Джозефсон эффекты
Джозефсон эффекты (tat.lat. Djozefson effektı(үле сылтама)) - ике үтә үткәргечне бүлүче диэлектрикның нечкә катламы аша үтә үткәрүчән агым күренеше. Шушы агымы - Джозефсон агымы, ә тоташмасы - Джозефсон контакты дип исемләнә.
Ике үтә үткәргеч арасында диэлектрик урнаша, шушы нечкә диэлектрик аша агым - Джозефсон агымы.
Инглиз физигы Б. Джозефсон 1962 елда бу эффектны фаразлый, ә АКШ физиклары П. Андерсон һәм Дж. Роуэлл үзләренең тәҗрибәләрендә 1963 елда стационар эффектларын ачалар.
Күренеш тасвирламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Джозефсон эффекты төп тигезләмәсе (Шрөдингер тигезләмәсеннән чыга):
- (үтә үткәрүчән фазаның үзгәреше тигезләмәсе)
- (Джозефсон көчсез-бәйләнгән агымы-фазасы нисбәте)
биредә
- U(t) - Джозефсон контакты буйлап көчәнеше
- I(t) - Джозефсон контактында агым
- Джозефсон контакты буйлап фазалар аермасы (дулкынча фунцияләрдә яки тәртип параметрының фазалары аермасы Гинзбург-Ландау теориясендә)
- Ic контактның чик агымы (температурага һәм магнит кырына бәйле)
- магнит өермәсе кванты
Даими агымлы (стационар) Джозефсон эффекты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тоташма аша агым чик агымына кечерәк үткәргәндә көчәнеш төшүе булмый (диэлектрик катламына карамастан). Үткәрүчән электроннар Туннель эффекты сәбәпле диэлектрик аша каршылыксыз үткәрелә.
Үтә үткәрүчән агым бәйләнгән электроннар - Купер пары ярдәмендә үткәрелә. Контакт көчәнеше үтә үткәрүчән ярыкка (Купер пары тәэсир энергиясе) тигез булса Джозефсон агымы гадәттәге туннель агымына тигез (иң зур).
Алмаш агымлы (стационарсыз) Джозефсон эффекты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тоташма аша агым чик агымына зуррак караганда үткәргәндә көчәнеш төшүе хасил була, шушы очракта контакт электромагнит дулкыннарны нурландыра. Нурланыш ешлыгы:
- ,
биредә — электрон коргысы,
- — Планк даимие.
Эффект аңлатмасы: үтә үткәрүчән агым булдыручы Купер-парының электроннары контакт үткәргәндә өстәмә энергиясен алалар, тын халәтенә кайтар өчен электроннар Купер-пары электромагнит энергия квантын нурландырырга тиеш.
Джозефсон эффекты кулланышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Джозефсон эффекты ярдәмендә көчәнеш, электромагнит кырның бәяләмәләре зур төгәллек белән үлчәнеп була. Шуңа күрә хәтта баш мие электромагнит кыр үлчәнә. Джозефсон контакты төгәл ешлыкларны үлчи, шуңа күрә хәрби җайланмасында, ПРО-системасында (Ракеталар каршы саклавы), детекторларда (ракеталарны төбәү), кешенең зәгыйфь электромагнит кырны үлчәвендә кулланылып була.
- СКВИД - зәгыйфь электромагнит кырны үлчәве
- Метрология
- Медицина
- Бер электронлы транзистор
- Астрономия, Астрофизика
- Үтә үткәрүчән санаклар (кубит)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Үтә үткәрүчәнлек
- Туннель эффекты
- Шрөдингер мәчесе
- Квант кушуы
- Шрөдингер тигезләмәсе
- Гамильтониан (классик механика)
- Билгесезлек принцибы
- Паули мәсләге
- Бозе — Эйнштейн бүленеше
- Ферми — Дирак бүленеше
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гольданский В. И., Трахтенберг Л. И., Флёров В. Н. Туннельные явления в химической физике. М.: Наука, 1986. — 296 с.
- Блохинцев Д. И., Основы квантовой механики, 4 изд., М., 1963;
- Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Квантовая механика (нерелятивистская теория). — Издание 3-е, переработанное и дополненное. — М.: Наука, 1974. — 752 с. — («Теоретическая физика», том III).
- Лихарев К. К., Ульрих Б. Т. — Системы с джозефсоновскими контактами: основы теории. — М.: Изд-во МГУ, 1978. — 446 с.
- Josephson, B. D., "Possible new effects in superconductive tunnelling," Physics Letters 1, 251 (1962) doi:10.1016/0031-9163(62)91369-0
- Josephson, B. D. (1974). "The discovery of tunnelling supercurrents". Rev. Mod. Phys. 46 (2): 251–254. Bibcode:1974RvMP...46..251J. doi:10.1103/RevModPhys.46.251.
- Josephson, Brian D. (December 12, 1973). "The Discovery of Tunneling Supercurrents (Nobel Lecture)".
- Anderson, P W; Rowell, J M (1963). "Probable Observation of the Josephson Tunnel Effect". Phys. Rev. Letters 10: 230. Bibcode:1963PhRvL..10..230A. doi:10.1103/PhysRevLett.10.230.