Башкорт хореографиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт хореографиясе latin yazuında])

Башкорт хореографиясе — башкортларның бию сәнгате. Башкортстан Республикасында 200-дән артык профессиональ һәм үзешчән бию коллективы бар[1].

Халык хореографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хореография Башкортстанда бик борынгы сәнгать төрләренә карый. Бию ихтыяҗы башкортларда туй йолалары (кәләш биюе, каенана биюе), бәйрәмнәр, осталык сынашу (кара-каршы бию), кош тотемнары, («Кәккүк», «Кара тавык», «Аккош», «Түгәрәк уен» биюләре), уңыш теләү, сунарчылыкка, яуда җиңү теләкләренә бәйле туган.

Башкорт биюләрендә төрле атрибутлар кулланыла (чыбыркы, яулык, аркан, шәл, агачларны корама белән бизәү, милли киемнәр, сөлге).

Башкорт биюләре милли көйләргә башкарыла. Башкорт көйләренең үзенчәлекләре: дүрт тактлы ике фраза кабатлануы, музыкаль үлчәме — 2/4. Квадрат мелодик һәм метроритмик төзелешле көйләр төп урынны алып тора. Көйләр курайда, кубызда, думбырада, тавыш белән башкарыла.

ХХ гасырда социалистик инкыйлабтан соң марксистик-ленинчыл карашлар өстенлек алуы, ә ХХ гасырда капитализмга күчү йогынтысы астында күп биюләр борынгы финанслар белән бәйлелеген югалта һәм башлыча бәйрәмнәрдә һәм тантаналарда гына башкарыла.

Башкорт хореографиясенең үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Биюләрнең ирләр[2] ( хәрби, көтүче) һәм хатын-кызлар биюләренә бүленүе халыкта ирләр һәм хатын-кызлар бәйрәмнәре булганлыгына бәйле. Ир-ат биюләренең җитезлек, хәрәкәтләр кискенлеге, көч-алым күрсәтү кебек үзенчәлекләре бар. Алар егет кешегә, азамат яугиргә хас хәрәкәтләрдән тора. Ир-ат биюләре элементлары: йөгерү, чабу, атның бөеренә тибенге белән төрттерү һ.б. Башкорт яугиренең корал (ук, кылыч) белән оста эш итүен күрсәткән хәрәкәтләр дә булган.
  • Хореографиядә башкортларның хуҗалык итүенең чагылуы[3], көтүчелек, хәрби биюләр (Перовский[4][5]). Биючеләр елкыларны, эзәрләнүче җәнлекләрне, кошларны сурәтләгән. Мәсәлән, «Байык»[6], «Кара юрга», «Аксак кола» биюләре шундыйларга керә.
  • Биюләрдә башкортларның борынгы инанулары чагылуы — кошларга, табигать уянуына багышланган биюләр, авыруларны куркыта торган шаман биюләре («Түгәрәк буйлап бию»), им йолалары. Бию элементлары булып тимер әйберләргә сугу, чыбыркы шартлатулар һ.б. кереп киткән.
  • Юа, кымызлык ише кыргый үсемлекләр җыюга багышланган биюләр. Үлән җыю белән («Юа җыены») кыз шөгыльләнгән. Бу шөгыль вакытында уеннар уйнаганнар, биешкәннәр, күңел ачуга егетләр дә килеп кушылган.
  • Җыеннарда бергәләп биешүләр. Монда яшьләр бер-берсе белән таныша торган булган.

Күмәк бию төрләре күп: түгәрәк уртасында я бер кыз бии, яисә бер пар, я егет кеше, яисә курайчы курай тарта, яисә өч кеше бии, яисә өч кыз уртада тора, башкалар аларны уратып әйләнә, ә уртадагылар бер-бер артлы алмашынып тора.

  • Туй биюләре («Соңгы уен», «Озату уены», «Кырыклау», «Киленчәк», «Су юлы», «Чыбырткылау», «Аю туны»).
  • Шаян биюләр («Өч туган»[7], «Тимербайның уллары», «Бүләк», «Шаян кызлар»).

Профессиональ хореография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанда профессиональ хореография Өфедәге Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында (балет труппасының сәнгатьле җитәкчесе — Куватова Леонора Сафа кызы, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисткасы, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты), Башкортстанның бию коллективларында үстерелә.

Профессиональ хореографиядә халык биюе элементлары бар. Хореографлар символик рәвештә халык биюе элементларын, башкорт елгаларының, Көньяк Урал алды тауларының бөгелүләре образларын һ. б. индерә.

