Француз Гвианасы: юрамалар арасында аерма
к r2.6.8) (Робот: ku:Guyaneya Fransî-ны ku:Guyanaya Fransî-ка үзгәртте |
к r2.7.1) (робот өстәде: ne:फ्रेन्च गुयना |
||
Юл номеры - 145: | Юл номеры - 145: | ||
[[ms:Guiana Perancis]] |
[[ms:Guiana Perancis]] |
||
[[nds:Franzöösch-Guayana]] |
[[nds:Franzöösch-Guayana]] |
||
[[ne:फ्रेन्च गुयना]] |
|||
[[nl:Frans-Guyana]] |
[[nl:Frans-Guyana]] |
||
[[nn:Fransk Guyana]] |
[[nn:Fransk Guyana]] |
5 дек 2012, 10:43 юрамасы
|
Гвиана (еш кына Француз Гвианасы (фран. Guyane Française) дип атала) – Франциянең диңгез арты территорияләреннән иң эресе. Көньяк Американың төньяк-көнчыгышында урнашкан. Административ үзәге – Кайенна шәһәре. Көнбатышта Суринам белән, көньякта һәм көнчыгышта Бразилия белән чиктәш, төньякта һәм төньяк-көнчыгышта Атлантик океан сулары белән юыла.
Тарих
- 1499 – Гвиана испаннар тарафыннан ачыла, ләкин аларның игътибарын җәлеп итми.
- 1604 – беренче француз колонистларының урнашуы. Алар плантация хуҗалыкларына эшче көч буларак негрларны китерәләр.
- 1848 – Франциядә коллык юкка чыгарыла.
- 1852 – Гвиана Франциянең сөрген җиренә әйләндерелә.
- 1855 – алтын чыганаклары табыла.
- 1946, 19 март – Гвиана Франциянең диңгез арты департаментына әйләндерелә.
- 1964 – экваторга якынлыгы аркасында Гвианада Франциянең космодромы төзелүе турында карар кабул ителә.
Сәяси корылыш
Француз президенты департамент белән идарә итүче префектны билгели.
Гвианы халкы Франциянең парламенты булган Милли Ассамблеяга ике депутат һәм бер Франция сенаторын сайлыйлар.
Җирле хакимиятне Гвиана халкы сайлап куючы Генераль Шура (19 әгъза) һәм Җирле Шура (34 әгъза) башкара.
Халык
Департаментның халкы яр буенда урнашкан тар җир тасмасында яшиләр. Эчке территорияләр нигездә кешесез.
Халыкның яртысыннан артыгы – мулатлар (креоллар). Алардан соң сан буенча ак кешеләр (12%), һиндстанлылар, кытайлар, негрлар һәм индеецлар бара.
Табигый ресурслар һәм икътисад
Алтын, бокситлар, нефть, ниобий, тантал запаслары бар, ләкин бокситлар гына табыла, шулай ук аз күләмдә алтын һәм тантал (индивидуаль рәвештә).
Территориянең 90%тан артыгы урманнар белән капланган.
Шикәр камышы үстерелә, тулысынча диярлек ром җитештерүгә китә. Шулай ук бананнар, дөге, маниока, цитруслар үстерелә.
- ↑ Rapport annuel 2009 IEDOM Guyane. IEDOM. 12 August 2010 тикшерелгән.