1986 елгы дөнья футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1986 елгы дөнья футбол чемпионаты latin yazuında])
1986 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Мексика
Вакыт 31 май 1986 — 29 июн 1986
Такымнар 24
Үткәрү урын(нары) 12 (9 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Аргентина
Икенче урын  Алмания
Өченче урын  Франция
Дүртенче урын  Бельгия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 52
Кертелгән туплар 132 (бер мачта 2.54)

1986 елгы дөнья футбол чемпионаты (исп. Copa Mundial de Fútbol de 1986) — 1986 елда узган унөченче ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 31 майдан 29 июнгә кадәр Мексиканың тугыз шәһәрендә (Мехико, Гуадалахара, Леон, Пуебла, Толука, Сан-Николас-де-лас-Гарса, Керетаро, Монтеррей, Незавалькойотль, Ирапуато, Запопан) үткәрелгән.

Ярышта 24 җыелма такым катнашкан, шуларның 15 - Аурупадан, 4 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан, 2 - Африкадан, 2 - Азиядән. Канада, Дания һәм Гыйрак милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 24 такым алты төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар һәм иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәткән 4 өченче урын алган такым «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 52 уен уйналган, 132 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Гари Линекер (Англия) - 6 туп, Диего Марадона (Аргентина), Карека (Бразилия), Эмилио Бутрагеньо (Испания) - 5 туп.

Финалда Аргентина җыелмасы Көнбатыш Алманияне өстәмә вакытта 3:2 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Франция футбол җыелмасы Польшаны өстәмә вакытта 4:2 исәбе белән җиңгән.