1978 елгы дөнья футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1978 елгы дөнья футбол чемпионаты latin yazuında])
1978 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Аргентина
Вакыт 1 июн 1978 — 25 июн 1978
Такымнар 16
Үткәрү урын(нары) 6 (5 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Аргентина
Икенче урын  Нидерландлар
Өченче урын  Бразилия
Дүртенче урын  Италия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 38
Кертелгән туплар 102 (бер мачта 2.68)

1978 елгы дөнья футбол чемпионаты (исп. Copa Mundial de Fútbol de 1978) — 1978 елда узган унберенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 1 июннән 25 июнгә кадәр Аргентинаның биш шәһәрендә (Буйныс-Айрыс, Кордоба, Мар-дел-Плата, Росарио, Мендоса) үткәрелгән.

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 9 - Аурупадан, 3 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан, 1 - Азиядән һәм 1 - Африкадан. Иран һәм Тунис милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенче этапта төркемнәрдә беренче һәм икенче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 38 уен уйналган, 102 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Марио Кемпес (Аргентина) - 6 туп, Роб Резенбринк (Нидерландлар), Теофило Кубиллас (Перу) - 5 туп.

Финалда Аргентина җыелмасы Нидерландларны өстәмә вакытта 3:1 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Бразилия футбол җыелмасы Италияне 2:1 исәбе белән җиңгән.