1970 елгы дөнья футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1970 елгы дөнья футбол чемпионаты latin yazuında])
1970 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Мексика
Вакыт 31 май 1970 — 21 июн 1970
Такымнар 16
Үткәрү урын(нары) 5 (5 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Бразилия
Икенче урын  Италия
Өченче урын  Алмания
Дүртенче урын  Уругвай
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 32
Кертелгән туплар 95 (бер мачта 2.97)

1970 елгы дөнья футбол чемпионаты (исп. Copa Mundial de Fútbol de 1970) — 1970 елда узган тугызынчы ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 31 майдан 21 июнгә кадәр Мексиканың биш шәһәрендә (Мехико, Гуадалахара, Леон, Пуебла, Толука) үткәрелгән.

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 9 - Аурупадан, 3 - Көньяк Америкадан, 2 - Төньяк Америкадан, 1 - Азидән һәм 1 - Африкадан. Сальвадор, Исраил һәм Марокко милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенче этапта төркемнәрдә беренче һәм икенче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 32 уен уйналган, 95 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Герд Мүллер (Алмания) - 10 туп, Жаирзиньо (Бразилия) - 7 туп.

Финалда Бразилия җыелмасы Италияне 4:1 исәбе белән җиңеп, өченче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Көнбатыш Алмания футбол җыелмасы Уругвай җыелмасын 1:0 исәбе белән җиңгән.