Зыя Закиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зыя Закиров latin yazuında])
Зыя Закиров
Туган телдә исем Зыя Закир улы Закиров
Туган 8 декабрь 1918(1918-12-08)
РСФСР, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Әҗмәкәй
Үлгән 27 декабрь 1985(1985-12-27) (67 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Тукай районы, Әҗмәкәй
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре зоотехник
Җефет Мәрьям Гыйльметдин кызы
Балалар Әнүзә, Энҗе, Җәннәт, Ленуза, Зинира
Ата-ана
  • Закир (әти)
  • Шәмсебәдәр (әни)
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыОктябрь Инкыйлабы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Зыя Закиров, Зыя Закир улы Закиров (рус. Зия Закирович Закиров, 1918 елның 8 декабре, РСФСР, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Әҗмәкәй1985 елның 27 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Тукай районы, Әҗмәкәй) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы. 1947―1973 елларда ТАССР Чаллы районы «Гигант» күмәк хуҗалыгы (1972 елдан совхоз) рәисе. Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы (1968). 1959―1966 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 8 декабрендә Уфа губернасы Минзәлә өзе Макарьев (Илбакты) волосте (хәзерге Татарстанның Тукай районы Әҗмәкәй авыл җирлеге)[1] Әҗмәкәй авылында Закир һәм Шәмсебәдәр гаиләсендә туган[2]. 1938 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Шилнәбашта «Яңа юл» колхозында зоотехник булып эшли башлаган. Мусабай кызы Мәрьям (Гыйльметдинова) белән гаилә коргач, Уфага китәләр, ләкин туган якка әйләнеп кайталар. Тарлау шифаханәсе ярдәмче хуҗалыгында зоотехник булып эшли. 1940 елның кышында Кызыл Гаскәргә алына.

НКВДның 25нче чик буе полкында, Прут елгасында (Молдавия) хезмәт итә башлый. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үтә. Җиңү көнен Австриянең Зальцбург шәһәрендә каршылый[3].

Сугыштан соң Мәскәүгә эшкә чакыралар. 1946 елда гаиләсен алырга кайткан җиреннән, туган туфрактан аерыла алмыйча, 60 кешесен сугышта югалткан туган авылы Әҗмәкәйдә кала. Әҗмәкәй зооветучастогына зоотехник булып урнаша. 1947 елда ВКП(б) район комитеты аны Әҗмәкәйдәге «Алга» колхозына рәис итеп куя. 1950 елда колхоз районда алдынгылар рәтенә чыга, авыл халкы да туйганчы ипи ашый башлый. 1951 елда, колхозларны эреләндерү башлангач, «Алга» колхозы «Гигант», «Кызыл көч», «Яңа Гәрдәле» күмәк хуҗалыклары белән берләштерелә. Беренчеләрдән булып, колхозда электр станциясе төзелә, пилорама сафка баса, колхозчыларга хезмәт көне өчен икмәк белән бергә акча да бирелә башлый. 1956 елда, райком секретаре Ф. Т. Козарь тәкъдиме белән, Чаллы МТСы директоры итеп күчерелә һәм аны 1958 елга кадәр җитәкли[4].

1958 елдан ― 12 авылны берләштергән «Гигант» колхозы рәисе. Аның җитәкчелегендә «Гигант» колхозы берничә елда миллионер колхозга әверелә (колхозның кереме 1 млн сумнан артып китә). Ул җитәкләгән елларда, республика буенча 1 га дан уртача 10,9 ц уңыш алынганда, хуҗалыкта бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 19 ц, 1 савым сыердан савылган сөт 3 мең кг га җитә; терлекчелек фермалары төзелә, бөтен уңайлыклары булган яңа үзәк утарның проекты эшләнә һәм төзелә башлый [5].

1959―1963, 1963―1967 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

1970-елларда КамАЗ төзелеше башлана. 12 хуҗалык янә 3 совхозга таркатыла, авылларны юкка чыгару, завод төзибез дип, җирләргә кул сузу башлана. 1970 елда республика партхозактив җыелышында КамАЗ төзүчеләренә: «автогигант өчен бүлеп бирелгән җирнең бер генә карышы да юкка чыкмасын», дигән наказ бирә[6]. 1973 елда Зыя Закир улы пенсиягә озатыла, совхозга яңа директор ― Нәҗип Зыятдинов (1925―2008) билгеләнә һәм аңа 1976 елда «хезмәт уңышлары өчен» Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме тапшырыла[7].

Зыя Закир улы 1985 елның 27 декабрендә 67 яшендә вафат булган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Азьмушкино. Татарская энциклопедия TATARICA
  2. История деревни Азьмушкино. Набережные Челны. История. Фото и Кинохроника, 24.07.2019
  3. Линуза Халикова. Закиров Зия Закирович. Бессмертный полк. Тукаевский район, 30.04.2020
  4. Закиров Зия Закирович. Набережные Челны, 7.02.2020
  5. Закиров Зыя Закир улы. Татарская энциклопедия TATARICA
  6. Весна победы нашей. республика21век.рф, 19.05.2020(рус.)
  7. Герой Социалистического Труда Зиатдинов Назип Зиатдинович. Герои страны(рус.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]