1974 елгы дөнья футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1974 елгы дөнья футбол чемпионаты latin yazuında])
1974 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Алмания
Вакыт 13 июн 1974 — 7 июл 1974
Такымнар 16
Үткәрү урын(нары) 9 (9 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Алмания
Икенче урын  Нидерландлар
Өченче урын  Польша
Дүртенче урын  Бразилия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 38
Кертелгән туплар 97 (бер мачта 2.55)

1974 елгы дөнья футбол чемпионаты (алман. Fussball-Weltmeisterschaft 1974) — 1974 елда узган унынчы ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 13 июннән 7 июлгә кадәр Алманиянең тугыз шәһәрендә (Мүнхен, Берлин, Һамбург, Дортмунд, Дүсселдорф, Гелзенкирхен, Франкфурт, Һанновер, Штуттгарт) үткәрелгән.

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 9 - Аурупадан, 3 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан, 1 - Океаниядән һәм 1 - Африкадан. Австралия, Көнчыгыш Алмания, Һаити һәм Заир милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенче этапта төркемнәрдә беренче һәм икенче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 32 уен уйналган, 97 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Гжегож Ләто (Польша) - 7 туп, Йоһан Неескенс (Нидерландлар), Анджей Шармах (Польша) - 5 туп.

Финалда Көнбатыш Алмания җыелмасы Нидерландларны 2:1 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Польша футбол җыелмасы Бразилияне 1:0 исәбе белән җиңгән.