Ширәмәт авыл җирлеге байрагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ширәмәт авыл җирлеге байрагы latin yazuında])
Ширәмәт авыл җирлеге байрагы
Нигезләнү датасы 2007
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Ширәмәт

Ширәмәт авыл җирлеге байрагыТатарстан Республикасы Түбән Кама районы муниципаль берәмлекнең рәсми символы һәм танып-белү-хокукый билгесе.

Байрак Татарстан Республикасы Түбән Кама районы Ширәмәт авыл җирлеге Советының 2007 елның 16 июлендәге 12 номерлы карары белән расланган[1].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киңлеге озынлыгына 2:3 булган турыпочмаклы зәңгәр тукыма, түбән ягында сөлге киңлегенең 1/6 өлеше булган яшел буй һәм авыл җирлеге гербының фигурасы буена якынлашучы зәңгәр өлешнең уртасында: өч сары нарат, аларның уртасы югарырак һәм сары, кызыл, яшел һәм ак төстә сурәтләнгән граф таҗы белән капланган[2].

Символика нигезләмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байрак авыл җирлеге гербы нигезендә эшләнгән.

Сары (алтын) наратлар наратлык белән әйләндереп алынган җирлекнең табигый үзенчәлекләрен чагылдыра. Агачлар табигать байлыгын һәм экологик чисталыкны символлаштыра. Өч нарат образы халыклар дуслыгы, дуслык, хезмәттәшлек, иҗатка һәм бердәмлеккә омтылыш традицияләрен чагылдыра. Моннан тыш, өч нарат «Ш» хәтерләтә — авыл җирлегенең административ үзәге исемендәге төп хәреф — Ширәмәт.

Ширәмәт авылы Россиядә танылган борынгы бояр токымыннан булган Шереметевлар нәселе исеме белән атала, ул әлеге җирне XVIII гасыр уртасында сатып ала (1920 елга кадәр — Богородское-Шереметево авылы). Шереметьевлар биредә сәнәгать масштабында күн җитештерүен җайга салганнар.

Ширәмәт авыл җирлеге һәм күп кенә күренекле эшлеклеләрен биргән Шереметевлар гаиләсенең үзара бәйләнеше Шереметевлар нәселенең гербы — алтын граф таҗы гербыннан ясалган фигура рәсемендә чагылдырылган.

Яшел буй җирнең табигый байлыгын аллегорик рәвештә күрсәтә.

Сары төс (алтын) — байлык, тотрыклылык, уңыш, хөрмәт һәм акыл символы.

Ак төс (көмеш) — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, яшьлек һәм тормыш үсеше символы.

Зәңгәр төс — намус, вөҗданлылык, рухият, югары омтылышлар символы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]