Палауда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Палауда ислам latin yazuında])
Палауда ислам
Дәүләт  Палау
Бу мәкалә Ислам турында
Палау архипелагы картада

Палауда ислам (ингл. Islam in Palau, яп. パラオのイスラム教, гарәп. الإسلام في بالاو‎) ― азчылык дине. Мөселманнар ил халкының (21 613 кеше, 2021 елга) 3 % ын тәшкил итә. Бөтендөнья мәгълүмат бюллетене (ингл. World Factbook) Палауда Ислам дине таралу көньяк Филиппиннар белән гомуми ислам мирасына бәйле дип аңлата [1]. Пью тикшеренү үзәге (ингл. Pew Research Center) бәясе буенча, 2012 елда илдә 1 меңнән кимрәк мөселман яшәгән, бу сан ил халкының 1 % ын тәшкил иткән[2].

Палау халкының 2015 елга 89,7 % ы ― христианнар [3] (католиклар – 41,6 %, төрле конфессия протестантлары 34,9 % (шул исәптән, инҗилчеләр 26,4 %, җиденче көн адвентистлары 6,9 %, баптистлар 7 %), 5,7 % ы – җирле Модекнгеи(ингл.) дине тарафдарлары, 3 % ы – мөселманнар, 2,6 % ы – башка диннәр (Буддачылык, Бәһаи, Һинд дине, Яһүд дине) тарафдарлары яки диннәрен билгеләмәүчеләр [4] [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Испания (1500―1899) һәм Алмания (1899―1914) басып алулары вакытында утрауда Рим католик һәм протестант чиркәве, Япония оккупациясе (1919―1947) вакытында синтоистлар һәм буддистлар эшчәнлек җәелдергән.

Ислам Палауда, XXI гасырның беренче унъеллыгында архипелагка эшче-мигрантлар килә башлагач, тарала башлый. Палауда, нигездә, XXI гасыр башында Бангладештан [5] һәм Пакистаннан килгән 500ләп мөселман – эшче мөһаҗирләр яши [6]. Бангладештан килгән мөселманнар Бангладеш ислам җәмгыяте (Bangladesh Islam Association) төзегән, президенты – Мөхиуддин (Mohiuddin).

Палау халкы өчен минималь хезмәт хакы сәгатенә 2,50 доллар тәшкил итсә, чит ил эшчеләре өчен бу 1,50 доллар гына. Түбән хезмәт хакына һәм эш бирүчеләрнең рәхимсез мөгамәләсенә зарланучы чит ил эшчеләренең саны арта. 2005 елның декабрендә Палау хөкүмәте Бангладештан яңа эшче көчләр җәлеп итүгә мораторий керткән. БМО качаклар эшләре буенча агентлыгының 2007 ел өчен хисабы нигезендә, Палауда Бангладештан килгән эшчеләрнең саны 2004 елда 163 тән 2005 елда 425 кә кадәр арткан [7].

2009 елның июлендә АКШ президенты Барак Обама администрациясе Гуантанамо төрмәсендә(ингл.) булган гаепсез Кытай мөселманнарыуйгурлар төркемен кабул итү турында Палау белән сөйләшүләр алып барган[8]. Палау президенты (2019―2013) Джонсон Торибионг(ингл.) Гуантанамо төрмәсендә тоткын булган 6 уйгырга утрауда яшәргә рөхсәт иткән [9] [10][11].

АКШ хөкүмәте Палауда дини инанулар һәм гореф-гадәтләр буенча дискриминация турында нинди дә булса хәбәрләр тапмаган [3].

Ислам җәмгыяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Палау мөселманнары мәчеттә намаз вакытында.

Палауда мөселман җәмгыяте оешкан (ингл. Palau Muslim Association). [12].

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Палауда ике мәчет бар, шуларның берсе Палауның элекке (2006 елга кадәр) башкаласы Корор шәһәрендә(ингл.) урнашкан [6]. Мәчет (гыйбадәт кылу урыны) бамбук таякларда урнашкан, одеяло һәм гофрланган калай белән төрелгән гап-гади бинадан гыйбарәт [13]. Мәчет белән идарә итүчеләрнең берсе – Мәкбул Хөсәен (Moqbul Husain). Ислам дине бәйрәмнәрендә чыгыш ясарга Филиппин, Индонезия, Пакистан һәм Һиндстаннан күренекле дин әһелләре чакырыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Palau. The World Factbook(ингл.)
  2. 1615 L. St NW, Suite 800 Washington, DC 20036 USA202-419-4300 | Main202-419-4349 | Fax202-419-4372 | Media Inquiries (2012-12-18). Table: Religious Composition by Country, in Percentages. Pew Research Center's Religion & Public Life Project. 2019-12-07 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Bureau of Public Affairs Department Of State. The Office of Electronic Information (2007-09-14). Palau. 2001-2009.state.gov. 2019-12-07 тикшерелгән.
  4. Palau Demographics Profile.
  5. Lawyers: Uighurs agree to go to Palau | Uyghur American Association. uyghuramerican.org. әлеге чыганактан 2019-12-07 архивланды. 2019-12-07 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Palau's Muslims anxiously await Gitmo detainees. CTVNews (2009-06-19). 2019-12-07 тикшерелгән.
  7. Palau's Muslims anxiously await Gitmo detainees. CTV News, 19.06.2019(ингл.)
  8. Pleming. U.S. talks to Palau over Chinese held in Guantanamo, Reuters (9 June 2009).
  9. Muslim Uighur Bahagia Dibuang ke Palau. republika.co.id(индон.)
  10. DAWN.COM | World | Six former Guantanamo detainees resettle in Palau. web.archive.org (2009-11-03). әлеге чыганактан 2009-11-03 архивланды. 2019-12-07 тикшерелгән.
  11. Washington, Jonathan Watts Ewen MacAskill in. Uighur Muslim detainees from Guantánamo Bay will move to Palau (2009-06-10). 7 декабрь 2019 тикшерелде.
  12. Hanya Miliki Dua Masjid, Muslim Palau Tetap Gencarkan Syiar Islam. republika.co.id, 16.11.2016(индон.)
  13. Kesederhanaan Umat Islam di Palau. republika.co.id, 16.11.2016