Әхнәф Бәйрәмов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхнәф Бәйрәмов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әхнәф Бәйрәмов
Әхнәф Бәйрәмов
Ахняф Байрамов.jpg
Әхнәф Бәйрәмов
Тугач бирелгән исеме: Әхнәф Арслан улы Бәйрәмов
Туу датасы: 30 сентябрь 1923(1923-09-30)
Туу урыны: Чакмагыш районы, Чиялекүл
Үлем датасы: 17 февраль 2010(2010-02-17) (86 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Милләт: татар[1]
Ватандашлык: РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1954-2010
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, очерк
Иҗат итү теле: татар теле, башкорт теле
Дебют: «Җиңүчеләр» (1954)
Премияләр: ВЦСПС һәм ССРБ язучылар берлеге премиясе (1980)
Бүләкләр: I дәрәҗә Ватан сугышы ордены(1985)II дәрәҗә Ватан сугышы ордены(1944)

Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

(1943)(1945)

Әхнәф Бәйрәмов (Әхнәф Арслан улы Бәйрәмов, баш. Әхнәф Арыҫлан улы Байрамов) – Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучысы. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1983). Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елның 30 сентябренда БАССР Бәләбәй кантоны (хәзерге Чакмагыш районы) Чиялекүл авылында туган. Рәҗәп урта мәктәбен (1941) тәмамлый. Совет Армиясенә алына. Зылатауста хәрби инженерлар мәктәбен (1942) тәмамлагач, сугышка китә.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көньяк-көнбатыш, Сталинград фронты, I һәм II Украина фронтларында полкның инженерлар хезмәте башлыгы һәм инженер минерлар ротасы командиры вазыйфасында[2] хезмәт итә. Сталинград өчен барган сугышта каты яралана. Польша, Румыния, Маҗарстан, Чехословакия җирләрен азат итүдә катнаша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944), 2 тапкыр Кызыл Йолдыз ордены (1943, 1945) белән бүләкләнә.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елда хезмәттән азат ителә. Уфада паровозлар ремонтлау заводы тулай торагына тәрбияче булып эшкә керә. «Кызыл таң» газетасының сәнәгать бүлегендә (1950-1962) әдәби хезмәткәр була. 1968-1983 елларда БАССР язучылар берлегендә матур әдәбиятны пропагандалау бүлеген җитәкли.[3]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шигырьләре 1940 елда «Яшь төзүче» газетасында басыла. Сугыштан соңгы елларда проза, бигрәк тә очерк жанрында эшләп таныла. Очерклары «Җиңүчеләр» (1954), «Күмелмәс эзләр» (1957), «Энҗеләр» (1969) китапларына тупланган. Машина төзүче эшчеләр турында «Чыныгу еллары» романы (1972, рус. «Годы возмужания», М., 1979) язды. Әлеге роман ССРБ язучылар берлеге премиясе лауреаты (1980) исеменә лаек була. «Оксана», «Сукмактагы йолдызлар» (1976) повестьлары да укучыга ошый. «Кала күчтәнәче» (1978), «Серле ачкычлар» (1988) исемле хикәяләр җыентыклары чыкты.

2008 елда Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» дәүләт нәшриятында «Чыныгу еллары» исемле романы татар телендә 2 мең данәдә басылып чыкты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1957)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф. Исәнгулов. «Чыныгу еллары» китабына кереш сүз. Уфа, 1983.(рус.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]