Imanbek

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Imanbek latin yazuında])
Imanbek
Туган телдә исем каз. Иманбек Маратұлы Зейкенов
Туган 21 октябрь 2000(2000-10-21)[1] (23 яшь)
Аксу, Павлодар өлкәсе, Казакъстан[1]
Ватандашлыгы  Казакъстан
Һөнәре диҗей, музыка продюсеры

 Imanbek Викиҗыентыкта

Иманбек Марат улы Зейкенов (каз. Иманбек Маратұлы Зейкенов; Imanbek буларак танылган, 2000 елның 21 октябре, Аксу, Павлодар өлкәсе, Казакъстан[2]) — Казакъстан диджее һәм музыкаль продюсер. 2019 елда Saint Jhnның «Roses» җырына ремиксы белән дөньякүләм таныла. Аның өчен «Грэмми-2021» музыкаль премиясенә лаек була. Казакъстаннан «Грэмми» алган беренче музыкант, шулай ук БДБ һәм элекке ССРБ музыкантларының классик музыка категориясендә «Грэмми» алган беренче музыкант була.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иманбек Казакъстанның Павлодар өлкәсенең Аксу шәһәрендә туа[3]. Тимер юл көллиятендә укыганда Аксу тимер юл станциясендә эшли башлый. 2017 елдан бирле ремикс белән шөгыльләнүен дәвам итә. Гайана-Америка рэперы Saint Jhn Россия Лейбл Effective Record аша чыгарылган «Roses»ка ремикс ясаган[4]. Ремикс Saint Jhn катнашмыйча ясалган, чөнки Иманбек Зейкеновның аның белән Инстаграмда элемтәгә керү уңышсыз була, аңа бернинди җавап та булмый[5]. Бу җырга ремикс Аурупада чартларның күпчелегендә пәйда була, шул исәптән Бельгия, Маҗарстан, Нидерланд, Польша һәм Швециядә һәм «Shazam»ның дөнья топында 3 нче була[6]. Ремиксның уңыш һәм популярлыгыннан чыгып, 2016 елда язылган оригиналь җыр US Billboard, British Singles Chart чартларында һәм 2019 елда Австрия, Канада, Дания, Франция, Алмания, Ирландия кебек башка илләрнең чартларында барлыкка килә.

2020 елның ноябрендә Иманбек иң яхшы ремикс өчен (Roses) «Грэмми» премиясенә тәкъдим ителә[7][8]. 2021 елның 14 мартында Иманбекның бу номинациядә җиңүе турында игълан ителә[9]. Иманбек Казакъстаннан «Грэмми» алган беренче музыкант, шулай ук БДБ һәм элекке ССРБ музыкантларының классик музыка категориясендә «Грэмми» алган беренче музыкант була.

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сингллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем Ел Чартларда югары позиция Сертификацияләр Альбом
Бөекбритания байрагы
UK
[10]
Австралия байрагы
AUS
[11]
Флаг Франции
FRA
[12]
Флаг Германии
GER
Италия байрагы
ITA
[13]
Нидерландлар байрагы
NED
[14]
Норвегия байрагыNOR
[15]
Яңа Зеландия байрагыNZ
Швеция байрагы
SWE
[16]
Швейцария байрагы
SWI
[17]
АКШ байрагы US
[18]
«Roses (Imanbek Remix)»

(Saint Jhn белән берлектә)
2019 1 1 2 3 4 1 4 1 4 2 4
  • RIAA: агалтын
  • ARIA: 3 × агалтын[19]
  • BEA: агалтын[20]
  • BPI: агалтын
  • BVMI: агалтын[21]
  • IFPI DEN: агалтын
  • RMNZ: 2 × агалтын
  • SNEP: бриллиант
Collection One
«I’m Just Feelin’ (Du Du Du)»
(Мартин Дженсен белән берлектә)
2020 99

[22]
Альбомнан тыш сингллар
«Brother Louie»
(Vize һәм Дитер Болен белән берлектә, Leony катнашында)
64
«Blackout»
(Tory Lanez катнашында)[23]
«Too Much»[24]
(Marshmello белән берлектә һәм Ашер катнашында)
«Kill Me Better»[25]
(Don Diablo белән берлектә, Тревор Дэниел катнашында)
«Big»
(Рита Ора белән берлектә, Дэвида Гетта һәм Gunna катнашында)
2021
«Leck»[26]
(Моргенштерн һәм Fetty Wap белән берлектә)

Башка релизлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иманбекның башка берничә релизлар бар, аерым алганда:

  • «Take Me» (ONEIL белән берлектә)
  • «Hot» (Parah Dice белән берлектә)
  • «Smoke It Up» (Stephanskiy белән берлектә)
  • «Dope»
  • «Clandestina» (FILV & Edmofo белән берлектә, Emma Peters катнашында)
  • «Romantic Dance» (DJ Dimixer, Murana катнашында)
  • «Bang Bang» (Rita Ora белән берлектә)
  • «Фонтанчик с чёрным дельфином» (Adam maniac һәм Гио Пика катнашында)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 AllMusic — 1991.
  2. Олег Кармунин (2021-03-17). Миллионер из Аксу: как бывший железнодорожник из Казахстана Иманбек Зейкенов получил «Грэмми». 2021-06-28 тикшерелгән.
  3. Luke Winkie (2020-07-15). Meet the 19-Year-Old From Kazakhstan Who Remixed ‘Roses’ Into a Hit. 2021-06-28 тикшерелгән.
  4. Кто такой Imanbek и как музыкант из Казахстана помог рэперу SAINt JHN влететь в топ чарта Billboard (2020-05-07). 2021-06-28 тикшерелгән.
  5. Железнодорожник из Аксу, создавший всемирно известный ремикс на «SAINt JHN — Roses»: кто он (October 30, 2019). January 13, 2020 тикшерелгән.
  6. Reddit: Why did rapper SAINt JHN ignore the «Roses» remix author, who makes him famous?
  7. Казахский диджей Imanbek номинирован на премию «Грэмми».
  8. Imanbek из Казахстана рассказал, как создал номинированную на «Грэмми» композицию.
  9. Диджей из Казахстана Imanbek получил премию «Грэмми»
  10. Official Singles Chart Top 100 | Official Charts Company.
  11. Roses (Imanbek Remix). әлеге чыганактан 2021-07-19 архивланды. 2021-07-15 тикшерелгән.
  12. Roses (Imanbek Remix).
  13. Roses (Imanbek Remix).
  14. Roses (Imanbek Remix).
  15. Roses (Imanbek Remix).
  16. Imanbek Discographie.
  17. Roses (Imanbek Remix).
  18. Saint Jhn & HSI.
  19. ARIA Australian Top 50 Singles.
  20. Goud en Platina — Singles 2020.
  21. Gold-/Platin-Datenbank.
  22. Veckolista Singlar, vecka 19.
  23. Blackout (feat. Tory Lanez) – Single by Imanbek.
  24. Marshmello x Imanbek drop new song & futuristic music video with Usher 'Too Much'.
  25. Kill Me Better (feat. Trevor Daniel) — Single by Don Diablo & Imanbek on Apple Music.
  26. Моргенштерн, Imanbek и Fetty Wap выпустили совместную песню.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]