Удмуртиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Удмуртиядә ислам latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Ижау җәмигъ мәчете

Удмуртиядә ислам (удм. Удмуртиын ислам, рус. Ислам в Удмуртии) ― Россия Федерациясе субъекты Удмуртия Республикасы территориясендә ислам дине. Ислам удмуртлар һәм бисермәннәрнең мәҗүси ышанулары, соңрак рус православиесе һәм иске йолалыгы, соңрак лютеранлык белән беррәттән, Удмуртия Республикасы территориясендә традицион конфессия булып тора[1].

Республикада 60тан артык милләт вәкиле яши. 2010 елгы мәгълүматлар буенча: руслар — 62,2 % (912 539), удмуртлар — 28 % (410 584), татарлар — 6,7 % (98 831), украиннар — 0,6 % (8 332), марилар — 0,6 % (8 067), башкортлар — 0,2 % (3 454), бисермәннәр — 0,1 % (2 111)[2].

2012 елгы сораштыру нәтиҗәләре буенча, республика халкының 4,3 % ы үзләрен Ислам дине тарафдары дип атаган[3]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте логотибы

Хәзерге Удмуртия территориясендә ислам таралуы этноконфессиональ характерда булган. I меңьеллыкның соңгы гасырында ук төркиләрнең Идел-Урал төбәгенә күчеп килүе күзәтелә. Аннары Идел буе Болгары һәм аннан соңгы төрки дәүләтләрнең биләмәләре удмурт җирләренә (XVI гасырда Казан ханлыгы җимерелгәнче) таралган булган. Этномәдәни элемтәләр нәтиҗәләре көньяк удмуртларның мәдәниятендә, көнкүрешендә, телендә, мифологиясендә сизелә башлый[4].

Казан ханлыгының халыкны исламлаштыру сәясәте дә, соңрак татарлар төркеменең үз этник ватаныннан Удмуртиянең көньягына күченүе дә төбәкнең конфессия киңлегендә Исламның көчәюенә ярдәм итә[4].

Болгар-татар Нократ бәклеге оешканнан соң (1361 ел)[5], шулай ук Вятка губернасында татарларның фин-угыр җирләренә, Удмуртиянең төньягына (XV-XVI гасырлар) миграция процессы бара.

ХХ гасыр башында Глазов өязендә (хәзерге Удмуртиянең Глазов, Балезино, Юкамен районнары) татарлар яшәгән 24 торак пункты булган, аларда 30га якын мәчет төзелгән. Мөселман дин әһелләре (указлы муллалар, имамнар) Уфа шәһәрендәге Диния нәзарәтенә буйсынганнар, Вятка губернаторы белән килешү буенча, Уфада чираттагы дини дәрәҗәгә аттестация үткәннәр. Глазов өязе татар диаспорасының дини, сәүдә һәм мәдәни үзәге Кистем авылы (хәзерге Балезино районында) булган[6].

Соңрак татарлар хәзерге Удмуртиянең көньягында (Грахово, Каракүл, Кыяс районнарында) күченеп килгәннәр. 1917 елга кадәр Татар Туймабашы[d] (хәзерге Алнаши районы) һәм Тауҗамал[d] (хәзерге Кыяс районы) авылларында мәчетләр төзелгән[7].

Моннан тыш, татар халкының тупланып яшәгән урыннары Сарапул, Можга, Воткинск шәһәрләрендә булган. 1909 елда Сарапул шәһәрендә җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оештырыла, ул шәһәр татарларының рухи-агарту үзәген ача, мәчет төзү өчен акча җыя. Ләкин 1917 елгы Октябрь революциясе бу ниятләргә комачаулый[4].

Ижауның Дүртенче урамында Татар бистәсе булган, анда 1856 елда корал заводы[d] акчасына мәчет төзелгән, икенче мәчетне 1916 елда Татар бистәсенең Бишенче урамында мөселманнар үзләре төзегән[4].

1920―1930 еллардагы репрессияләр һәм дингә каршы акцияләр мөселманнарга да кагыла. 1920―1950 елларда «дини культ хезмәткәре» һәм «кулак» саналып, 9 мәчет хезмәткәре зыян күрә, Можга шәһәреннән, Юкамен, Глазов, Балезино районнарыннан 6 имам һәм аларның туганнары эзәрлекләүгә дучар була. 1930-елларда барлык диярлек мәчетләр һәм гыйбадәтханәләр ябылган. СССР Министрлар Советы каршындагы Дин эшләре буенча Совет эшчәнлеге вакытында (1944―1990 еллар) Удмуртиядә барлыгы 8 мөселман җәмгыяте генә теркәлгән[4].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, 2008 елдан Удмуртия мөфтие

Россиянең яңа дини сәясәт курсы биргән мөмкинлекләр билгеле бер дәрәҗәдә Удмуртия мөселманнарының рухи тормышын торгызу мөмкинлеген бирә. 1991 елда, БДБның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте төбәк бүлекчәсе буларак, Пермь, Киров өлкәләре һәм Удмуртия мөселман берләшмәләренең мөхтәсибәт идарәсе (үзәге Пермь шәһәрендә) оештырыла[4].

1990-еллар уртасыннан төбәк идарә структураларын булдыру процессы башланганнан соң, Ижау шәһәренең әйдәп баручы мөселман җәмгыяте «Удмуртия мөселманнары Диния нәзарәте (ДУМУ) – Ижау мөфтияте»н оештыру инициативасы белән чыга, ул Удмуртия Республикасы Юстиция министрлыгында 1994 елның 24 августында дәүләт теркәвен уза. Яңа берләшмә, традицион тарихи элемтәләрен саклап, Россия һәм БДБ Европа илләре Үзәк Диния нәзарәте (элекке ДУМЕС) юрисдикциясендә кала[4].

2004 елның 1 гыйнварына Удмуртия территориясендә 24 мөселман җәмгыяте эшләгән, шуларның 18е дәүләт теркәвен узган, 6сы дәүләт теркәвеннән башка эшләгән. Ижау мөфтиятенә 17 мәхәллә караган. 1 мәхәллә («Гадел» мәхәлләсе, имам-хатыйб Рифат Рәис улы Абитов, 426036, Ижевск, Демократическая ур., 47-25) Мәскәүдә оешкан «Мәчетләр ассоциациясе» Диния нәзарәтенә караган, хәзер гамәлдән чыгарылган[8].

Удмуртиянең мөселман җәмгыяте күпмилләтле. Татарлардан тыш Удмуртия мәчетләренә башкортлар һәм үзбәкләр, таҗиклар һәм казакълар, азәрбайҗаннар, төрекмәннәр, уйгырлар йөри, соңгы вакытта алар арасында удмуртлар да, руслар да күренә. Бүгенге көндә (2023) Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте составында 30дан артык мәхәллә теркәлгән[1].

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ХХ гасыр башында хәзерге Балезино районы Үрьякала исемле бисермәннәр авылында «1323 ел» белән даталанган Идел-Болгар чоры кабер ташы табылган (рус. Гординский камень). Хәзер таш Удмурт Республикасы Милли музеенда саклана. Нәкъ менә шушы таш буенча галим-тарихчылар 700 ел элек хәзерге Удмуртиянең төньягында Ислам таралган булган дип бәяләгәннәр, чөнки кешеләрне мөселман гореф-гадәтләре буенча җирләгәннәр[9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]