Җәлилчеләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәлилчеләр latin yazuında])
(Cälilçe битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Казанның 1 Май мәйданында җәлилчеләр истәлегенә куелган монумент

Җәлилчеләр (башка атама – кормашчылар, алман. Kurmaschew und 10 andereКормашев һәм калган унысы) – Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Берлиндагы Плөтцензее төрмәсендә гильотиналау аркылы һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше.

1944 елның 25 aугыcында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) җырлап үтәләр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр![1].

Җәлилчеләр исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме Үлем датасы Үлем сәгате Туган ягы
Гайнан Кормаш 1944 нче ел, 25 нче aугыc 12 сәгать 06 минут Актүбә, Казакъстан
Фоат Сәйфелмөлеков 1944 нче ел, 25 нче aугыc 12 сәгать 09 минут Ташкәнт, Үзбәкстан
Абдулла Алиш 1944 нче ел, 25 нче aугыc 12 сәгать 12 минут Көек, Татарстан
Фоат Булатов 1944 нче ел, 25 нче aугыc 12 сәгать 15 минут Мәләвез, Башкортстан
Муса Җәлил 1944 нче ел, 25 нче aугыc 12 сәгать 18 минут Мостафа, Ырымбур өлкәсе
Гариф Шабаев 1944 нче ел, 25 нче aугыc 12 сәгать 21 минут Иске Турай, Башкортстан
Әхмәт Симаев 1944 нче ел, 25 нче aугыc 12 сәгать 24 минут Усть-Рахмановка, Πинзə өлкәсе
Абдулла Баттал 1944 нче ел, 25 нче aугыc 12 сәгать 27 минут Зур Тигәнәле, Татарстан
Зиннәт Хәсәнов 1944 нче ел, 25 нче aугыc 12 сәгать 30 минут Иске Кәшер, Татарстан
Әхәт Атнашев 1944 нче ел, 25 нче aугыc 12 сәгать 33 минут Петропавловск, Казакъстан
Сәлим Бохаров 1944 нче ел, 25 нче aугыc 12 сәгать 36 минут Миякә, Башкортстан

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәре башкарма комитетының 2015 елның 11 июнендәге 2370 санлы карары белән Яңа Наратлык кече районындагы урам җәлилчеләр хөрмәтенә аталган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]