ССРБ таркалуы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

ССРБ таркалуы — ССРБның икътисадта, социаль структурасында, Совет Берлегенең иҗтимагый һәм сәяси өлкәләрдә булган системалы дезинтеграция процесслары. Ахыргы нәтиҗәдә, 1991 елда ССРБ үз барлыгын туктатты; 1991 елның 25 декабрендә ССРБ президенты Михаил Горбачёв үз отставкасы турында игълан иткән, 26 декабрендә ССРБ Югары Шурасы ССРБның барлыгын туктату декларациясен кабул иткән.

Алтарих[үзгәртү]

Сәбәпләр[үзгәртү]

  • Милли сепаратизмның һәм, перестройка барышында совет икътисадының уңышсыз реформалары нәтиҗәсендә — төбәкләрнең икътисади изоляционизмының барлыкка килүе;
  • Үзктәге һәм милли-төбәктәге элиталар арасында хакимият өчен көрәш;
  • Коммунистик идеологиясенең кризисы;
  • Үзәк һәм милли республикалар вәкаләтләрендә акыллы баланс булмавы. Үзәк хаимиятенең милли берәмлекләргә карата диктат сәясәте.

Вакыйгалар үсеше[үзгәртү]

ССРБ дөнья харитасында

1985 елда КПСС генераль сәркатибе Михаил Горбачёв һәм аның тарафдарлары перестройкә сәясәтен башланганнар; халкының сәяси активлыгы киске арткан, массакүләм радикаль һәм милләтчел оешмалар барлыкка килгәннәр. Системаны үзгеәртеп кору омтылышлары кризисның тирәнәюгә китергәннәр.

Гомум кризис[үзгәртү]

ССРБ таркалуы гомум сәяси һәм икъстисад кризисы шартларында узган. 1989 елда ССРБда беренче тапкыр икътисади кризис башлавы турында игълан ителә (икътисад үсеше төшү белән алышына). Тавар дефициты иң биек ноктага җитә — илнең барлык төбәкләрдә диярлек талоннар буенча тәэмин итү кертелгән.

1991 елда ССРБда демографик кризисы башлап китә (үлүчеләр саны туучылар саныннан артыграк).

Чит илләрнең эчке эшләрендә катнашмау сәясәте ССРБ яклы режимнарның массакүләм төшерүгә китергән.

Милләтара низаглар[үзгәртү]

ССРБ территориясендә берничә милләтара низаглар башлап китә.

1989 елның декабрендә М. Горбачёв Казакъ ССРның беренче сәркатибе вазыйфасына Казакъстанга бернинди бәйләнешне дә булмаган Геннадий Колбинны билгеләнә. Моңа риза булмаганнар 16 деабрендә демонстрациягә чыкканнар, ул эчке гаскәрләр куллануы белән бастырылган. 1989 елның июнендә Казакъстанның Яңаүзән шәһәрендә казакълар һәм Кавказдан килүчеләр арасында милләтара бәрелеш башланып киткән; аны бастыру өчен бронетранспортёрлар, танклар, сугыш вертолөтлар һ.б хәрби техника кулланылган. Шул ук елның июлендә Сухумида грузиннар һәм абхазлар арасында бәрлешләр булганнар.

Иң зур кискенлек белән Таулы Карабах низагы аерылган — низаг барышында зара этник чистартулар алып барылганнар. 1989 елда Әрмән ССР-ы Югары Шурасы Таулы Карабах кушылуы турында игълан иткән һәм Нахчыван АССРга карата икътсади блокада керткән; Азәрбайҗан Халык фронты, үз чираттан Әрмәнстанга карата икътсади блокада керткән. 1991 елның апрельдә ике совет республика арасында фактик рәвештә сугыш башланган.

1989 елның маенда Фергана үзәнлегендә тәртипсезлекләр башлап китәләр — үзбәкләр һәм Месхетия төрекләре арасында мөәсәбәтләре кискенләшә. Июньдә биредә массакүләм төрек погромнары булганнар.[1] Киләсе елның мае Әндиҗанда яһуд һәм әрмән погромы булган. Ай үткәч, Кыргыз ССР территориясендә үзбәк-кыргыз бәрелешләр пәйда булганнар. 1990 елның 13-20 гыйнварында Бакы шәһәрендә әрмән халкы карата көч куллану, талау, ут салу, милеген юк итү белән тәритпсезлекләр булганнар.[2]

Гомум кризис шартларында РСФСРда, аеруча Мәскәү һәм Ленинградта, радикаль демократларның (Ельцин, һ.б.) популярлыгы арта.

