Эчтәлеккә күчү

Eurovision җыр бәйгесе 2013

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Eurovision җыр бәйгесе 2013 latin yazuında])
Eurovision җыр бәйгесе 2013
Дата 2013 елның мае
1-нче Ярымфинал 2013 елның 14 мае
2-нче Ярымфинал 2013 елның 16 мае
Финал 2013 елның 28 мае
Финалны алып баручылар Петра Меде
Директор Йон Ула Санн
Телеканал хуҗасы SVT
Үткәрү урыны Мальме, Швеция байрагы Швеция
Җиңгән җыр Дания байрагы Only Teardrops (Дания)
Тавыш бирү системасы тамашачылар / хөкемдарлар: 50 / 50
Дәүләтләр саны 39
Кире кайту Әрмәнстан байрагы Әрмәнстан
Eurovision җыр бәйгесе 2013
2012        2014

«Eurovision җыр бәйгесе 2013» (ингл. Eurovision Song Contest 2013; фр. Concours Eurovision de la chanson 2013; швед. 2013 Eurovisionsschlagerfestivalen) — 58 нче Eurovision җыр бәйгесе. Ул 2013 елның маенда Швеция шәһәре Малмөдә үтте. Бәйгене Швециядә үткәрү хокукына Евровидение 2012 бәйгесендә аның вәкиле Лорин китергән[1].

Моңа кадәр Eurovision җыр бәйгесе Швециядә инде 4 тапкыр үткәрелгән иде: 1975, 1985, 1992, 2000 елларда.

Бәйгенең ярымфиналлары 2013 елның 14 маенда һәм 16 маенда үтте. Финал 18 май көнне узган. Бәйге Мальмө шәһәренең Malmoe Arena аренасында үтте[2]. Беренче урынны «Only Teardrops» җыры белән Дания җырчысы Эммили де Форест яулады, ул 281 балл җыйды.

Файл:Malmoarena.jpg
«Мальме Арена» сәхнәсе

Ярышта Татарстанда туган җырчы Динә Гарипова Россия вәкиле булып катнашты. 15 майда Динә финалга узды. Финалда җырчы 5 нче урынны алды (174 балл).

2012 елның 8 июлендә бәйге Швециянең Мальме шәһәрендә үтәчәге игълан ителде. Үткәрү урыны булып «Мальме Арена» сайланды.

Бәйгене үткәрү «SVT» каналыннан 15 млн евро акча таләп итте, шәһәр хакимияте 3,1 млн евро тотты. Шулай ук бәйгенең эре иганәчеләре дә проектка зур акча бирделәр — швед-фин телефоннар ширкәте Telia Sonera, Schwarzkopf, Isa Dora һәм башкалар.

Калып:Sect-stub

Дәүләт Тел Җырчы Җыр Тәрҗемәсе Баллар Урын
01 Франция байрагы Франция Француз Амандин Буржуа «L’enfer et moi» «Җәһәннәм һәм мин» 14 23
02 Литва байрагы Литва Инглиз Андрюс Появис «Something» «Нәрсәдер» 17 22
03 Молдавия байрагы Молдавия Румын Алена Мун «O mie» «Мең» 71 11
04 Финләндия байрагы Финляндия Инглиз Криста Сиегфридс «Marry Me» «Өйлән миңа» 13 24
05 Испания байрагы Испания Испан «El Sueño de Morfeo» «Contigo hasta el final» «Ахыргача синең белән» 8 25
06 Бельгия байрагы Бельгия Инглиз Роберто Беллароза «Love Kills» «Мәхәббәт үтерә» 71 12
07 Эстония байрагы Эстония Эстон Биргит Ыйгемеэль «Et uus saaks alguse» «Яңа башлау» 19 20
08 Калып:Байрак/Беларус Беларус Инглиз Алена Ланская «Solayoh» «Солэйо» 48 16
09 Мальта байрагы Мальта Инглиз Джанлука Беззина «Tomorrow» «Иртәгә» 120 8
10 Россия байрагы Россия Инглиз Динә Гарипова «What If» «Әгәр дә...» 174 5
11 Алмания байрагы Алмания Инглиз «Cascada» «Glorious» «Шәп» 18 21
12 Әрмәнстан байрагы Әрмәнстан Инглиз «Дорианс» «Lonely Planet» «Ялгыз планета» 41 18
13 Нидерландлар байрагы Нидерландлар Инглиз Анук «Birds» «Кошлар» 114 9
14 Румыния байрагы Румыния Инглиз Чезар «It’s My Life» «Бу минем тормышым» 65 13
15 Бөек Британия байрагы Бөекбритания Инглиз Бонни Тайлер «Believe in Me» «Ышан миңа» 23 19
16 Швеция байрагы Швеция Инглиз Робин Шернберг «You» «Син» 62 14
17 Маҗарстан байрагы Маҗарстан Маҗар ByeAlex «Kedvesem» «Яратканым» 84 10
18 Дания байрагы Дания Инглиз Эммили де Форест «Only Teardrops» «Күз яшьләре генә» 281 1
19 Исландия байрагы Исландия Исланд Эйтоур Инги Гюннлейгссон «Ég á líf» «Минем гомерем бар» 47 17
20 Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан Инглиз Фәрид Мамедов «Hold Me» «Кочакла мине» 234 2
21 Греция байрагы Греция Грек «Koza Mostra» һәм Агафонас Иаковидис «Alcohol Is Free» «Бушлай алкоголь» 152 6
22 Украина байрагы Украина Инглиз Злата Огневич «Gravity» «Гравитация» 214 3
23 Италия байрагы Италия Итальян Марко Менгони «L'essenziale» «Иң мөһиме» 126 7
24 Норвегия байрагы Норвегия Инглиз Маргарет Бергер «I Feed You My Love» «Мәхәббәтем белән сине туйдырам» 191 4
25 Грузия байрагы Грузия Инглиз Софо Геловани һәм Нодико Татишвили «Waterfall» «Шарлавык» 50 15
26 Ирландия байрагы Ирландия Инглиз Райан Долан «Only Love Survives» «Мәхәббәт кенә исән калачак» 5 26

Евровидение 2013 бәйгесендә Дания җырчысы Эммили де Форест «Only Teardrops» җыры белән җиңде.