Сомали һәм гарәп эшчеләре килә башлый. XXI гасырда ислам йогынтысы Индонезия, Якын Көнчыгыш, Төньяк һәм Көнчыгыш Африканың мөселман илләреннән күчеп килгән мөһаҗирләр белән көчәя бара [3].

Ислам оешмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Каледониянең мөселман ассоциациясенә (фр. Association des Musulmans de Nouvelle Caledonie) 1975 елда нигез салына [4].

1969 елда Гарәпләр һәм гарәпләрнең дуслары ассоциациясе (фр. Association des Arabes et amis des Arabes) оешкан [5]. Әлеге ассоциация илнең зурлыгы буенча икенче шәһәре исәпләнүче Бурай(ингл.) шәһәрендә урнашкан мөселман зиратын һәм мәдәни үзәкне тәртиптә тотуга контрольлек итә.

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Каледониядә Ислам — ул азчылыкның дине, аны тотучылар – 6 357 кеше. Яңа Каледониядә мөселманнарның күп өлеше – этник явалылар. Бу дәүләттә мөселманнар нигездә француз, шулай ук гарәп һәм индонезия телләрендә сөйләшәләр. Бу хәл алар һәм күрше инглиз телле Австралия һәм Фиджи мөселман җәмгыятьләре арасында лингвистик аерма тудыра [6].

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Каледониядә 2 ислам дини үзәге бар. Беренче үзәк илнең зурлыгы буенча икенче шәһәре исәпләнүче Бурай шәһәрендә урнашкан, аның мәхәлләсе, нигездә, Алжирдан килгән мөһаҗирләр нәселе.

Икенче үзәк Яңа Каледония башкаласы Нумеада(ингл.) урнашкан [7].

Мөселман зираты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Несадиуда (Бурай шәһәре районы) 1897 елда ачылган мөселман зираты урнашкан. Алжирлылар ислам җәмгыятенең Бурайда көчле булуы әлеге зиратны булдыруга йогынты ясаган. Зират янында мәдәни үзәк (мәчет) урнашкан. Зират һәм мәчет 1864―1897 елларда Яңа Каледониягә депортацияләнгән 2000 алжирлының килүен һәм шунда урнашуын раслый [8].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 30 декабрь 2017 тикшерелде.
  2. Kohler, Jean-Marie. L'islam en Nouvelle Calédonie. L'Afrique et l'Asie Modernes, 1982, № 135
  3. R. G. Crocombe. . — ISBN 9789820203884.
  4. Farzana Shaikh. . — ISBN 9780582091467.
  5. L'association des Arabes poursuit ses efforts pour le cimetière. LNC.nc (Les Nouvelles Calédoniennes, le Journal de Nouvelle Calédonie)(фр.)
  6. Richard Adler. .
  7. Manfred Ernst. . — ISBN 9789823480206.
  8. Que sont devenus les Algériens déportés en Nouvelle-Calédonie?(фр.)