Сәет Ягафәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәет Ягафәров latin yazuında])
Җенес ир-ат
Туу датасы XVII гасыр
Үлем датасы XVIII гасыр

Сәет Ягафәров (Сәет батыр, Сәфәр хан) — 1681-1684 еллардагы башкорт күтәрелеше җитәкчеләренең берсе. Башкорт старшинасы, мулла.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәет Ягафәров чыгышы белән руханилар гаиләсеннән була[1].

Башкорт күтәрелешләрендә катнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин иреген саклау - Башкортстанның Россия составына кушылу шартларының берсе иде, әмма акрынлап христиан диненә көчләп күчерү сәясәте кырыс төс ала. 1681 елның 16 маенда чукынмаган алпавытлардан һәм вотчиннардан утарларын тартып алу турында боерык чыга[2]. Әлеге патша указы игълан ителгәннән соң, җирле түрәләр һәм православие дин әһелләре мөселман феодалларын чукындыруга мәҗбүр итәргә, ә алар аша төбәкнең крестьян халкын да христианлаштырырга омтылганнар.

Сәет Ягафәров 1681 елның июненнән Башкортстанның Казан, Нугай, Усы һәм Себер даругалары территориясендә ихтилалга әзерлек буенча агитацион эш алып бара.

1681 елның көзендә башланган башкортлар восстаниесе мөселманнарның ризасызлыгы басылып чыга. Аның төп юлбашчысы Сеит Ягъфәров булды, ул исламның эшлекле остазы булды[3].

1682 елның апреленнән алып баш күтәрүчеләрнең Кама аръягындагы ныгытмаларына һөжүменә, Көңгер һәм Уфаны камауга җитәкчелек итә. Күтәрелеш барышында Сәфәр хан исеме астында башкорт ханы дип игълан ителә[4].

Күтәрелеш май аена бөтен төбәкне чолгап алды. Баш күтәрүне бастыру буенча уңышсыз омтылышлар хөкүмәтне, указны гамәлдән чыгару һәм восстаниедә катнашучыларның барысын да гафу итү вәгъдәсе белән, башкортларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте. Көчек Юлаев җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләрнең берләшүе көрәшне туктата һәм хөкүмәткә үтенеч язуы белән мөрәҗәгать итә, ә икенче өлеше - Сәет җитәкчелегендә - көрәшне дәвам итә. Күтәрелеш барышында ул үзен «Сәфәр хан» дип игълан итә.

Баш күтәрүне бастыру буенча гомуми җитәкчелек Казан воеводасы П. В. Шереметевка йөкләнә[5]. 1682 елның 28 маенда баш күтәрүчеләргә каршы Уфа шәһәреннән Уфа дворяннарыннан зур отряд килә, Мәәскәүдән дә укчылардан, казаклардан торган отряд та килгән. 1682 елның июнь башында Ык елгасы буенда Кама аръягы ныгытмалары янында патша хөкүмәт гаскәрләре белән зур сугыш була, аның барышында баш күтәрүчеләр җиңелә, ә фетнә башлыгы Сәет Ягъфәров яралана.

Баш күтәрүчеләр арасында килеп чыккан низагтан соң, 1682 елда июлендә калмык ханы Әюкә белән ихтилалга кораллы ярдәм турында килешү төзи. Башкорт һәм калмыкларның Сәет батыр җитәкчелегендәге берләшкән отрядлары башлыча Ҡазан, Нугай һәм Усы даругалары территорияләрендә сугыша. 1683 ел башында калмыклар ихтилалдан читләшә, башкорт отрядлары көрәшне 1684 елның көзенә кадәр дәвам итә. Сәет батырның ртабангы язмышы билгесез.

Әхмәтзәки Вәлиди Туган язуынча, 1704-1711 елгы баш күтәрүләр чорында башкортлар Бәрсүән буендагы Казый мәчетендә королтайга җыелалар, анда Алдар тархан (750 башкорт белән бергә), 1707 елда казакълар арасына качкан Сәет батырның улы (500 казакъ белән бергә) килә. Корылтайда алар Уфага һөжүм итергә карар итәләр[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История Башкортостана. Ч. 1. С древнейших времён до 1917 г. / Учебник для 8—9 кл. — Под ред. И. Г. Акманова. — Уфа: Китап, 1996. — С. 79. — 240 с. — ISBN 5-295-01918-7.
  2. В.В. Ермаков «Челнинская история». әлеге чыганактан 2012-05-13 архивланды. 2012-11-03 тикшерелгән.
  3. Под ред. Е. М. Жукова. Сеит садиир // Советская историческая энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия(рус.). — 1973—1982.
  4. Сеит Садиир. // Советская историческая энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия. Под ред. Е. М. Жукова. 1973—1982..
  5. История Башкортостана. Ч 1. Под ред. И. Г. Акманова. Уфа, 1996. - С.79
  6. Ахметзаки Валиди Тоган. История башкир. — Уфа: Китап, 2010. — С. 21—23. — 352 с. — ISBN 978-5-295-05000-8.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]