Сөембикә образы сәнгатьтә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөембикә образы сәнгатьтә latin yazuında])

Татар халык авыз иҗатында Сөембикә образы — Сөембикә-ханбикәнең халык иҗатында сакланган легендар образы.

Бәетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сөембикә бәете» — татар тарихының иң фаҗигале чорын чагылдырган халык әдәбияты җәүһәрләренең берсе. "Сөембикә бәете"нә беренче мәртәбә күләмле һәм төпле анализ 1997 елда «Казан утлары» журналында профессор Фатих Урманче тарафыннан бирелә. "Сөембикә бәете"ндәге мәгълүматларның тарихи дөреслеккә якын килү-килмәү мәсьәләләре дә конкрет мисаллар белән дәлилләнә. Сөембикә турындагы бәетләрнең берничә варианты барлыгы билгеле. Әмма аларның кайчан барлыкка килүе турында фикер аныклыгы юк.

Шәкерт Гомәр Бәширов "Сөембикә бәете"н кулъязмадан күчереп ала, ләкин нинди кулъязмадан, кайсы китаптан күчереп алуын теркәп калдырмаган. Әмма чагыштырып карагач, ул күчергән бәетнең мәгърифәтче галим, шагыйрь Габделгалләм Рәшидинең «Сөембикә хәлләре» исемле әсәре белән бик охшаш булуы ачыклана. Г. Рәшиди аны 1912 елда «Сөембикә» журналында да, аерым китап рәвешендә дә бастырып чыгара. 1997 елда Г. Рәшиди тексты кабат «Сөембикә» журналында дөнья күрде. Г. Рәшидинең «Сөембикә хәлләре» күләм ягыннан шактый зур. "Сөембикә бәете"ндә бәетләр саны 66, Г. Бәширов күчергән вариантта 70 булса, Г. Рәшидинең "Сөембикә хәлләре"ндә аларның саны 102 гә җиткерелгән.

ХХ гасыр башында милли азатлык символына әйләнгән Сөембикә манарасына ай кую зур вакыйгага әйләнә, шул заман вакытлы матбугат битләрендә дә киң яктыртыла. Бу вакыйгага багышлап, «Сөембикә манарасы» дип аталган бәет тә барлыкка килә.

Легендалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле тарихчы Михаил Худяков үзенең «Казан ханлыгы буенча очерклар» (1923) исемле хезмәтендә Сөембикә турындагы легендаларның әле ханбикә үзе исән чагында ук барлыкка килүенә игътибар итә. Алар Казан елъязмасы («Казан тарихы») авторы тарафыннан аерым мотивлар рәвешендә теркәлеп тә калынган.

Мөнәҗәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Егерменче гасыр башында татарлар арасында Сөембикә турында мөнәҗәтләр киң таралган. Безнең көннәрдә аларның берсенә фольклорчы һәм композитор Котдус Хөснуллин тарафыннан музыка да язылган.

Риваятьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык иҗатында сакланып калган «Сөембикә» риваятенең дә берничә язып алынган варианты бар.

Бервакыт Мәскәү патшасы Сөембикә рәсемен күрә дә гашыйк була. Илчеләрен Казанга Сөембикәне кияүгә сорап җибәрә. Сөембикә риза булмый. Мәскәү патшасы ачуы килеп: «Үз теләгең белән чыкмасаң, сугышып алам, ди». Җиде ел камап торганнан соң крепость стеналарын ваттырып, Казан шәһәрен ала. Сөембикә дошманының җиңүен күргәч, ире күмелгән мәчет манарасына менә дә, аска ташлана. Менә шуннан соң хан мәчетен «Сөембикә манарасы» дип атый башлыйлар.

Икенче риваять тасвирлаганча, рус падишаһы Явыз Иван, Казан ханбикәсе Сөембикәнең рәсемен күреп, аңа гашыйк була, үзенә хатынлыкка сорап, яучылар җибәрә. Горур Сөембикә моңа риза булмый. Шуннан соң Явыз Иван, зур гаскәр белән килеп, Казанны яулап ала, Сөембикәне үзенә буйсындырмакчы була. Ризалык бирмәсә, бар халкын кырып бетерү белән яный. Шуннан соң Сөембикә теләсә-теләмәсә дә ризалыгын белдерә. Тик бер шарт куя: җиде көн эчендә җиде катлы матур манара калыксын. Әгәр дә җиде көн шундый күккә ашкан манара әзер булса, урыс патшасына чыга, имеш, булмаса — вәссәлам.