Республикалада ССРБ составыннан чыгу өчен хәрәкәтләр һәм «суверенитлар парады»[үзгәртү]

1990 елның 7 февралендә КПСС ҮК хакимияткә монополиясен йомшарту турында игълан иткән, берничә атна эчендә беренче конкуренцияле сайлаулар үткәрелгән, парламентларда либераллар һәм милләтчеләр урыннарны да алалар.

Литва[үзгәртү]

January 13 events in Vilnius Lithuania.jpg

1988 елның 3 августында Литва ССР-нда «перестройкага яклы» «Саюдис» хәрәкәте оештырыла, ул баштан яшерен рәвештә, ә соңрак ССРБ составыннан чыгу максатын ачык күтәрә. Ул күпмеңле митингларны үткәргән һәм актив пропаганданы алып барган.

1990 елның 11 мартында Литва ССР Югары Шурасы Литва бәйсезлеге турында игълан итә. Республика территориясендә ССРБ Конституциясе эш туктатылган, 1938 елга Литва Конституциясе эше яңадан башланылган. Шуңа җавап итеп, совет хөкүмәте Литваның икътисади ягыннан блокадаларга тотынган, ә соңра хәрби көче дә кулланган.

1991 елның 31 мартында Литва коммунистик партиясе Литва милли коткару комитетын оештыра, урамнарда армия патрулированиесе кертелә.

1991 елның 31 июлендә Мядинникай янындагы (Литва һәм Белару ССР чиге) тамгаханә пунктында билгесез кешеләр тарафыннан 8 лтивалы тамгаханәче атып үтерелгән.

1991 елның августындагы вакыйгаларыннан соң Литва бәйсезлеге Көнбатыш илләре күпчелеге тарафыннан кичектерүсез танылды. ССРБ Литва бәйсезлеген 6 сентябрендә таный.

Эстония[үзгәртү]

1988 елның апрелендә Эстон ССРда перестройка яклы Халык Фронты нигезлнәнә; формаль рәвештә ул Эстониянең ССРБ составыннан чыгу максатын куймаган, әмма аңа ирешү өчен база булып торган.

1988 елның 16 ноябрендә Эстон ССРның Югары Шурасы Эстония суверенитеты турында декларациясен кабул иткән.[3] 1989 елның 12 ноябрендә Эстон ССРның Югары Шурасы ЭССР ССРБ составына керү декларациясен канунсыз дип танылган. 1990 елның 23 мартында Эстония коммунистик фиркасе КПСС составыннан чыккан.

1990 елның 30 мартында ЭССР Югары Шурасы Эстония статусы турында кануннарын кабул итә — ЮШ ЭССР дәүләт хакмиятен нәкъ урнаштыру моментыннан канунсыз дип таный һәм Эстон Республикасы торгызуны игълан иткән. 4 апрелендә ССРБ Югары Шурасы Балтыйк буе республикаларның ССРБ составына керүне юкка чыгару турында декларцияләрен гамәлгә яраксыз булуын турында кануннары кабул итә.

1990 елның 8 маенда ЭССР ЮШ Эстон Совет Социалистик Республикасы исемен Эстон Республикасы итеп үзгәртә.

1991 елның 12 гыйнварында РСФСР ЮШ рәисе Борис Ельцин һәм Эстон Республикасының ЮШ рәисе Арнолд Рүүтел белән «РСФСР һәм Эстон Республикасы арасында дәүләтара мөнәсәбәтләрненң нигезләре турында» килешүе астында кул куйдылар. Шул килешүдә РСФСР Эстониянең бәйселәген таный.[4]

20 августында, Август путчыннан ук, Эстония Югары Шурасы дәүләти бәйсезлеге турында декларциясен кабул итә. 6 сентябрендә ССРБ рәсми рәвештә Эстония бәйсезлеген таный.

