Татар дәүләтләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар дәүләтләре latin yazuında])
(Татар дәүләтчелеге битеннән юнәлтелде)

Татар дәүләтләре - тарихта һәм бүгенге көндә дәүләтнең төп халкы татарлар булып торган дәүләтләр.

Татарларның дәүләтчелек тарихлары Урта гасырларның башлангыч чорларыннан алып аның ахырларына кадәр бара: һун берләшмәләре, Төрки каганлыгы һәм аның варислары, Бөек, ягъни Кара диңгез буе Болгарстаны, Хәзәр каһанлыгы, Идел буе Болгарстаны, Кимәк каһанлыгы һәм Кыпчак берләшмәләре, XII йөз Үзәк Азия татар дәүләтләре, Җүчи Олысы, XV-XVI йөзләрдәге татар ханлыклары һәм урдалары (Казан, Касыйм, Әстерхан, Себер һәм соңгысының элгәреләре булган Төмән һәм Шибанилар ханлыклары, 1783 елга кадәр яшәгән Кырым ханлыгы, 1504 елда юкка чыккан Олы Урда, XVII йөзнең беренче чирекләреннән соң таркалган Нугай Урдасы, 16 гасырга кадәр яшәгән Җагалдай ханлыгы).

Һуннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Һуннар

Һуннар — б. э. к. IX гасырдан ук хунну исеме белән мәгълүм булган төрки телле күчмә кабиләләр. Алар шул чордагы Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Б. э. к. II гасырда башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләт оешкан. Тагын күпмедер вакыт үткәч, каршылыклар ныграк кискенләшкән, һәм күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк хуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына таба күченеп киткәннәр. Аларның да бер кадәресе далада калган, икенче өлеше исә, көньяк Уралга таба юлын дәвам иттергән.

Һуннар Европа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның ерак тарихында зур эз калдырганнар.

Каһанлыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Абар каһанлыгы. Һуннар урдасы таркалганнан соң оешкан берләшмәләрдән берсе итеп Үзәк һәм Урта Азиядән чыккан күчмә авар (абар) кабиләләрен аерып күрсәтергә кирәк. Көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә алар үзләренә башка күп кенә төрки кабиләләрне буйсындырганнар.
  2. Төрки каһанлыгы, борынгы төрки кабиләләрне бергә туплауда, берләштерүдә мөһим урын тоткан. Халкының күпчелеге борынгы татарлар булган Көнчыгыш каханлыгы, сүз дә юк, татар халкы дәүләтчелегенең башлангычы булып тора.VII йөз башында каханлык икегә аерылган: Көнбатыш Төрки каханлыгы һәм Көнчыгыш Төрки каханлыгы барлыкка килгән.
    1. Көнбатыш Төрки каһанлыгы. Көнбатыштагысы, нигездә, Урта Азия җирләрен биләгән һәм ун төрки кабиләне берләштергән.
    2. Көнчыгыш Төрки каһанлыгына, җирләре янәшә булганлыктан, Кытай империясеннән саклану өчен тагын да күбрәк көч куярга туры килгән. Баштарак ул үз бәйсезлеген саклый алган, ләкин бераздан яңадан шул ук империягә бәйле булып калган.
  3. Кимәк каһанлыгыКөнбатыш Себердәге дәүләт. Каханлыкның төп җирле халкы шулай ук төрки телле кабиләләр, кыпчаклар белән кардәш кимәкләр булган. Дөресрәге, әлеге кабиләләр берлегенең зур бер өлеше, көнбатыш төркеме, кыпчаклар дип йөртелгән.
  4. Хәзәр каһанлыгы— Көнчыгыш Европаның Идел буе, Төньяк Кавказ һәм, гомумән, Урта Евразия халыклары тарихында зур эз калдырган беренче феодаль дәүләт.

Болгар илләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бөек Болгар иле Азак буе, Донның түбәнге агымындагы һәм Таман ярымутравындагы җирләрне биләп торган. Башкаласы Тамандагы элекке грек шәһәр-порты Фанагурис (Фанагория) булган. Таматарха да зур шәһәрләрдән саналган, соңрак рус чыганакларында ул Тмутаракань исеме белән мәгълүм.
  2. Идел буе Болгары (Болгар, чуаш. Атӑлҫи Пӑлхар) – VIII гXIII гасырларда яшәгән, Идел һәм Чулман елгалары бассейнында урнашкан дәүләт. Чыңгызхан гәскәрләре тарафыннан XIII гасырда аулап алына.

Алтын Урда һәм аннан соңгы дәүләтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урда (Җучи олысы, Олуг Олыс) — 1240нчы елларда барлыкка килгән, Көнчыгыш Европа, Урал, Себер территорияләрендә урнашкан дәүләт.

  1. Казан ханлыгы(үз исеме Казан Вәлияте)(Казан йорты) – 14381552нче елларда (кайбер чыганаклар буенча 1445-1552) яшәгән феодаль төзелешле дәүләт. 1438 елда Алтын Урда составыннан аерылып чыга.
  2. Кырым ханлыгы(кырымтатарча Qırım Hanlığı)(икенче исеме Олуг Урда, Кырым вәлияте, Кырым йорты) — 1443 елдан башлап 1783 елга кадәр яшәгән кырым татарлары дәүләте.
  3. Себер ханлыгы (Үз исеме Сөбер йорты)
  4. Әстерхан ханлыгы (Үз исеме Хаҗитархан йорты һәм Хаҗитархан вәлияте)
  5. Олы Урда (Үз исеме Тәхт Ил)
  6. Нугай Урдасы
  7. Нократ Вәлияте (икенче исеме Нократ Йир)

Кече Ярым-мөстәкыйль һәм мөстәкыйль татар дәүләтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казый Олысы (исенче исеме Күчүк Нугай)
  2. Төмән Бәклеге

Башка илләргә буйсынган дәүләтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җагалдай ханлыгыБөек Литва кенәзлегенә.
  2. Касыйм ханлыгыМәскәү кенәзлегенә.
  3. Болак арты республикасыСССРга.
  4. ТАССРСССРга.
  5. Татарстан ҖөмһүриятеРоссия Федерациясенә.

Барып чыкмаган проектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Идел-Урал штаты
  2. Татар-Башкорт Совет Республикасы

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ. 2019 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган.