Марат Измайлов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Измайлов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Марат Измайлов
M.Izmaylov.jpg
Туган телдә исем Марат Наил улы Измайлов
Туган 21 сентябрь 1982(1982-09-21) (37 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия / ПортугалияFlag of Portugal.svg Португалия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт физик мәдәният академиясе[d]
Һөнәре футболчы
Җефет Евгения Лоза[1], актриса
Балалар кызы
Спорт такымы әгъзасы Порту, Локомотив, Спортинг[d], Казанка[d], Спортинг[d], Габала[d], Краснодар, Русия милли аяктубы җыелмасы, Краснодар һәм Арарат[d]
Сайт http://izmailov-7.ru/

Commons-logo.svg Марат Измайлов Викиҗыентыкта

Марат Измайлов (Марат Наил улы Измайлов) — спортчы (футбол), РусияFlag of Russia.svg Русия чемпионы (2002, 2004), ПортугалияFlag of Portugal.svg Португалия кубогы (2008), суперкубогы (2007, 2008, 2013) иясе. Футбол буенча Русия җыелма такымы әгъзасы (2001 елның сентябреннән).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Измайлов
Марат Измайлов (у), Динияр Биләлетдинов (с)
М. Измайлов табиб тикшерүе үтә

1982 елның 21 сентябрендә Мәскәүдә туган. Чыгышы белән Владимир өлкәсе Мәдәнә авылынннан [2]. Марат Измайлов – Мәскәү «Торпедо» футбол командасында тәрбияләнгән спортчы. Мәскәү дәүләт физик тәрбия академиясендә укыган.

Спорт карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү «Локомотив»ы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һөнәри карьерасын 2000 еллар башында Мәскәү «Локомотив»ының 2- командасында башлый. Бер елдан «Локомотив»ның 1- командасына күчерелә. Анда 2007 елның җәенә хәтле уйный. «Локомотив»та уйнаганда Марат Измайлов Русия чемпионы (2002, 2004), Русия чемпионатының көмеш (2001), бронза (2005, 2006) призлары иясе, Русиянең кубогы (2001) һәм суперкубогы (2003, 2005) иясе була.

Лиссабон «Спортинг»ы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елның җәендә Лиссабонның «Спортинг» командасына арендага бирелә, 2008 елның июленнән әлеге Португалия командасының уенчысы була. «Спортинг» өчен 81 уенда катнаша, 14 туп кертә. Әлеге команда белән Португалиянең кубогы (2008), суперкубогы (2007, 2008, 2013) иясе була.

«Порту»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның башыннан «Порту» командасына күчә. 13 уенда 1 туп кертә.

«Габала»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елда Азәрбайҗанның «Габала» командасына арендага бирелә. 14 уенда 1 туп кертә. Измайлов керткән туп («Габала»–«Бакы» 3:1) «Габала»га «Аурупа лигасы»на юл ача.

«Краснодар»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елның җәендә «Краснодар» командасы арендага ала.

Русия җыелмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия милли командасы өчен 2001 елның сентябреннән уйный. Дебюты – Словения командасына каршы 2002 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу туры уены. Русия җыелмасы өчен 2012 елга хәтле 35 уенда 2 туп кертә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клублар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Андрей Баташев. Аллаһ әмере белән һавбек. «Огонек», 2002.
  2. Марат Измайловның шәхси сайты

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]