Латвия[үзгәртү]

1989—1990 елларда Латвия ССРда бәйсезлек өчен көрәшүче Латвия Халык фронт позицияләре көчәйгән, ССРБ составында калуны яклаган Интерфронт белән көрәш арткан.

1990 елның 4 маендә ЛССР ЮШ Латвия Республикасының бәйсезлеген торгызу турында декларциясен кабул иткән.[5] 1991 елның 3 мартындагы сораштыруда тавыш бирүчеләрнең 73,7% «бәйсез һәм демократик Латвия» өчен тавыш биргәннәр.

1991 елның 6 сентябрендә Латвия бәйсезлеге ССРБ тарафыннан танылды.

Грузия[үзгәртү]

1989 елдан башлап, Грузиядә ССРБ составынна чыгу өчен хәрәкәте көчәя, бервакытта грузи-абхаз һәм грузин-осетин низаглары башлап китәләр. 1989 елның 4 апрелендә Тбилисидә гаскәр белән бәрелешләр нәтиҗәсендә 16 кеше һәлак булган.

1990 елның 28 ноябрендә, сайлаулар нәтиҗәсендә, Гурзия Югары Шурасы оештырыла, аның башында радикаль милләтче Звиад Гамсахурдия торган. 1990 елның 15 ноябрендә ГССР ЮШ Грузин Совет Социалистик Республикасы исемен Грузия Республикасына итеп үзгәртә.

1991 елның 31 мартында Грузин ССРда Грузияненң дәүләти бәйсезлеген торгызу турында референдум үткәрелгән, тавыш бирүчеләрнең 98% бәйсезлек өчен тавыш биргәннәр.[6] 9 апрельдә Гурзия Югары Шурасы дәүләти бәйсезлеген торгызу турында игълан иткән.

Азәрбайҗан[үзгәртү]

1988 елда Азәрбайҗан халык фронты оештырыла, ул Карабах низагы шартларында көчәйгән азәри милли хәрәкәтенең башында торган. 1989 елның 23 сентябрендә АзССР ЮШ суверенитет турында канунын кабул иткән.[7] 1989 елның 31 декабрендә Нахчыван АССР территориясендә халык фронты активистлары тарафыннан Иран белән дәүләт чиге якынча 700 километр озынлыгында җимерелә.[8] 1990 елның 11 гыйнварында халык фронты активистлары Ленкоран шәһәрендә совет хакимиятне төшерәләр. 19 гыйнварында Нахчыван АССР ЮШ гадәттән тыш сессиясе ССРБ составыннан чыгу һәм бәйсезлек турында декларциясен кабул иткән.[9]

1990 елның 19-20 гыйнварында Халык фронтны юкка чыгару һәм совет хакимияте саклау максаты белән шәһәргә совет гаскәре кертелә.

18 августына АзССР ЮШ Азәрбайҗан Республикасының дәүләти бәйсезлеген торгызу турында декларациясен кабул итә, ә 18 октябрендә дәүләти бәйсезлек турында катны кабул итә.

Молдавия[үзгәртү]

Украина[үзгәртү]

РСФСР[үзгәртү]

Беларус[үзгәртү]

СССР республикаларының бәйсезлеген игълан итү[үзгәртү]

Союз республикалары[үзгәртү]

Республика Суверенитет игълан итү Бәйсезлек игълан итү СССР составыннан чыгу турында игълан итү Де-юре бәйсезлек
Эстон ССР
1990 елның 8 маеннан:
Эстон Республикасы
16 ноябрь 1988 20 август 1991 6 сентябрь 1991[10]
Литва ССР
1990 елның 11 мартыннан:
Литва Республикасы
18 апрель 1989 11 марта 1990 6 сентябрь 1991[11]
Латвия ССР
1990 елның 4 маеннан:
Латвия Республикасы
28 июль 1989 21 август 1991 6 сентябрь 1991[12]
Азәрбайҗан ССР
1990 елның 16 ноябреннән:
Азәрбайҗан Республикасы
23 сентябрь 1989 30 август 1991 26 декабрь 1991[13]
Грузин ССР
1990 елның 15 ноябреннән:
Грузия Республикасы
26 май 1990 9 апрель 1991 26 декабрь 1991[13]
РСФСР
1991 елның 25 декабреннән:
Русия Федерациясе
12 июнь 1990 12 декабрь 1991 26 декабрь 1991[13]
Узбекская ССР
1991 елның 21 августыннан:
Үзбәкстан Республикасы
20 июнь 1990 31 август 1991[14] 1 сентябрь 1991[15] 26 декабрь 1991[13]
Молдав ССР