Явыз Иван бөтен рус иленнән осталар җыеп, материал туплап, аларга җиде көн эчендә дөньяда тиңе булмаган маһәбәт манара салырга боера. Башкарсалар, аларны зур бүләкләр көтә. Башкармасалар, башлары чабылачак, дип искәртә.

Беренче көндә манараның беренче каты әзер була, икенче  көндә — икенчесе.  Шулай итеп, җиде көн эчендә җиде катлы искиткеч матур һәм биек манара әзер була. Шуннан соң Сөембикә, Казаннан китәр алдыннан, манарага менеп, халкы, иле, башкаласы белән саубуллашырга рөхсәт сорый. Явыз Иван рөхсәт итә. Сөембикә исә, манараның иң өске катына менеп, халкы белән саубуллаша да, аска сикереп, үз-үзен һәлак итә…

Җырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихи җырларда ханбикәнең Касыйм шәһәрендәге тормышы, Шаһгали хатыны буларак кыерсытылып яшәгән еллары тулырак итеп гәүдәләнгән.

  •  «Сөембикә китеп бара».
  • «Тоткын Сөембикә җыруы». Халык арасында киң таралыш алган бу җырның вариантлары да байтак: «Мәхбүс патша», «Тоткын Сөембикә бәете», «Зинданда ятучы патша мөнәҗәте», «Мәхбүс Сөембикә». Халык арасында аны гадәттә «Тәфтиләү» көенә җырлыйлар.
  • «Сөембикә»(Мидхәт Миншин сүзләре, Рәшит Калимуллин көе)
  • «Сөембикә» (Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Лилия Таһирова көе)

Опера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сөембикә» —2 күренештән торучы татар операсы. Композитор Резеда Ахиярова, либретто авторы—шагыйрь  Ренат Харис Премьерасы  2018 елның 2627 сентябрендә  Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза. Татар һәм рус телләрендә башкарыла.

Балет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сөембикә, яки Казан ханлыгының буйсынуы» — 1832-1835 елларда Петербургның Зур театрында күрсәтелгән 4 актлы балет. Композитор Катерино Кавос, балетмейстер Шарль Дидло әсәре. Сәхнәгә композитор Ипполит Соне, балетмейстер Алексис Блаш чыгара. Сөембикә партиясен Авдотья Истомина (1799-1848) бии.

Сөембикә образы рәсем сәнгатендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөембикә — татар рәсем сәнгатенең гүзәл ханымы. Яраткан ханбикәбезнең образы бик күп рәссамнарның иҗатында чагылыш таба.

1. «Сөембикә ханбикә улы Үтәмешгәрәй белән». Билгесез рәссам.

2. «Дала кызы Сөембикә». И.Муртазин рәсеме.

3. «Сөембикә ханнар төрбәсендә ире Сафагәрәй белән хушлаша». Р.Шәмсетдинов рәсеме.

4. «Сөембикә белән Үтәмешгәрәй Сафагәрәй төрбәсе янында». Н.Хаҗиәхмәтов рәсеме.

5. «Сөембикә һәм аның улы Үтәмешгәрәй хан». Р.Шәмсетдинов рәсеме.

6. «Сөембикәне озату». Ф.Халиков рәсеме.

7. «Сөембикә ханбикә» К.Муллашев рәсеме, (1997)

8. «Болгар ханбикәсе». И.Рәфыйков рәсеме. (1987)

9. «Сөембикә, Үтәмешгәрәй,Сафагәрәй». К.Нәфыйков рәсеме. (1997)

10. «Ике ханбикә. Сөембикә һәм Нефертити». М.Хаҗиев рәсеме.

11. «Сөембикә» О.Хәбибуллин рәсеме. (1999)

12. «Сөембикә һәм Леонардо да Винчи». Б. Гыйлванов рәсеме(2015)

13. «Сөембикә дивар утырышында». Ф.Халиков рәсеме.

14. «Әсирлеккә алынган Сөембикәнең Казан белән хушлашуы». В.Худяков рәсеме (1870)

15. «Илчеләр Казан ханбикәсе Сөембикә янында». И. Фәйзуллин рәсеме(2000)

16. «Сөембикә».В. Ханнанов рәсеме(1993)

17. «Сөембикә патшабикә һәм аның гаиләсе». А.Карнаухов рәсеме(1913)

18. «Сөембикә алмасы». Р.Салихов рәсеме(2002)

19. «Яшь Сөембикә». Ә.Сәйфетдинов рәсеме"(1993)

20. «Реквием. Казанны саклаучыларга багышлана». Ф.Халиков рәсеме(2001)

21. «Сөембикә» И.Зарипов рәсеме (1990)

22. «Сөембикә» С.Исаева рәсеме (1998)

23. «Үтәмешгәрәйнең бишеге». Н.Хаҗиәхмәтов рәсеме(1997)

24. «Борынгы фреска». Ч.Әхмәров (1987)

25. «Хат». Н.Хаҗиәхмәтов рәсеме (1997)

26. «Сөембикә». Р. Шәмсетдинов (1998)

27. «Сөембикә уку вакытында». Н.Хаҗиәхмәтов (1998)

28. «Сөембикә һәм Иван Грозный». И.Фәйзуллин

29. «Сөембикәнең үсмер чагы». Л.Аюдаг.

