Сабир Шәрипов (1948)
Сабир Шәрипов баш. Сабир Шәрипов | |
---|---|
Сабир Шәрипов | |
Тугач бирелгән исеме: | баш. Сабир Нәғим улы Шәрипов |
Туу датасы: | 20 март 1948 |
Туу урыны: | ССРБ, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Бакый |
Үлем датасы: | 31 август 2018 (70 яшь) |
Үлем урыны: | РФ, БР, Уфа |
Ватандашлык: | СССР РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1982―2018 |
Юнәлеш: | проза |
Жанр: | роман, повесть, хикәя |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Таулардагы эзләр» (1982) |
Премияләр: | Яныбай Хамматов премиясе (2008) Гали Ибраһимов премиясе |
Бүләкләр: | БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997) |
Казакъстан язучысы Сабир Шәрипов белән бутамагыз.
Сабир Шәрипов, Сабир Нәгыйм улы Шәрипов (баш. Сабир Нәғим улы Шәрипов, 1948 елның 20 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Бакый — 2018 елның 31 августы, РФ, БР, Уфа) — язучы. ССРБ язучылар (1986) һәм журналистлар (1991) берлекләре әгъзасы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1948 елның 20 мартында БАССР Белорет районы Бакый авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне (1963), Белоретта педагогика укуханәсен (1967), Уфада дәүләт университетын (1974), Мәскәүдә югары әдәби курсларны тәмамлый. Туган авылында укытучы (1967—1969), «Совет Башкортстаны» газетасында (1974) тәрҗемәче булып эшли. 1977—1979 елларда хәрби хезмәттә. Армиядән кайткач, «Совет Башкортстаны» газетасында, Уфада китап нәшриятында бүлек мөдире (1990—2003), «Агыйдел» журналында (2003 елдан) мөхәррир, проза бүлеге мөдире[1].
2018 елның 31 августында Уфада вафат[2].
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1967 елда «Урал» район газетасында беренче әдәби әсәрләрен бастыра. Студент елларында «Шоңкар» әдәби түгәрәгендә актив катнаша, хикәяләр яза, аларның кайберләре өлкә матбугатында басыла. Сабир Шәрипов «Таулардагы эзләр» (1982), «Каенлы артылыш» (1985) «Хушлашмыйм» (1992), «Иске кышлау урыны» (1995), «Ак кулчатыр» (1998) исемле роман, повесть һәм хикәя китапларында әхлак-этик проблемаларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сурәтли. М. Шолоховның «Кеше язмышы», В. Сидоровның «О башкире-певце и бесстрашном бойце» дигән китабын тәрҗемә итте.
БАМны төзүче солдатлар тормышы турындагы «Хушлашмыйм» романы Казанда 2003 елда басылды[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997)
- Яныбай Хамматов исемендәге премия (Белорет районы, 2008)
- Гали Ибраһимов исемендәге премия (Стәрлетамак)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ БР әдәби картасы
- ↑ В Уфе ушел из жизни известный башкирский писатель Сабир Шарипов. bashinform.ru, 31.08.2018 (рус.)
- ↑ Башинформ, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-05
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- БР әдәби картасы(рус.)
- БР мәдәни тормышы 2013 елның 6 октябрь көнендә архивланган.(рус.)
- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
- 20 март көнне туганнар
- 1948 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Белорет районында туганнар
- 31 август көнне вафатлар
- 2018 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Мөхәррирләр
- Журналистлар
- Тәрҗемәчеләр
- Мөгаллимнәр
- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Яныбай Хамматов премиясе лауреатлары
- Гали Ибраһимов премиясе лауреатлары