Кира Моратова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кира Моратова latin yazuında])
Кира Моратова
Туган телдә исем укр. Кіра Георгіївна Мура́това
Туган 5 ноябрь 1934(1934-11-05)
Румыния, Бессарабия, Сороки
Үлгән 6 июнь 2018(2018-06-06) (83 яшь)
Украина, Одесса
Үлем сәбәбе инсульт
Күмү урыны Ново-Городское кладбище[d]
Яшәгән урын Одесса
Ватандашлыгы Румыния Румыния
ССРБ ССРБ
Украина Украина
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре кинорежиссер, сценарий авторы
Эш бирүче Одесса киностудиясе[d]
Җефет Муратов, Александр Игоревич[d]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Ярослав Мудрый ордены (Украина)

Ярослав Мудрый ордены (Украина)
Ярослав Мудрый ордены (Украина)

Дуслык ордены (РФ)

 Кира Моратова Викиҗыентыкта

Кира Моратова, Кира Георгий (Юрий) кызы Моратова (кыз фамилиясе Короткова, укр. Кіра Георгіївна Мура́това, 1934 елның 5 ноябре, Румыния кыйраллеге, Бессарабия, Сороки — 2018 елның 6 июне, Украина, Одесса) — совет һәм украин кино режиссеры, Украина ССР халык артисты (1990), Украинаның Тарас Шевченко исемендәге милли (1997) һәм Александр Довженко исемендәге Дәүләт (2002) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елның 5 ноябрендә Румыния кыйраллыгына керүче Бессарабиянең (хәзерге Молдова) Сороки шәһәрендә туган. Румыния коммунистлар фиркасе әгъзалары булган әтисе Юрий Александр улы Коротков (рум. Gheorghe Corotcov, 1907 — 1941) һәм әнисе Наталья Исаак кызы Короткова-Скурту (рум. Natalia Corotcov-Scurtu, кыз фамилиясе Резник, 1906 — 1981) белән Бөек Ватан сугышы алдыннан Бүкрәштә, Кишенәүдә, сугыш елларында Уфада яшәгән.

Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында укыган. ВГИКның режиссура факультетын (1959, Сергей Герасимов һәм Тамара Макарова остаханәсе) тәмамлаган. 1961 елдан Одесса киностудиясендә режиссер буларак эшли башлый. Беренче тапкыр үзен сценарист һәм режиссер буларак, «У крутого яра» (тат. Текә яр читендә, булачак ире Александр Игорь улы Моратов белән бергәләп, 1962) фильмында сыный. «Короткие встречи» (тат. Кыска очрашулар, 1967) һәм «Долгие проводы» (тат. Озак хушлашулар, 1971) картиналары белән таныла.

Одесса киностудиясе җитәкчеләре белән килеп чыккан аңлашылмаучылыктан соң, Одессадан Ленинградка күчә һәм «Ленфильм» киностудиясендә «Познавая белый свет» (тат. Якты дөньяны танып, 1978) фильмын төшерә.

«Астенический синдром» (тат. Астения синдромы, 1989) картинасы Берлин кинофестивалендә Гран-прига лаек була.

Соңгы төшергән картинасы — «Вечное возвращение» (тат. Мәңгелек кайту, 2012).

Режиссерның фильмнарында Владимир Высоцкий, Олег Табаков, Рената Литвинова, Зинаида Шарко, Нина Русланова, Алла Демидова һ. б. күренекле актерлар рольләр башкара.

2018 елның 6 июнендә 84нче яшендә Одессада вафат.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Режиссер эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1958 — Язгы яңгыр — Весенний дождь (кыска метражлы, А. И. Моратов белән бергә)
  • 1962 — Текә яр читендә — У крутого яра (кыска метражлы, А. И. Моратов белән бергә)
  • 1964 — Безнең намуслы икмәк — Наш честный хлеб (А. И. Моратов белән бергә)
  • 1967 — Кыска очрашулар — Короткие встречи
  • 1971 — Озак озатулар — Долгие проводы
  • 1979 — Якты дөньяны танып — Познавая белый свет
  • 1983 — Соры ташлар арасында — Среди серых камней
  • 1987 — Язмышны үзгәртү — Перемена участи
  • 1989 — Астения синдромы — Астенический синдром
  • 1992 — Нечкә хисле милиционер — Чувствительный милиционер
  • 1994 — Шөгыльләр — Увлеченья
  • 1997 — Өч язмыш — Три истории
  • 1999 — Америкага хат — Письмо в Америку (кыска метражлы)
  • 2001 — Түбән дәрәҗәдәге кешеләр — Второстепенные люди
  • 2002 — Чехов мотивлары — Чеховские мотивы
  • 2004 — Коручы — Настройщик
  • 2005 — Белешмә — Справка (кыска метражлы)
  • 2006 — Курчак — Кукла (кыска метражлы)
  • 2007 — Бер эчендә ике — Два в одном
  • 2009 — Шарманка өчен көй — Мелодия для шарманки
  • 2012 — Мәңгелек кайту — Вечное возвращение[1]


Сценарий авторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1962 — Текә яр читендә — У крутого яра
  • 1967 — Кыска очрашулар — Короткие встречи
  • 1979 — Якты дөньяны танып — Познавая белый свет
  • 1987 — Язмышны үзгәртү — Перемена участи
  • 1989 — Астения синдромы — Астенический синдром
  • 1992 — Нечкә хисле милиционер — Чувствительный милиционер
  • 2001 — Түбән дәрәҗәдәге кешеләр — Второстепенные люди
  • 2002 — Чехов мотивлары — Чеховские мотивы
  • 2004 — Коручы — Настройщик
  • 2009 — Шарманка өчен көй — Мелодия для шарманки
  • 2012 — Мәңгелек кайту — Вечное возвращение


Актерлык эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1964 — Безнең намуслы икмәк — Наш честный хлеб — Агапа
  • 1967 — Кыска очрашулар — Короткие встречи — Валентина Ивановна
  • 1969 — Куркыныч гастрольләр — Опасные гастроли — Нина Александровна, инкыйлабчы
  • 1987 — Теләкләр бакчасы — Сад желаний — сихерче
  • 1993 — Чит кеше / Жираф — Посторонний / Жираф — персонажның исеме күрсәтелмәгән

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1989 — Берлин кинофестивалендә Гран-при — «Астенический синдром» (тат. Астения синдромы, 1989) картинасы өчен.
  • 1990, 1994, 2013 — «Ника» премиясе.
  • 1990 — Украина ССР халык артисты.
  • 1997 — Тарас Шевченко исемендәге Украина милли премиясе.
  • 1999 — V дәрәҗә Ярослав Мудрый ордены (Украина).
  • 2004 — Дуслык ордены (РФ).
  • 2004 — IV дәрәҗә Ярослав Мудрый ордены (Украина).
  • 2009 — III дәрәҗә Ярослав Мудрый ордены (Украина).
  • 2002 — Александр Довженко исемендәге Украина Дәүләт премиясе.
  • 2014 — «Ак фил» премиясе (рус. премия «Белый слон», РФ кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре Гильдиясе) — «Мәңгелек кайту» (рус. Вечное возвращение, 2012) фильмы өчен.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире — режиссер, сценарий авторы Александр Игорь улы Моратов (1935). Кызлары Марианна (фаҗигале рәвештә вафат).
Икенче ире — рәссам, сценарий авторы Евгений Иван улы Голубенко (1956).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]