Тунис (шәһәр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тунис (шәһәр) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тунис
гарәп. تونس
Сурәт
Рәсми исем تونس
Демоним Tunisois[1] һәм Tunisoise[1]
Дәүләт Flag of Tunisia.svg Тунис[2]
Нәрсәнең башкаласы Тунис
Административ-территориаль берәмлек Тунис[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Тунисское озеро[d]
Әгъзалык Creative Cities Network[d][3]
Халык саны 1 056 247 247 ел (2014)[4]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 4 метр
Сәгать поясы UTC+01:00
Кардәш шәһәр Әлҗәзаир (шәһәр), Амман, Көлн, Doha, Җиддә[d], Эль-Кувейт[d], Манама[d], Монреаль, Мәскәү, Рабат[d], Рио-де-Жанейро, Сантьяго, Ташкәнт, Сур[d], Вена, Белград, Лизбун, Марсель, Праһа һәм Эстүгүлем[d]
Мәйдан 212 630 000 квадрат метр
Почта индексы 1000
Рәсми веб-сайт commune-tunis.gov.tn
Коллаж
Феноменның икътисады economy of Tunis[d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Җирле телефон коды 71
Commons-logo.svg Тунис Викиҗыентыкта

Республиканың төп мәйданы һәм Бургә проспекты
Тунис панорамасы

Тунис (гарәп. تونس‎, фр. Tunis) — Тунис Җөмһүриятенең һәм Тунис провинциясенең башкаласы. Халкы 1 200 000 кеше (2008), бистә халкы белән бергә — 3 980 500.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туни шәһәре Урта диңгезнең Тунис култыгы ярында, Тунис күле аръягында урнашкан. Радес һәм Хальк-эль-Уэд (Ла-Гулет) портлары белән канал һәм тимер юлы аша тоташкан.

Шәһәр яр буе тигезлеге һәм аны уратып торган түбәләр буйлап сузылган. Заманчарак каралтылар (колониаль һәм аннан соңгы замандагы) уртасында иске шәһәр — Әл-Мәдинә урнашкан. Шәһәр янындагы Карфаген (Картаж) да Туниска керә. Туристлар күпләп Борынгы Рим заман шәһәре Карфаген җимерекләрен карарга, шулай ук Сиди-Бу-Саид, Эль-Марса, Ля-Гуллет калачыкларына килә.

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туниста башлыча җәй, Урта диңгездәге, эссе һәм коры, ә кыш — җылы һәм яңгырлы тора.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр турында б. э. к. 814 елда телгә алына, ә сакланып калган каралтыларның иң искесе XIII—XV гасырга карый[5].

Икътисади торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр илнең икътисади үзәге булып санала. Шәһәрдә һәм шәһәр янында химия, төзелеш, туку һәм азык-төлек җитештерү промышленносте үскән.


Транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тунис трамвае
Шәһәрара Тунис TGM поезды

Шәһәргә Тунис-Карфаген халыкара аэропорты хезмәт күрсәтә. Башкала илнең башка шәһәрләре белән Тунис тимер юлы һәм автотрасса аша тоташкан. Шәһәрдә диңгез порты, тимер юлы вокзалы, берничә автовокзал бар. Шәһәр арасында йөргән кызыл-буйлы маршрут таксилары ( луажлар) өчен вокзаллар да бар.

1985 елдан заманча тиз йөрешле Тунис трамвае да йөри. Француз телендә шәһәрнең трамвай челтәре «Métro» дип атала. Трамвайлардан тыш шәһәр һәм шәһәр яны маршруты буенча шәһәр яны поездлары бар. Шулай ук шәһәр буйлап автобуслар, маршрут таксилары ( луажлар) йөреп тора.

Билгеле шәхесләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Антонио Корпора (1909-2004) — италия рәссамы.

Тугандаш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тунис һәм түбәндәге шәһәрләр арасында тугандашлык булдырылган:


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Густерин П. В. Города Арабского Востока — М.: Восток—Запад, 2007. — 352 б. — (Энциклопедический справочник). — 2000 экз. — ISBN 978-5-478-00729-4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]