Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы (1957)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы (1957) latin yazuında])
(Татар декадасы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы
фото
Төп мәгълумат
Үткәрү еллары

24 май2 июнь 1957 ел

Ил

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ

Шәһәр

Мәскәү

Тел

татар, рус

Тематика

ТАССР мәдәнияте һәм әдәбияте

Катнашучылар
тәркибе

Татар академия театры, Татар опера һәм балет театры, Минзәлә татар драма театры, Татар филармониясе коллективлары

Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы (рус. Декада Татарского искусства и литературы в Москве) — Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССРның беренче тапкыр Мәскәүдә үзенең сәнгать һәм әдәбият өлкәләрендәге казанышларын күрсәтү тантанасы. 1957 елның 24 май-2 июнь көннәрендә уза.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елдан алып ССРБнең башкаласында төрле автономияле һәм тугандаш республикаларының мәдәният һәм әдәбият өлкәсендәге казанышларын күрсәтү гадәткә керә[1]. Шундый фестивальләр декада атамасын алалар. Беренче булып Украина тугандаш республикасының декадасы уза. ССРБ тарихында 34 декада урын ала: шуларның 25 - тугандаш республикалар тарафыннан һәм 9 декада автономияле республикалар тарафыннан оештырыла[1].

Татар сәнгате декадасы (1941)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар дәүләт филармониясе артистлары Мәскәү декадасында

Беренче "Татар сәнгате декадасы" 1941нче елның августында узагарга тиеш була. Бу тантанага әзерләнүгә зур көч куела. Бу вакыйга татар балет труппасы оешуын тизләтә. Н.Җиһанов Татар опера һәм балет театрының художество җитәкчесе вазифасын ала, театрны И.Әүхәдиев җитәкли. Казанга Мәскәү һәм Ленинград сәхнә осталары Л. Баратов, В. Бебутов, балетмейстер Л. Якобсон чакырыла[2]. Мәскәүдәге чыгышка Ф.Яруллинның "Шүрәле" балеты, Н.Җиһановның "Алтынчәч" операсы, Җ.Фәйзи музыкасына сәхнәләштерелгән Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" әсәре әзерләнә башлыйлар. Бөек Ватан сугышы афәте татар декадасын кичектерергә мәҗбүр итә[2].

Декада.тат.png

Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы (1957)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң, республиканың иҗади көчен сынап карау соравына кайталар. 1955 елның 16 августында ТАССРның Министрлар шурасы һәм Өлкә комитеты "Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы"на әзерлек чараларының үткәреләчәген раслыйлар. Декаданың атамасы яңартыла, "Татар сәнгате декадасы" урынына "Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы" дигән атама кертелә. Республикада әзерлек чаралары башлана, декаданың төп темаларының берсе нефть белән бәйле. Декадага М. Елизарованың "Давыл хәбәрчесе яшьлеге" (М. Горький турында), Р. Ишморатның "Үлемсез җыр" (М.Җәлил турында), Ю.Әминевнең «Язылмаган законнар» (нефтьчелар турында) әсәрләре махсус иҗат ителә.

Әзерләнү комиссиясе хезмәте авыр шартларда уза. Комиссия Татар опера һәм балет театрының түбән әзерлек дәрәҗәсен ассызыклый[2]. Ә.Еники язучылар җыелышында фирканең сәнгатькә катышуына каршы чыга. Күп каршылыклар урын алса да, 1957 елның 24 маенда "Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы" башлана[2].

Төрле чыгышлардан соң, башкаладагы мәдәният эшлеклеләре тарафыннан ТАССРның язучылары, рәссамнары һәм театр коллективлары иҗатлары турында махсус җыелышларда фикерләр алышына[3]. Декаданың йомгаклау концертында башкаланың Зур театрында уза. ССРБнең партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре, Мәскәүдәге илчелек һәм дипломатия башлыклары да була[3].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Катнашучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камал театры артистларының Мәскәү декадасына килүе

Декадада 30дан артык коллектив катнаша, шулар арасында Татар академия театры, Татар опера һәм балет театры, Казан Зур драма театры, Минзәлә татар драма театры, Татар филармониясе коллективлары, иҗади берлекләр — язучылар, көйязарлар, рәссамнар. Катнашучыларның саны 1293 кеше тәшкил итә[2][3]. Тамашачыларның саны 140 меңгә якын дип исәпләнә[2].

Декада сәхнәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Декада Мәскәүнең үзәк концерт заллары һәм театрлар сәхнәләрендә уза[3]:

  • В.И.Немирович-Данченко исемендәге театр;
  • Кече театр;
  • Үзәк балалар театры;
  • Зур театр;
  • Ленин комсомолы исемендәге театр;
  • П.И.Чайковский исемендәге Концертлар залы;
  • Союзлар йортының Колонналы залы;
  • СССБ Сәнгать академиясе заллары.

Спектакльләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар опера һәм балет театры Татар академия театры Казан Зур драма театры Минзәлә татар драма театры
Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсы[4] У.Шекспирның «Король лир» әсәре А.К.Толстойның «Фёдор патша» әсәре М.Фәйзинең «Галиябану» әсәре
Х.Вәлиуллинның «Самат» операсы Н.Исәнбәтнең «Зифа», «Хуҗа Насретдин» әсәрләре М.Горькийның «Карт» әсәре Ю.Әминевнең «Язылмаган законнар»[5]
Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты М.Әмирнең «Миңлекамал» әсәре А.Н.Афиногеновның «Үз балаларының әнисе» әсәре
К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» әсәре Р.Ишморатның «Үлемсез җыр» әсәре[6]
М.Н.Елизарованың «Давыл хәбәрчесенең яшьлеге»

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Декада татар халкының тарихында зур бәйрәм булып кына калмый, ул татар халкының репрессияләрдән, дәһшәтле сугышлардан соң әкренләп терелеп бару вакытындагы җитди адымнарның берсе булып тора[7]:

«Декада нәтиҗәләре турында сөйләшү киң колач алды. Кайбер иптәшләр белән бәхәсләшеп, фикер алышып, мин бер тезисны якладым: милли мәдәниятнең теләсә кайсы өлкәсендәге уңышлар һәм кимчелекләр мәктәп белән тыгыз бәйләнгән. Татар мәктәбе гаять тирән кризис кичерә. Ашыгыч чаралар кабул итмәгәндә, берничә елдан татар мәктәпләре бөтенләй юкка чыгачак, туганлык җепләрен югалткан, ата‑ана телен белмәгән, милли шигърияттә, прозада, музыкада, драматургиядә шедеврлар иҗат итәргә сәләтсез, татар классикасы әсәрләре белән танышу мөмкинлегеннән тулысынча мәхрүм ителгән буын үсәчәк. Әлеге Декадада һәркемдә соклану уяткан мәдәни кыйммәтләрне арттырырга телибез икән, иң әүвәл эшне мәктәптән башларга кирәк», — С.Д.Игнатьев, КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре, татар декадасына багышланган бюро утырышында.[7]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]