Яңа Ибрай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Ибрай latin yazuında])
Яңа Ибрай
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Аксубай районы
Координатлар 54°51'тн, 51°10'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 1453 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423079
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Новое Ибрайкино

Яңа Ибрай (яки Чәтрән) — Татарстан Республикасының Аксубай районындагы авыл. Яңа Ибрай район үзәге Аксубайдан 25 чакрым ераклыкта утырган.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.6 °C -10.6 °C -5.5 °C 5.3 °C 14.3 °C 19.2 °C 20.9 °C 18.5 °C 12.9 °C 5 °C -4.1 °C -9.8 °C 4.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.6 °C.[2]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Ибрай авылының беренче нигезләүче кеше, халык сөйләве буенча, Иске Ибрай авылыннан булган. Яңа Ибрай авылы оешканнан соң, беренче нигез салынган авыл Иске Ибрай дип йөртелә башлаган.

Авылның оешу вакыты XVI гасыр ахырына — XVII йөз башларына туры килә. Авыл башта бик кечкенә булган. Яңа Ибрайга, халык сөйләвенә караганда, Түбән Новгород (Түбән Новгород) якларыннан Чаадаевлар һәм Канкаевлар килеп утырганнар. Чаадаевлар руслаштырудан куркып, Канкаевлар крепостной изүгә түзә алмыйча килгәннәр.

Яңа Ибрай авылын икенче төрле Чәтрән дип тә йөрткәннәр. Чәтрән атамасы тарихи чыганакларда, фольклор әсәрләрендә еш очрый. «Риваятьләр һәм легендалар» томына Чәтрән авылына кагылышлы «Чәтрән» дип аталган легенда-риваять урнаштырылган. Аның эчтәлеге моннан гыйбарәт:

"Фәтхулла бабай, Гали[3] белгәндә, инде карт кеше иде. Ул бөтен авылда бердәнбер суфи-мөрит. Эш эшләми. Аягына иске бер читек, аның өстеннән бик тупас, бер инәдән бәйләнгән оек, шулар өстеннән бик зур һәм бик авыр бер юкә башмак киеп, тупас, үз буеннан да озынрак бер таяк тотып, һәр көнне берәр йортка шикәрле чәй эзләп китәр иде. Кабул итәр йортны Фәтхулла суфи гадәттә уңышлы сайлый: бер барып кереп чәйгә утырса, йорт иясе аны тиз генә озатырмын дип уйламасын. Ул, ике кат тирләп, уналты чынаяк чәй эчмичә чыгып китми.

Фәтхулла бабай озак яшәде. Гали аны Чистайда укыган чагында да күрә алды. Фәтхулла бабайның сүзенә күрә, Әмир ырулары, Мәһди ырулары, Галинең Гафур бабалары, ясаклы очлары (тик барысы да түгел), Фәтхулла бабай үзе — алар барысы да бер төптән — Исмәгыйль Чаадаев балалары.

Гали алып кайткан тәмле чәйне лимонлап эчеп, чәйдән йомшарганнан соңында, җәелеп китеп Фәтхулла бабай сөйләде: «Исмаил бабай Чаадаев Лискауда[4] булган. Анда аның имениесе дә, коллары да булган. Ул вакытта патша Исмаил бабайга әйткән:

— Җиреңә, колларыңа ия булып калырга теләсәң — чукын. Чукынмасаң, кенәз булып калмыйсың, имениең, колларың кулыңнан алына. Шул ике якның берсенә риза булып, кул куй,— дип. Исмәгыйль бабай бер ягына да кул куймаган, берничә кеше иярткән дә качкан. Менә бу Чәтрәнгә[5] килеп төшкән. Патшаның түрәләре, артыннан килеп, Исмәгыйль бабайны тотканнар һәм суктыра-суктыра үтергәннәр. Исмәгыйль бабайдан калган ике улының берсе — Хәсән бабай — хокукыннан аерылырга кул куйган. Гает дигәне чукынырга риза булган һәм чукынган. Без — әнә шул Хәсән бабайдан калган нәсел, ясаклылар».

Фәтхулла бабай " Лысково «ның кайда икәнен дә белми. Вакыйганың вакытын чама белән XVIII йөзнең урталарына күрсәтә, чукындыручы патшаның кайсы икәнен әйтә алмый.

Чынлап, иске Мәкәрҗәгә якын „Лысково“ дигән урын бар, анда Чаадаев дигән алпавыт-кенәзләр яшәгән икән. Мәшһүр Чаадаев[6] шулардай булган.

Фәтхулла бабайның сөйләгәне җир документлары белән дә раслана. Һәрхәлдә, Галинең Чаадаевлардан булуы дөреслек тапкан бер хәбәр булып чыга.

Чәтрән ул заманда руска катнашмый. Иң якын рус авылы җиде-сигез чакрымда. Алар да калкулар, урманнар аръягында. Бер вакытта да чиркәү чаңнары тавышы Чәтрәнгә килеп җитми. Чәтрәндә торган кеше гомерендә дуңгыз күрмәскә мөмкин. Әллә ничә елга бер адашкан дуңгыз килеп керсә, бүре үтергән кебек, малайлар аны күсәкләр белән кыйнап үтерәләр. Авылда бер генә рус — тимерче тора. Ул татарча бик оста белә. Старшина — чуаш, ул да татарча белә. Башка рус түрә килсә дә, старшина белән килә.

