Россия ЭЭМ Уфа юридик институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия ЭЭМ Уфа юридик институты latin yazuında])
(Русия ЭЭМ Уфа юридик институты битеннән юнәлтелде)
Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы Уфа юридик институты
Эшләү еллары 1971 ел
Адрес 450103, Башкортстан, Уфа, Мөхсинов ур., 2
Сайт ufali.ru

Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы Уфа юридик институты — Башкортстанның Уфа шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. 1971 елда нигезләнгән.

Уку йортының гамәлгә куючысыРоссия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905 елның 15 июнендә Уфада түбән полиция чиннарын башлангыч әзерләү оештырыла.

1913 елның 12 гыйнварында Уфа губернасы губернаторы П. П. Башилов тарафыннан «Уфа шәһәренең полиция сагы урядниклары мәктәбе турында кагыйдә» раслана.

Өфенең А. М. Матросов исемендәге тәрбия-хезмәт колониясе базасында, ССРБ эчке эшләр министрлыгының 1970 елның 22 сентябрендәге боерыгы белән, ССРБ эчке эшләр министрлыгының Уфа урта махсус җитәкчелек составын әзерлек мәктәбе оештырыла.

1984 елда клуб һәм ашханә бинаһы файдалануга тапшырыла, 1986 елның азагында 512 урынлык курсантлар өчен оя сафка индерелә, ә 1988 елда 800 урынлык яңа уку корпусын төзү тәмамлана, ул югары мәктәп һәм институтның аудитория фондының нигезен тәшкил итә.

ССРБ Министрлар Советының 1987 елның 1 октябрендәге 1107-се санлы карары нигезендә һәм ССРБ эчке эшләр министрлыгының 1988 елның 12 гыйнварындагы 014-се санлы боерыгы белән Уфа Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы югары мәктәбе дип үзгәртелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1996 елның 17 маендагы 589 нчы карарына ярашлы, югары мәктәп юридик институт итеп үзгәртеп корыла һәм турыдан Россия эчке эшләр министрлыгының кадрлар белән тәэмин итү Департаменты буйсынуында була.

1998 елдан алып «Россия ЭЭМ-ның Уфа юридик институты хәбәрләре» фәнни-гамәли журналы басылып чыга, анда юридик фән һәм практиканың көнүзәк проблемалары буенча материаллар басыла.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]