1990 елның 5 июненнән:
Молдова ССР
1991 елның 23 маеннан:
Молдова Республикасы

23 июнь 1990 27 август 1991 26 декабрь 1991[13]
Украин ССР
1991 елның 24 августыннан:
Украина
16 июль 1990 24 август 1991 26 декабрь 1991[13]
Беларус ССР
1991 елның 19 сентябренннән:
Беларусь Республикасы
27 июль 1990[16] 25 август 1991 8 декабрь 1991 26 декабрь 1991[13]
Төрекмән ССР
1991 елның 27 октябреннән:
Төрекмәнстан
22 август 1990 27 октябрь 1991 26 декабрь 1991[13]
Әрмән ССР
1990 елның 23 августыннан:
Әрмәнстан Республикасы
24 август 1990 21 сентябрь 1991 23 сентябрь 1991 26 декабрь 1991[13]
Таҗик ССР
1991 елның 9 сетябреннән:
Таҗикстан Республикасы
24 август 1990 9 сентябрь 1991 26 декабрь 1991[13]
Казакъ ССР
1991 елның 10 декабреннән:
Казакъстан Республикасы
25 октябрь 1990 16 декабрь 1991 26 декабрь 1991[13]
Кыргыз ССР
1991 елның 30 августыннан :
Кыргызстан Республикасы
15 декабрь 1990 31 август 1991 26 декабрь 1991[13]

Нәтиҗәләр[үзгәртү]

  • Русиядә үзгәртеп корулар
  • Милләтара низаглар
  • Рубль зонасының таркалу
  • Бердәм Кораллы Көчләренең таркалуы
  • Бердәм совет ватандашлагыннан баш тарту

Бәяләр[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. http://www.igpi.ru/info/people/osipov/1172304934.html
  2. http://www.memo.ru/hr/hotpoints/karabah/Getashen/chapter1.htm#_VPID_2
  3. http://novosti.err.ee/index.php?26144262
  4. http://www.nasledie.ru/politvne/18_29/article.php?art=15
  5. http://constitutions.ru/archives/2945 ДЕКЛАРАЦИЯ ВЕРХОВНОГО СОВЕТА ЛАТВИЙСКОЙ ССР О ВОССТАНОВЛЕНИИ НЕЗАВИСИМОСТИ ЛАТВИЙСКОЙ РЕСПУБЛИКИ, 4 май 1990 года
  6. http://articles.latimes.com/1991-04-09/news/wr-305_1_zviad-gamsakhurdia?pg=2
  7. http://constitutions.ru/archives/2893
  8. http://poli.vub.ac.be/publi/ContBorders/rus/ch0103.htm
  9. http://www.vexillographia.ru/azerbaij/nahic.htm
  10. Постановление Государственного Совета СССР от 6 сентября 1991 № 1-ГС «О признании независимости Литовской Республики»
  11. Постановление Государственного Совета СССР от 6 сентября 1991 № 3-ГС «О признании независимости Эстонской Республики»
  12. Постановление Государственного Совета СССР от 6 сентября 1991 № 2-ГС «О признании независимости Латвийской Республики»
  13. 13,00 13,01 13,02 13,03 13,04 13,05 13,06 13,07 13,08 13,09 13,10 13,11 Последняя сессия Верховного Совета СССР
  14. ОБ ОСНОВАХ ГОСУДАРСТВЕННОЙ НЕЗАВИСИМОСТИ РЕСПУБЛИКИ УЗБЕКИСТАН
  15. Всемирный исторический проект — УзССР
  16. 25 август 1991 Декларации о суверенитете Белорусской ССР придан статус конституционного закона.