1994 елгы дөнья футбол чемпионаты
| Тулылыклар | |
|---|---|
| Кабул итүче ил | Америка Кушма Штатлары |
| Вакыт | 17 июн 1994 — 17 июл 1994 |
| Такымнар | 24 |
| Үткәрү урын(нары) | 9 (9 шәһәрдә) |
| Урыннар | |
| Чемпион | |
| Икенче урын | |
| Өченче урын | |
| Дүртенче урын | |
| Ярыш статистикасы | |
| Уйналган мачлар | 52 |
| Кертелгән туплар | 141 (бер мачта 2.71) |
1994 елгы дөнья футбол чемпионаты (ингл. Football World Cup 1994) — 1994 елда узган унбишенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 17 июньнән 17 июльгә кадәр АКШның тугыз шәһәрендә (Пасадена, Стәнфорд, Понтиак, Ист-Рутерфорд, Даллас, Чикаго, Орландо, Фоксборо һәм Вашингтон) үткәрелгән.
Ярышта 24 җыелма такым катнашкан, шуларның 12 - Аурупадан, 4 - Көньяк Америкадан, 3 - Африкадан, 3 - Азиядән, 2 - Төньяк Америкадан. Греция, Нигерия һәм Согуд Гарәпстаны милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.
Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 24 такым алты төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар һәм иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәткән 4 өченче урын алган такым «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.
Барлыгы 52 уен уйналган, 141 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Христо Стоичков (Болгария), Олег Саленко (Рәсәй) - 6 туп, Ромарио (Бразилия), Роберто Баҗо (Италия), Юрген Клинсманн (Алмания), Кеннет Андерссон (Швеция) - 5 туп.
Финалда Бразилия җыелмасы Италияне матчтан соңгы пинәлти сериясендә 3:2 (матчның төп һәм өстәмә вакыты 0:0 исәбе белән тәмамланган) исәбе белән җиңеп, дүртенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Швеция футбол җыелмасы Болгарияне 4:0 исәбе белән җиңгән.