Мәсек
Мәсе́к (лат. тат. mǝsek, рус. масек) — татар һәм гомум төрки мифологиясе персонажы, антропоморф мифик персонаж. Башкортстанның Чишмә районы Әмин авылының мәзәкләренең герое, урман буендагы чокыр-чакырлар, елга ерымларының, сазлыклардагы куе куаклыкларның рухының персонификациясе.
Термин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлбәттә "мәсек" термины бик борынгы булса кирәк. Ул елга буйларындагы караңгы чокыр-чакырларның явыз рухының, мифик җан иясенең исем аташы. Идел-Урал өлкәсенең башка бер авылларында да очрамый.
Этимологиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гомүм төрки.
Җенесе һәм үз-үзен тотышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гадәттә мәсек тәбәнәк буйлы, киң күкрәкле, бик йөнтәч һәм авыр исле зат булып сүрәтләнә. Мәсек хәйләкәр һәм йылгыр. Ул яхшы ишетә һәм күрә, көчле, җитез һәм чыдам.Мәсек аулак һәм тын җирне кулайрак күрә. Мәсек төнге зат. Көндезен ул табигый ышык урыннарда, уентыкларда яки чокырларда, ауган агачлар арасындагы агач тамырлары яки кәүсәләре астында, чокыр битләрендә, сазлыкларда үткәрә. Мәсекне күрүе бик кыен, әмма кичен соңга калган юлчы аның кырыннан тыныч үтәлмәс. Хәйлә беләнме, көч беләнме урман төпкеленә алып кереп җазага тартыр.
Мәсек образы әдәбияттә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Масек — Чишмә районы Әмин авылының риваятьләренең, мәзәкләре һәм әкиятләренең төп герое, авыл фольклорының персонажы.
![]() |
…Узы буе бик йәмле, |
![]() |
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шүрәле — татар әкиятләренең мифик герое
- Арсури — чуаш әкиятләрендә
- Пицен — Себер татарларының мифик җан иясе
- Йыш кеше — Тубыл һәм Омск татарларының аналогы
- Әбәдә — Себер төрекләрендә, себер татарларында
- Мәцкәй яки купкын — Тубыл татарларында явыз мифик җан иясе
- Meçkey (рус. мачкай) — төрки фольклор персонажы
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Р. Сәйфуллин, «Авыл тирәсендә мәсек йөри», «Дим буе» гәҗите № 11(61), 2012
- Turkish Mythology Dictionary - Multilingual (Tatarça)
- Татар халык мифлары