Чәтрәннең ул замандагы мужигы искиткеч авыл сөя, читкә чыгып йөргән кешегә җирәнеп карый. Аның чабатасы да, урагы да, җире дә „мөкатдәс“. Билгеле вакытларда мулла кертеп, Коръән укыту белән бөтен дин бурычлары да үтәлеп беткән була».

Яңа Ибрай халкы җыелма була. Аңа Яңа Чишмә районының Чертуш авылыннан тагын бер нәсел килеп утыра һәм алар ишәеп китәләр.

Чукындыру сәясәте вакытында авылның бер өлеше чукындырыла. Керәшен татарларының зираты аерым була, һәм алар яшәгән урам да Керәшен очы дип йөртелә. Соңыннан аларның барысы да мөселманлыкка чыгып бетәләр. Авылда тагын Кыргыз очы урамы бар. Авыл халкы, эш беткәч, кыргыз якларына акча эшләргә бара торган була. Дуңгыз атавы урамында күрше рус авылы кешесе дуңгызын килеп тапкан һәм урам дуңгызга мөнәсәбәтле булып калган. Су тегермәнен эшләтә торган авыл кешесе тегермән буасыннан авыру аккошны тотып, өенә алып кайтып тәрбияләгән, һәм ул яшәгән урам Аккош урамы дип атала башлаган. Челтер чишмә урамы дигән атама, әлбәттә, урам янында гына күпләгән чишмәләр челтерәп акканга кушылган.

Авыл халкы телендә ч, җ урынына [ц], [з] авазлары актив кулланыла. Мәсәлән: Цирмешән, кецкенә, цегендер, пецән цапкан, зыен (җыен урынына), Цаллы һ. б.

Авыл халкының бер өлеше озын, нәзек, зәңгәр күзле, ак йөзле, чәчләре сарырак. Икенчеләре кыскарак буйлы, зәңгәр-соры күзле, аксыл йөзле.

Авыл яныннан Кече Сөлчә суы агып уза. Сөлчә суына Коры, Кыз кала асты, Баткалак, Чәтрән, Ике ара, Әлмәт аланы, Кәләй, Сиблат, Саксар, Ташлы, Карак асты чишмәсе елгалары кушыла. Яңа Ибрай авылы Чәтрән суының Кече Сөлчәгә кушылган җирендә урнашкан. Чишмәләрдән: Салкын, Ялгыз каен, Карагат, Кәләй, Саксар, Норай, Авыл эче чишмәләре һ. б. бар. Авыл тирәсен Марлы куак, Чәтрән башы күлләре бизи. Усман мулла, Исәнбирле төбәкләре, Лука, Даулы, Качкын, Әлмәт, Каюм, Зекри аланнары, Шомыртлы, Ялгыз каен күперләре, Кыз каласы сырты дип аталган аерым урын атамалары очрый.

Авыл аксакалы Ибраһим абый Мифтаховның сөйләвенә караганда, Иске Ибрай башта чуаш авылы була. Аннары анда татарлар килеп утыра. Татарлар күбәеп киткәч, чукынмаган чуашлар (алар мәҗүси булалар) икенче урынга күчеп китәләр һәм авылларының элекке исемен саклап, яңа нигезләгәннең дә Ибраево дип атыйлар.

Христианлаштыру сәясәте вакытында авылның бер очы чукындырылган. Керәшен очында яшәүчеләргә кыз бирмәгәннәр һәм кыз алмаганнар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда хәзер якынча 1100 хуҗалык исәпләнә, татарлар яши.

Авыл урамнарын халык үзенчә атый: Кыргыз очы, Бозау очы, Бәби очы һ. б.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элекке Казан губернасы Чистай өязендәге Чәтрән (хәзерге Яңа Ибрай, Аксубай районы) авылында 1876 елның 16 сентябрендә Галиәсгар Гафуров Чыгтай туа. Мөхәммәт Гайнуллин «Татар әдипләре»[7] дигән китабында болай яза: «XIX йөз ахыры — XX йөз башы татар мәгърифәтчелек әдәбияты, аеруча реалистик прозасы үсешен күзәткәндә, Галиәсгар Гафуров иҗатын читләтеп узып булмый. Әлегә кадәр биографиясе дә иҗаты да тиешенчә өйрәнелмәгән, хәтта күп вакытта исеме дә телгә алынмый торган бу язучының татар әдәбияты һәм җәмәгатьчелек фикере тарихында үзенчәлекле урыны бар». Ул 1942 елның 22 августында вафат була. Кабере — Аксубай районының Иске Ибрай авылы зиратында.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда урта мәктәп, гимназия бар, һәм аңа философия фәннәре докторы, профессор Мансур Ибраһим улы Абдрахманов (19121972) исеме бирелгән. Гомере буе Казан университетында укыткан мөхтәрәм шәхес исемен авылдашлары шулай мәңгеләштергәннәр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  2. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  3. Татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Гафуров (18671942)
  4. Лысково — Түбән Новгород өлкәсендәге шәһәр.
  5. Хәзер Аксубай районының Яңа Ибрай авылы.
  6. П. Я. Чаадаев (17941856) — күренекле рус язучысы, А. С. Пушкинның якын дусты.
  7. Гайнуллин М. Г. Татар әдипләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1978.— 123 б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф. Г. Гарипова. — Казан: Мәгариф, 2005, — 247 б.