Лениногорск районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лениногорск районы флагы latin yazuında])
Лениногорск районы флагы
Нигезләнү датасы 2005
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Лениногорск районы

Лениногорск районы флагыТатарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Флаг 2005 елның 4 июлендә Лениногорск халык депутатлары берләштерелгән Советының 41 нче карары белән расланган.[1]

Флаг 1946 нчы номер белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 18 нче номер белән кертелгән.


Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге туры почмаклы яшел тукыма, нигезе белән флаг сабы ягында яклары эчкә бөгелгән һәм очына таба тарайган кара каймалы өчпочмак сурәтләнгән; кара кайма тукыманың кызыл һәм яшел өлешләреннән ак контур белән бүленгән. Өчпочмакның очы буш читкә тукыма озынлыгының 1/27 өлеше кадәр барып җитми, кайманың максималь киңлеге (контурлардан башка) — тукыма озынлыгының 2/9 өлеше, контурларныкы — 1/45 өлеше».[2]

Символиканы нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лениногорск районының хәзерге тарихы 1940 нчы елларда беренче чиратта, Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә Ромашкино нефть чыганагын ъзләштерә башлау бәйле. Геральдик фигураның гербтагы символикасы күп мәгънәгә ия: фигура сызыклары төп табигый байлык булган нефть фонтанының агымнарын хәтерләтә;сурәтләп ясалган ике яшел калкулык районның үзенчәлекле ландшафтын күрсәтә — биеклекләрне тасвирлап, елга үзәне платосы белән каймаланган биек текә ярларны чагылдыра; төзелеш аллегорик рәвештә салмак кына тарала торган юллар тармагын күрсәтә - районда транспорт челтәре үсеш алган, монда республика һәм өлкә әһәмиятендәге тимер юл линияләре һәм автомобиль трассалары уза.

Лалә чәчәгенең һәм яфракларының стильләштерелгән сурәте хәзерге вакытта да сакчыллык белән саклана торган тирән милли традицияләрне күрсәтә. Шулай ук лалә чәчәге һәм кырның яшел төсе җирле флора һәм фаунаның байлыгын һәм төрлелеген күрсәтә.

Геральдикадагы сары алтын төс байлык, тотрыклылык, хөрмәт, интеллект символлаштыра.

Ак көмеш төс — камиллек, вөҗданлылык, чисталык, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Флагтагы кызыл төс — батырлык, шатлык, оптимизм, хезмәт һәм матурлык символы.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы.

Кара төс — мәңгелек, зирәклек, Ирек символы

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лениногорск районы гербы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]