Рәшит Шәкүр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Шәкүр latin yazuında])
(Räşit Şäkür битеннән юнәлтелде)
Рәшит Шәкүр
баш. Рәшит Шәкүр

Рәшит Шәкүр
Тугач бирелгән исеме: Рәшит Закир улы Шәкүров
Туу датасы: 11 гыйнвар 1937(1937-01-11) (87 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Стәрлетамак районы, Яңа Габдрахман
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1970―2024
Юнәлеш: проза, поэзия,әдәбият фәне
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: рус теле, башкорт теле
Дебют: «Йөрәгемдә — кояш » (1970)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (2012)
Бүләкләр: Башкортстанның халык шагыйре (2021)
Яшәү җире Достоевски урамы[1]

Рәшит Шәкүр (псевдоним, тулы исеме Рәшит Закир улы Шәкүров, баш. Рәшит Шәкүр, Рәшит Закир улы Шәкүров) – язучы, шагыйрь, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), БР атказанган фән эшлеклесе (1997), БР мәгариф отличнигы (1997), филология фәннәре докторы (1998), профессор (2012). ССРБ журналистлар (1961) һәм язучылар (1979) берлекләре әгъзасы. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2012). «Урал» милли үзәк рәисе (1989―1991). Башкортстанның халык шагыйре (2021).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 11 гыйнварында БАССР Әлшәй районы (хәзер Стәрлетамак районы) Яңа Габдрахман авылында туган. Авыргазы районы Морадым мәктәбен, Октябрьскида нефть техникумын (1956), Уфада дәүләт университетын (1965), Мәскәүдә тел гыйлеме институтында аспирантура (1972) тәмамлый. Кандидатлык (1974), Урал топонимиясе буенча докторлык (1998) диссертацияләре яклый.[2] Техникум тәмамлагач, Әлмәт нефть промыселларында эшли. Армиядә хезмәт итеп кайта. Уфада радиокомитетта хәбәрче (1960), «Совет Башкортстаны» газетасында (1965-1969) хәбәрче, бүлек мөдире, Уфа Тарих, тел һәм әдәбият институтында (1972-1977) фәнни хезмәткәр, «Агыйдел» (1977), «Ватандаш» (1998) журналларында эшли. Уфа педагогия институтында (1998-2012) укыта.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шигырьләр җыентыгы — «Йөрәгемдә — кояш» (1970). «Тауларым, далаларым» (1982), «Малин-кала» (1997), «Заманалар юлында» (1988) исемле китапларында милли горурлык, туган якны сөю хисләре белән өретелгән шигырь һәм хикәятләре урын алган. «Гасырлар әманәты» (2002), «Рухилык нигезләре» (2009) китапларында БР рухи тормышы мәсьәләләрен күтәрә. «Бишегем — чал дала» (2003), «Лачыннар биектә оча» (2007) китапларын язды. Равил Бикбаев белән берлектә БР дәүләт гимны текстын язды.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елда Шәкүров Рәшит Закир улы «Куныр буга» эпосынең тагын бер вариантын Аскар авылында М. Мирхәйдәрова язып ала.

Гыйльми кызыксынулары фольклор, диалектология, топонимика өлкәсендә. 1973 елдан башлап БАССР, Курган өлкәсе авылларына оештырылган гыйльми экспедицияләрдә катнаша. 1992 елда «Башкорт энциклопедиясе» бүлеген оештырып, яңа фән тармагын башлап җибәрә. Сүзлекләр, белешмәлекләр төзүдә катнаша: «Башкортстан» (1996) кыскача белешмәлегенең баш мөхәррире. Мифтахетдин Акмуллага багышланган «Шигърият йолдызы» (Звезда поэзии) (1981) монографиясен язды. «Җырлаучы торналар илендә» (1996), «Атаклы башкортлар» (1998) җыентыкларында танылган шәхесләр турында очерклар тупланган. 6 томлык «Башкорт әдәбияты тарихы»н (1990-1996) языша. «Җирнең хәтер китабы» (1984), «Географик атамалар эзеннән» (1986, (рус.)) хезмәтләре Көньяк һәм Урта Урал топонимикасына багышланган. 370 фәнни хезмәте бар.[2]

2004 елда «Башкиры в Татарстане. О судьбе мензелинских и бугульминских башкир» дигән бәхәсле китабын язды.[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1988 ― БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 1989 ― Мифтахетдин Акмулла премиясе
  • 1997 ― Рәми Гарипов исемендәге премия
  • 1997 ― БР атказанган фән эшлеклесе
  • 2001 ― Зәйнәп Биишева исемендәге премия ― «Атаклы башкортлар» (1998) китабы өчен
  • 1997 ― БР мәгариф алдынгысы
  • 2007 ― «Салават Юлаев» ордены
  • 2012 ― Салават Юлаев премиясе«Лачыннар оча биектә» (2007) китабы өчен[4]
  • 2021 ― Башкортстанның халык шагыйре[5][6].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Марина Нәби ҡызы. Кызлары Шәүрә, Гөлдәр.[7]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]