Албания әдәбияты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Албания әдәбияты latin yazuında])

Албания әдәбияты (алб. Letërsia shqipe) — албан телендә язылган әдәбият.

Мартин Барлети. «Скандербег тарихы»

Госман дәүләтендә (1500-нче еллар башыннан 1900-нчы еллар башына кадәр) албан әдәбиятына төркия һәм грек риваятьләре сизелерлек йогынты ясый. Төрле тарихлар буыннан-буынга поэмалар, риваятьләр һәм тарихлар рәвешендә тапшырыла. Сөйләм традициясе телне һәм милли тәңгәллекне саклап калырга ярдәм итте. Албанның халык эпосына сигез катламлы шигырь хас, илнең төньягында исә ун катламлы. Популяр каһарман булып Скандербег һәм бертуган Халиль һәм Муйо санала. Алар төрек солтанына батырларча каршы торучылар. Моннан тыш, аларның дошманнары булып шулай ук албаннар-христианнар һәм серб юнаклары санала. Аерым алганда, Марко-Королевич. Стенадагы хатын-кыз турында сюжет, балкан фольклорында "Розафт ныгытмасы" диеп танылган. Соңгыннан Исмәгыйль Кадар язган либретто операсы шуңа карап куелган. Хатын-кызлар тышлыгында чыгыш ясаучы албан мифологиясенә, орлар һәм заннар - грек мойры һәм нимф тибындагы персонажларга аеруча әһәмият бирелә. Шулай ук җирнең матурлыгы - әкият гүзәле җир астында яши, аның йөрәген көнчыгыш меджнунын хәтерләткән баһадир яуларга тырыша. Төркиядән Хуҗа Насретдин мәзәкләре,Россиядән исә Иван дивана персонажлары килә.

Албаннар телендә иң борынгы язма документ 1462 ел белән исәпләнә. Беренче күренекле әсәр - Марина Барлетиның "Скандербег тарихы" ; латинда язылган бу әсәр Аурупада киң танылу ала, шул исәптән Мәскәү патшалыгында һәм Литва кенәзлегендә. Аның буенча беренче албан фильмы куелды . Ул СССР белән бергә төшерелде һәм Кан кинофестивалендә бүләк алды.

XVII гасырга католик барокко рухында Петр Будиның "Христианлык тәгьлимат" поэмасы нәшер ителә. Госманлы яулап алу чорыннан башлап, төрек, фарсы һәм гарәп үрнәкләренең йогынтысы булган мөселман әдәбияты таратыла. Аның күренекле вәкилләре итеп Нәзим Фракула (16801760), Сулейман Наиби (?-1772), Хасан Зюко Камбери (1740-?) санала.

1800 нче еллар ахырында, Госманлы империя вакытында, абыйлы-энеле Наим һәм Сами Фрашери үзләре Албанның милли яңарышы лидерларының берсе булалар. Бу милли хәрәкәт күп кенә авторларны дистә еллар дәвамында илһамландыра, мисал итеп Гергь Фиштаны алып була. Шулай ук Иероним де Радуны да искәртеп үтәргә мөмкин. Аның иҗатын Ламартин һәм беренче нобель лауреатларына лаеклы булган Фредерик Мираль бәяләгәннәр. Башка танылган милли язучы Фан Ноли православие әрхәрәе була. Ул 1920 елда ил лидеры итеп билгеләнә(ул шулай ук танылган тәрҗемәче). Нолиның көрәштәше - Гийома Аполинераның дусты Фаик Коница. Ул албан авангардизмның башлап җибәрүчесе була. Беренче сәнгатьле албан прозасы булып Кристофорди "Тау кешеләре авы" була. Кристофорди - танылган тел белгече. Хикәядә Томориның изге тавы культы чагылыш тапкан. Узган гасыр башында Госман империясенә каршы көрәш турында новелла һәм мемуарлар белән Михаль Грамено чыгыш ясады. Граменның замандашы булып шагыйрь Андон Чаюпи санала. Ул албан телендәге беренче пьеса автора булып санала. Шулай ук Ндре Мьедта Михаильның замандашы итеп таныла. Албан шигъриятендә иң яхшы сонетлар аның карамагында.

Иң талантлы албан шагыйре һәм хәрби аралар арасында язучы булып Николош Мигени санала. Ул үзенә Горький һәм Ницшеның ачы тәэсир итүләрен, ягъни "шагыйрьләрнең каргышларын" ала.

Коммунизм вакытында катгый цензура була, бу илнең әдәби тормышына нык комачаулый. Берпартия системасы җимерелү белән әдәбият цензурадан азат ителде һәм үсүен дәвам итте. Албаниянең иң танылган язучысы - әдәбият элкәсендә Нобель премиясенә күп тапкыр лаек булган Исмәгыйль Кадара. Аның оппоненты булып , диссидент, Касем Требешин, социаль реализм тәнкыйтьчесе, албан постмодернизмына нигез салучы А. Д. Синявский санала. Шулай ук Дритеро Агола, Ведат Кокона — күренекле лингвист, "Анна Каренина"ны, Шекспирны тәрҗемә итүче игътибарга лаек.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]