Зөлфия (шагыйрә)
Зөлфия үзб. Zulfiya | |
---|---|
![]() З.И. Исраилова (1915-1996) | |
Тугач бирелгән исеме: | Зөлфия Исраил кызы Исраилова |
Туу датасы: | 14 март 1915 |
Туу урыны: | Төркистан Ташкәнт |
Үлем датасы: | 23 август 1996 (81 яшь) |
Үлем урыны: | Ташкәнт |
Милләт: | яһүдә[1] |
Ватандашлык: | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | шагыйрә, мөхәррир |
Иҗат итү еллары: | 1931-1996 |
Юнәлеш: | поэзия |
Жанр: | шигырь, дастан |
Иҗат итү теле: | үзбәк теле |
Дебют: | 1931 |
Премияләр: | ![]() ![]() |
Бүләкләр: | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Зөлфия, әдәби исеме, тулы исем-фамилиясе Зөлфия Исраил кызы Исраилова, үзб. Zulfiya Isroilova, زلفيه اسرائيل قيزى, Зулфия Исроилова (1915 елның 14 марты, Төркистан, Ташкәнт — 1996 елның 23 августы, Ташкәнт) — шагыйрә, тәрҗемәче, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе. Үзбәкстанның халык шагыйре (1965), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1984).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1915 елның 1 (14) мартында Ташкәнттә тимерче гаиләсендә туган. Югары мәдәниятле ата-анасы кызларында нәфис сүзгә игътибар һәм мәхәббәт уята алган. Ташкәнттә хатын-кызлар педагогия уку йортын тәмамлагач (1934), Үзбәкстан ССР ФА каршындагы Тел һәм әдәбият институтына аспирантурага укырга керә.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1938–1940 елларда Үзбәкстан ССР яшьләр һәм үсмерләр әдәбияты нәшрияты мөхәррире.
- 1940-1950 елларда Үзбәкстан ССР дәүләт нәшриятында бүлек мөдире.
- 1950–1952 елларда «Ўзбекистон хотин-қизлари» (Oʻzbekiston xotin-qizlari) (тат. Үзбәкстан хатын-кызлары) (хәзерге «Saodat», «Саодат») (тат. Сәгадәт, Бәхет) журналының бүлек мөдире, 1953–1985 елларда баш мөхәррире.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1930 елларда әсәрләре нәшер ителә башлый. Беренче шигыре 1931 елда «Ишчи» (тат. Эшче) газетасында басылган. Беренче шигырьләр җыентыгы «Ҳаёт варақалари» (тат. Гомер битләре) 1932 елда дөнья күрә. «Тимерай» (1934), «Кызлар җыры» (1939), «Аны Фәрхәт дияр иделәр» (1943), «Аерылышкан көннәрдә» (1944), «Хулкар» (1947), «Таңны җырлыймын» (1950), «Җаныма якын җаннар» (1958), «Лирика» (1965), «Уйлар» (1965), «Башлам» (1959), «Гомер юллары» (1974, ССРБ дәүләт бүдәге, 1976), «Мәхәббәт» (1981) һ.б. китапларында үзбәк халкының фаҗигале һәм тулы канлы иҗтиһатлы тормышын сурәтли.
1950 елларда Азия һәм Африка язучыларының тынычлык өчен хәрәкәтендә актив катнашып, Һиндстан, Мисыр, Япония һ.б. бик күп илләрдә була, сәфәрләренең тәэсирләрен китапларында язып чыга.
Ире язучы Хәмид Алимҗанның (1909-1944) мирасын барлау һәм нәшер итүгә дә игътибарлы була.
А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов , М. Вакыйф, Л. Украинка, М. Дилбози, С. Капутикян, Е. Огнецвет, М. Кәрим, Амрита Притам һ.б. әсәрләрен үзбәкчәгә тәрҗемә итә. Әсәрләре чит ил телләренә тәрҗемә итеп чыгарылган.
Вафатыннан соң «Кояшлы каләм» китабы чыга (1995).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1965 Үзбәкстан ССР халык шагыйре
- 1969 Үзбәкстан ССР дәүләт бүләге
- 1968 Җаваһарлал Неру исемендәге премия
- 1976 ССРБ дәүләт бүләге
- 1984 Социалистик Хезмәт Каһарманы
- 1959, 1984 Ленин ордены
- 1957, 1965, 1971 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1975 Халыклар дуслыгы ордены
- 1951 Хөрмәт Билгесе ордены
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире Хәмид Алимҗан (1909-1944), язучы, Үзбәкстан ССР язучылар берлеге рәисе. 1935 елда гаилә корганнар. 1944 елда автокырылышта һәлак булган.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ташкәнттә урамга исеме бирелгән.
- 2004 Зөлфия исемендәге Үзбәкстан дәүләт бүләге (хатын-кызлар өчен) булдырылган.
- 2008 Ташкәнттә һәйкәл куелган.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зөлфия «Ил каһарманнары» сайтында
- Хатын-кыз шигърияте 2019 елның 16 декабрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 14 март көнне туганнар
- 1915 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ташкәнттә туганнар
- 23 август көнне вафатлар
- 1996 елда вафатлар
- Ташкәнттә вафатлар
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Үзбәкстан язучылары
- Үзбәк шагыйрьләре
- Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге премиясе лауреатлары
- Үзбәкстан халык шагыйрьләре
- Ташкент педагогия институтын тәмамлаучылар
- Мөхәррирләр
- Журналистлар