30. «Сөембикә». Ф.Зиязов рәсеме (1998)      

31. «Сөембикә биюе». А.Бузунеева.

32. «Сөембикә портреты» Р. Сәмсетдинов рәсеме

33. «Сөембикәнең Сафагәрәй белән хушлашуы». Н. Хаҗиәхмәтов рәсеме (2004)

34. «Ханбикә Сөембикә улы белән»(тоткынлыкта). Билгесез рәссам(XVII йөз)

Сөембикә образы әдәбиятта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөембикә образы әдәбиятта һәрвакыт популяр булды һәм булачак. Әдипләребез Сөембикә турында язган романнарында, аның исеме белән бәйләп, татар халкының тарихтагы ролен, урынын, рухи һәм мәдәни дөньясының байлыгын күрсәтергә омтылганнар. Татар шагыйрьләре һәм язучылары Сөембикәгә багышлап бик күп әсәрләр иҗат иткәннәр.

  1. Мәҗит Гафури «Сөембикә манарасы»(«Хан мәсҗеде») (1905)

2. Мәҗит Гафури «Тәэссораты». Икенче исеме «Сөембикәнең соңгы сүзләре» (1910)

3. Габдулла Тукай «Кичке азан» (1906)

4. Гамил Афзал  «Сөембикә сылу» (1968)

5. Зөлфәт «Сөембикәнең хушлашу догасы»(1978)

6. Мөдәррис Әгьләмов «Син дә әкиятмени?» (1990)

7. Илдар Юзеев «Сөембикә манарасы янында» (1995)

8. Рәдиф Гаташ «Тарих өне»

9. Сөйдә Зыялы «Ханбикә Сөембикәнең Казан белән хушлашуы».

10. Розалина Шаһиева «Сөем-Сөем-Сөембикә»

11. Илсөяр Иксанова «Сөен, Сөем!»

12. Әхмәт Рәшит "Сөембикә"поэма(1980)

13. Разил Вәлиев «Кайтчы, Сөембикә!»

14. Сания Әхмәтҗанова «Кичер, Сөембикә!»

15. Эльмира Шәрифуллина «Сөембикә сүзе»

16. Эльмира Шәрифуллина «Сөембикә-ханбикә»

17. Ләйсән Юнысова «Сөембикә»

18. Фәүзия Бәйрәмова «Сөембикә каргышы»(1994)

19. Разил Вәлиев «Сөембикә манарасы»

20. Сания Әхмәтҗанова «Сөембикә»

Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Казанда ханбикә исеме белән ике истәлекле урын бар. Аның берсе – Казан кирмәнендәге Сөембикә манарасы булса, икенчесе – Сөембикә бакчасы. Татар тарихчылары мәгълүматларына караганда, бакча Урта Кабан буенда, хәзерге  Әрхәрәй дачасы  урнашкан җирдә булган. Сөембикә бөтен туган-тумачасы белән җәй көннәрендә монда ял иткән..

Казанда,  «Сөембикә» журналы.

Казанда  «Сөембикә» кафесы.

Азнакайда Сөембикә урамы.

Казахстан башкаласы Нур-Солтанда Сөембикә урамы.

Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәрендә «Family Village» коттедж поселогында Ханбикә Сөембикә хөрмәтенә аталган урам бар.

Яр Чаллының Сөембикә проспекты — Татарстанның Яр Чаллы шәһәре Яңа шәһәр өлешендә урнашкан урам. 1992 елда Яр Чаллы топонимика, архитектура һәм сәнгать буенча шәһәр комиссиясе башлангычы белән, 1549—1551 елларда Казан ханлыгы идарәчесе Сөембикә ханбикә (1516—1566) хөрмәтенә «Сөембикә проспекты» итеп үзгәртелә.

Яр Чаллы «Сөембикә мәчете».

Скульптура.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Сөембикә һәйкәле. Касыйм шәһәре.(2022)

2. «Сөембикә». Б.Урманчы»(1980)

3. Сөембикә скульптурасы. Мәскәү шәһәре, Казан вокзалы (Скульптор И.Логвиненко,1997) 2023 елның 23 апрель көнендә архивланган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]