Театр сәхнәләрендә «Аркайым», «Прометей», Салават Юлаев турында «Тау бөркете» (1959 ел, Х. Ф. Әхмәтов белән Н. Г. Сабитов либреттосы һәм музыкасы, К. Д. Карпинская хореографиясе), «Гөлнәзирә» һ.б. башкорт балетлары куелып тора. Композитор Сабитовның «Яратам сине, тормыш!» (1967; Л. С. Бородулин хореографиясе, Арсланов сценографиясе) һәм «Айгөл иле» (1971; М. Кәримнең шушы ук исемдәге драмасы буенча И. М. Кәримов һәм Сабитов либреттосы, И. X. Хәбиров хореографиясе, рәссамы Арсланов) балетлары 1941-45 еллардагы Ватан сугышына багышланган.

Р. Нуриев. Ч. Топол сүрәте

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры постановкаларында симфоник биюләр киң кулланыла. Башлап симфоник бию «Чыңрау торна» балетына кертелә, музыкаль драматургиянең үзәк төеннәрендә кулланыла (солистларның торналар белән, туй йоласы, финал адажиосы күренешләре; балетмейстер Н. А. Анисимова).

Симфоник биюне үстерүдә Н. Г. Сабитовның иҗаты зур урын алып тора. Аның балетларында образларның музыкаль чишелеше бию күренешләренең сүлпәнәйтү һәм тизләнү динамикасында чагыла: «Тау бөркете» (балетмейстер К. Д. Карпинская), «Гөлнәзирә» (янгын күренеше, төрмәдәге адажио; балетмейстер С. В. Дречин), «Яратам сине, тормыш!» ( каенкайлар кордебалет; балетмейстер Л. Е. Бородулин), «Айгөл иле»(Зөлхәбирәнең әхирәтләре белән очрашуы; балетмейстер И. Х. Хәбиров) һ. б. Х. Ш. Заимовның һәм А. Г. Чугаевның «Кара йөзләр» (1-нче акттагы адажио, геройларны мыскыллаган халык төркеме, Галимә белән Закир монологлары; балетмейстер Х. Ф. Мостаев), Л. З. Исмәгыйлеваның «Аркайым» (бастырышу, алыш күренешләре һ. б.; балетмейстер А.Петров) балетларындагы күренешләрдә һ. б. симфоник бию файдаланыла.

Профессиональ хореографиянең үсүе Башкорт дәүләт халык биюләре ансамблендә Ф.Ә.Гаскәровның 20 гасырның 30 нчы елларында башланган эшчәнлеге белән дә бәйләнгән. Ул беренче булып башкорт биюләрен тикшерә башлый, системага сала, тарихи формаларын эшкәртә, халык биюе элементларын тергезеп сәхнәгә күчерә. Ул куйган биюләр халык биюләре ансамбле репертуарының нигезенә әверелә. «Башкорт егетләре биюе», «Бишбармак», «Гөлнәзирә», «Дуслык», «Зарифа», «Мөглифә», «Уен» дигән биюләрне ул куйган.

60 нчы елларда БАССР-да бал, эстрада биюләре, 70 нче һәм 80‑нче елларда башкорт халык сәхнә биюләре киң үсеш ала. Халык ансамбльләре репертуарларындагы биюләрне Г. В. Анищенко, Й. З. Бикбирдин, Р. Ф. Габитов, Гаскәров, Х. Ф. Мостаев, Л. И. Нагаева, Р. Ж. Низаметдинов, В. Г. Степанов, И. Х. Хәбиров һ. б. куя.

Профессиональ «Мирас» бию ансамблен, Бию театрын, Стәрлетамак филармониясе (1996), Нефтекама филармониясе, Сибай филармониясе (1998) бию ансамбльләрен оештыру башкорт биюенә кызыксынуны арттыра.

1991 елдан алып Уфада халык биюләре ансамбльләре конкурслары һәм фестивальләре уздырыла[1].

Күренекле биюче-хореографлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Профессиональ коллективлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф. Гаскаров исемендәге халык биюләре ансамбле (1939 ел, Уфа шәһәре)
  • Бию театры (1991 ел, Стәрлетамак шәһәре)
  • «Агыйдел» халык биюләре ансамбле (1962 ел, Салават шәһәре)
  • «Тәңгәвер» (1998 ел, Нефтекама филармониясе)
  • «Мирас» халык биюләре ансамбле (Уфа шәһәре)
  • «Сибай» халык биюләре ансамбле[13] (1993 ел, Сибай филармониясе)
  • «Уралтау» халык биюләре ансамбле (Учалы филармониясе)

Үзешчән бию коллективлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ирәндек» (Баймак районы)
  • «Ләйсән» (Учалы районы)
  • «Эрвел» (Мишкә районы)
  • «Сөмбел» (Дүртөйле шәһәре)
  • «Гөлләр» (Сибай шәһәре)
  • «Яшьлек» (Әбҗәлил районы)
  • «Сөмбел» (Дүртөйле шәһәре) һәм башкалар[1].

Уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Х. Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы
  • Профессиональ башкорт башкаручыларын, хореографларны, музыкантларны Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларында махсус төркемнәрдә әзерлиләр. 1934 елдан башкорт балеты өчен артистар әзерләүне Ленинград хореография училищесының милли бүлекчәсе алып бара, анда республиканың сәләтле балалары укытыла (беренче чыгарылышы 1941 елда була);
  • 50-70‑нче елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында балет студиясе эшли (педагоглар З. Н. Бәхтиярова, В. Х. Пяри, Ф. Н. Әхмәтшин, М. С. Ямаева, Х. Г. Сафиуллин, Ф. М. Саттаров, М. А. Таһирова);
  • Р. Нуреев исемендәге Башкорт хореография колледжы[14] (1985 ел);
  • Хореография өлкәсендә белгечләр әзерләү 2004 елдан бирле Көнчыгыш икътисади-гуманитар университетының хореография бүлекчәсендә, 2007 елдан Өфедәге Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында алып барыла;
  • 2008 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә «балет педагогикасы» специальносте буенча белгечләр хәзерләүче хореография сәнгате секциясе ачыла.

Күренекле педагоглар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Терегулов Шамил Әхмәт улы — Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы педагогы, Пермь хореография училищесын тәмамлаган, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының удожество җитәкчесе.
  • Шапкин Владимир Иванович — Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы педагогы (классика бүлекчәсе, дуэт бейеүе), Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты.
  • Изгина Роза Гата кызы — Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы педагогы (характерлы бию), Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисткасы (испан һәм чегән биюләре остасы).
  • Ушанов Юлай Гыйният улы — Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы педагогы, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты («Жизель», «Дон Кихот», «Аккош күле» балетлары)[15].
  • Таһирова Майя Авзал кызы — Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы педагогы (актерлык осталыгы).
  • Куватова Леонора Сафа кызы — Русиянең һәм Башкортстанның халык артисткасы, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкирское народное творчество. К.2 \\ Предания и легенды. Уфа. 1990 г.
  • Башкирские свадебные обряды. Сост. Бурангулов М. А. Л. 1-2
  • Нагаева Л. Башкирская народная хореография. Уфа. 1995 г.
  • Нагаева Л. И. Танцы восточных башкир. М., 1981.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Посреди России
  2. Башкирский танец — на Яндекс.Видео. әлеге чыганактан 2013-01-26 архивланды. 2012-12-31 тикшерелгән.
  3. Башкирский танец - YouTube. 2012-12-31 тикшерелгән.
  4. Перовский(үле сылтама)
  5. http://video.yandex.ru/#!/search?text=танец перовский&filmId=XVfKjXtG8gE
  6. Статья в Башкортостан: Краткая энциклопедия(үле сылтама)
  7. ГААНТ им.Ф.Гаскарова 1993г. "Три брата" - YouTube. 2012-12-31 тикшерелгән.
  8. Биография Файзи Гаскарова. әлеге чыганактан 2013-01-26 архивланды. 2012-12-31 тикшерелгән.
  9. Хореография - Культурный мир Башкортостана. әлеге чыганактан 2013-01-26 архивланды. 2012-12-31 тикшерелгән.
  10. Генеральная репетиция. Продолжение (Лада Пихта) / Проза.ру - национальный сервер современной прозы. әлеге чыганактан 2013-01-26 архивланды. 2013-01-11 тикшерелгән.
  11. Культурный мир Башкортостана
  12. bash.bashdram.ru/choreographer/sulpan-asҡarova.html
  13. Государственное бюджетное учреждение культуры и искусства Республики Башкортостан Сибайское концертно-театральное объединение, archived from the original on 2020-03-20, retrieved 2021-07-01 
  14. Башкирский Хореографический Колледж им. Р.Нуреева. әлеге чыганактан 2013-02-13 архивланды. 2013-02-09 тикшерелгән.
  15. Ватандаш / Соотечественник / Compatriot. әлеге чыганактан 2013-02-13 архивланды. 2013-02-09 тикшерелгән.