Әхмәтҗан Касыйми

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтҗан Касыйми latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әхмәтҗан Касыйми
Ә.Касыйми.jpg
Көнчыгыш Төркистан инкыйлаби җөмһүрияте президенты
Вазыйфада
1946–1949
Аңа кадәр Әлихан түрә
Дәвамчысы вазифа бетерелгән
Туган 14 апрель 1914(1914-04-14)
Голҗа, Шеңҗаң[d], Кытай Җөмһүрияте
Үлгән 27 август 1949(1949-08-27) (35 яшь)
ССРБ Өркет өлкәсе
Әти Мәхмүт ахун Надир
Белем И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты

Әхмәтҗан Касыйми (Әхмәтҗан Мәхмүт улы Надир, (уйг. ئەخمەتجان ﻗﺎﺳﯩﻤﻰ, кыт. 阿合买提江•哈斯木, ССРБда яшәгән чорда Әхмәтҗан Касыймов) — уйгур сәяси һәм хәрби эшлеклесе, Көнчыгыш Төркистан инкыйлаби җөмһүрияте (уйг. شەرقى تۈركىستان جۇمھۇرىيىتى, «Шәрқий Түркистан җумһурийити») президенты (1946-1949). Полковник (КТИҖ) (1945). Тарих фәннәре кандидаты (ССРБ).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КТИҖ хөкүмәте. Ә. Касыйми (баскан) - сулдан өченче
Чан Кайши (у) белән

1914 елның 14 апрелендә Көнчыгыш Төркистанның Голҗа шәһәре Тогракорук мәхәлләсендә туган. Милләте Или уйгуры. Әтисе Мәхмүт ахун Надир 1920 елда вафат була. Әнисе Шарваниханны балалары белән бабасы Касыйм[1] үз янына ала. Абыйсы Гомәр Касыймга ияреп, ССРБга килә. 1922 елда Хоргос (РСФСР) шәһәрендә башлангыч мәктәпне, Җаркәнт шәһәрендә җидееллык мәктәпне (1926), Алматыда техникум (1932), Ташкәнтта Урта Азия дәүләт университетының рабфагын (1937), Мәскәүдә Көнчыгыш телләре институтын (1940) тәмамлаган. Казанда да укыган дигән мәгълүмат бар.[2] Аспирантура бетереп, уйгурлар тарихы буенча диссертация язган. Мәскәүдә Коминтерн сафларына керә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнчыгыш Төркистанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елны яшерен хәлдә Ватанына кайтып, башта Чөчәк (рус. Чугучак) шәһәрендә сәяси эш алып бара, яшерен «Көнчыгыш Төркистан азатлыгы оешмасы» әгъзасы була (1943-1944). 1943 елда Голҗада урнаша, күп төрле һөнәрләр алмаштыра: балта остасы, пыяла куючы, газета хәбәрчесе була. 1943 елның декабрендә Голҗада Гоминьданчылар тарафыннан кулга алынып, Дихуада (хәзерге Өремҗе (уйг. Үрүмчи) 2- санлы төрмәгә ябыла, анда каты газаплауга дучар ителә. 1944 елның октябрендә, Или вилаяте баш күтәрүчеләре белән сөйләшүләрдән соң, азат ителә, Дихуадан Голҗага кайта. Совет хөкүмәтенең ярдәме белән Көнчыгыш Төркистанның (Өч вилаятьнең) иң югары идарәсенә үтә. 1945 елның гыйнварында Көнчыгыш Төркистан (Өч вилаять) вакытлы хөкүмәте әгъзасы була, хәрби эшләр бүлеменең башлыгы, Көнчыгыш Төркистан (Өч вилаять) инкыйлаби җөмһүриятенең генераль сәркатибе урынбасары, тышкы эшләр министры (1945) вазифаларына билгеләнә.

Югары вазифалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Көнчыгыш Төркистан (Өч вилаять) инкыйлаби җөмһүриятенең (КТИҖ) беренче президенты Әлихан түрә уздырган ислам-төрек юнәлешендәге сәясәттән аермалы буларак, Ә. Касыйми, дөньяви милләтче буларак, өч вилаятьнең (Алтай, Торбагатай, Или) икътисад, мәдәният, мәгариф эшләрен тәрәккый иттерү, Милли армия кору өчен көч куя. 1946 елның августында, Әлихан түрәне совет махсус хезмәтләре урлаганнан соң, җөмһүриятнең (икенче) президенты (уйг. «Шинҗаң иттипақи»ниң мәркизий комитет рәиси вә «Шинҗаң иттипақи» мәркизий тәшкилат комитетиниң рәиси) вазифасында кала.
  • КТИҖ хәрби комитеты әгъзасы (1945-1949).
  • Шеңҗан хакимияте белән сөйләшүләр алып баручы КТИҖ хөкүмәте делегациясе әгъзасы, соңыннан җитәкчесе (1945-1946).
  • Шеңҗан коалицион хөкүмәтенең рәис урынбасары (1946).
  • Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Кытай коммунистлар фиркасе Гоминьданны җиңә. Ә. Касыйми ССРБ хөкүмәтеннән Көнчыгыш Төркистанның Кытайдан бәйсезлеген яклавын яки ССРБга кабул итүне өмет итә.

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 22 августында Көнчыгыш Төркистан инкыйлаб җөмһүриятенең делегациясе башында Голҗадан Алматы-Новосибирск -Өркет аркылы Бейпиң (хәзерге Бейҗиң) га Кытай халык сәяси мәслихәт киңәшенең 1 гомуми җыелышына оча. 27 августта Көнчыгыш Төркистан инкыйлаби җөмһүрияте хөкүмәте утырган совет Ил-12 аэропланы Байкал тирәсендә һәлакәткә очрый (рәсми версия).

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Азатлык (Azadliq) ордены (КТИҖ).
  • Тугрылык (Sadaqat) ордены (КТИҖ).
  • Бәйсезлек (Istiklaliyat) ордены (КТИҖ).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Маһинур, балалары Гадел һәм Гадәләт.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Касыйм - бабасының исемен фамилия итеп алган
  2. Үзәк Азия сайтында