1954 елгы дөнья футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1954 елгы дөнья футбол чемпионаты latin yazuında])
1954 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Швейцария
Вакыт 16 июн 1954 — 4 июл 1954
Такымнар 16
Үткәрү урын(нары) 6 (6 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Алмания
Икенче урын  Маҗарстан
Өченче урын  Австрия
Дүртенче урын  Уругвай
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 26
Кертелгән туплар 140 (бер мачта 5.38)

1954 елгы дөнья футбол чемпионаты (алман. FIFA Fussball-Weltmeisterschaft 1954 Schweiz, фр. Championnat du Monde de Football 1954, итал. Campionato mondiale di calcio 1954, романш. Campiunadis mundials da ballape 1954) — 1954 елда узган бишенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 14 июннән 4 июлгә кадәр Швейцариянең алты шәһәрендә (Базел, Берн, Женева, Лозанна, Лугано һәм Цүрих) үткәрелгән.

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 12 - Аурупадан, 2 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан, 1 - Азиядән. Шотландия, Көньяк Корея, Төркия милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче һәм икенче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 26 уен уйналган, 140 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Шандор Кочиш (Маҗарстан) - 11 туп, Эрих Пробст (Австрия), Йозер Һүги (Швейцария), Макс Морлок (Көнбатыш Алмания) - 6 туп.

Финалда Көнбатыш Алмания футбол җыелмасы Маҗарстанны 3:2 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен матчта Австрия футбол җыелмасы Уругвай җыелмасын 3:1 исәбе белән җиңгән.