1938 елгы дөнья футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1938 елгы дөнья футбол чемпионаты latin yazuında])
1938 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Франция
Вакыт 4 июн 1938 — 19 июн 1938
Такымнар 15
Үткәрү урын(нары) 10 (10 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Италия
Икенче урын  Маҗарстан
Өченче урын  Бразилия
Дүртенче урын  Швеция
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 18
Кертелгән туплар 84 (бер мачта 4.67)

1938 елгы дөнья футбол чемпионаты (фр. Coupe du monde de football de 1938) — 1938 елда узган өченче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 4 июннән 19 июнгә кадәр Франциянең ун шәһәрендә (Париж, Марсел, Лион, Тулуза, Бордо, Страсбург, Һавр, Реймс, Лилл һәм Антиб) үткәрелгән.

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 12 - Аурупадан, 2 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан, 1 - Африкадан. Куба, Индонезия, Норвегия, Польша милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш финалның 1/8 өлешеннән башлап «җиңелгән очракта төшеп калу» схемасы буенча үткәрелгән.

Барлыгы 18 уен уйналган, 84 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Леонидас (Бразилия) - 7 туп, Җөрҗ Шароши, Җула Женгеллер (икесе дә - Маҗарстан), Силвио Пиола (Италия) - 5 туп.

Финалда Италия футбол җыелмасы Маҗарстанны 4:2 исәбе белән җиңеп, рәттән икенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен матчта Бразилия футбол җыелмасы Швеция җыелмасын 4:2 исәбе белән җиңгән