1966 елгы дөнья футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1966 елгы дөнья футбол чемпионаты latin yazuında])
1966 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Бөекбритания
Вакыт 11 июл 1966 — 30 июл 1966
Такымнар 16
Үткәрү урын(нары) 8 (7 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Англия
Икенче урын  Алмания
Өченче урын  Португалия
Дүртенче урын  ССРБ
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 32
Кертелгән туплар 89 (бер мачта 2.78)

1966 елгы дөнья футбол чемпионаты (ингл. Football World Cup 1966) — 1966 елда узган сигезенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 11 июлдән 30 июлгә кадәр Англияең җиде шәһәрендә (Лондон, Бирмингем, Ливерпуль, Манчистыр, Шеффилд, Сандерленд, Мидлсбро) үткәрелгән.

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 10 - Аурупадан, 5 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан. Төньяк Корея һәм Португалия милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче һәм икенче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 32 уен уйналган, 89 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Гарринча, Вава (икесе дә - Бразилия), Леонел Санчес (Чили), Флориан Альберт (Маҗарстан), Валентин Иванов (ССРБ), Дражан Еркович (Югославия) - 4 туп.

Финалда чемпионат хуҗалары Көнбатыш Алманияне өстәмә вакытта 4:2 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булганнар. Өченче урын өчен матчта Португалия футбол җыелмасы Советлар Берлеге җыелмасын 2:1 исәбе белән җиңгән